Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне;
Ял итә монда агайлар, җәйдә калган эш көне.
Сызганып мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм;
Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм.
Язганым — кышның буранлы һәм караңгы уйлары,
Һәм дә хуш исле ипи, майлы бәрәңге уйлары.
И бәрәңге! Син, бәрәңге! Кил, бәрәңге — җан ашым;
Син генә тәмләртәсең бар ярлылар, байлар ашын.
Күп җәфа күрдең бу җиргә син килеп Амрикадан,
Нишлисең, тәкъдир шулайдыр, халкыбыз шул бик надан.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).