Бөтен дөнья аппак булып кар яуганда,
Ишек алды, урам, түбә агарганда,
Аппак булып кайтып килә безнең Бабай,
Безгә төрле-төрле уенчык алган да.

Шатланышып без әйтәбез: «Рәхмәт, Бабай,
Сиңа тагын күп ел гомер бирсен Ходай!»
Бабай, мескен, кар-яңгырга карамыйча,
Безне шатландырмак өчен йөри шулай.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган