Эт, Арыслан, Бүре, Төлкегә ничектер күрше торырга туры килеп, болар дүртәве ни генә ауласалар да, дүрт өлешкә бүләргә сүз куештылар.
Көннәрдән бер көн Бүре, бер Болан тоткач, иптәшләренә хәбәр бирде.
Иптәшләр килделәр: табыш начар түгел.
Арыслан бик мөтәкәббиранә бер сурәттә генә Болан янына килеп утырып, Боланны дәрхаль дүрт кисәккә бүлеп ташлап, сөйләргә тотынды: «Менә, дустлар, без дүртәү инде; әйдәңез, бүлә башлыйк; менә тыңлагыз: бу беренче кисәк миңа — вәгъдәбез буенча. Икенчесе миңа — минем Арыслан булганым өчен. Өченче кисәге минеке — аның өчен мин барыгыздан да көчлерәк. Әмма дүртенче кисәккә кайсыгыз гына кул сузса да, урыныннан тере тормас, белегез аны!..»
Мөтәкәббирранә — олы сыман, эреләнеп.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)