Сәдакать бездә юкмыш; булмаса, ялганымыз бардыр;
Нифакъ выставкасында күп медаль алганымыз бардыр.
Нәзафәткә ригайәт юк имеш бездә, — нә бөһтандыр!
Аның чөн йорт саен безнең берәр комганымыз бардыр.
Тагын бездә гыйлем әһле — зыялылар да юк, диләр;
Утыз еллап Бохар, Каргалыда торганымыз бардыр.
Татарда акча юк, байлык та юк дип, юкны сөйлиләр;
Урам тулы, кулын җәеп, бурыч сорганымыз бардыр.
Санагатъ юк, һөнәр юк дип яманлыйлар урынсызга;
Яһүдидән җиңел мал тапкучы ишанымыз бардыр.
Закон белгән юрист юк бездә дип уйлау хата хәтта,
Печән, шалкан базарында закон сатканымыз бардыр.
Табиблек фәне юк дип тә яманлыйлар, ди, дошманнар;
Мәризъләрне ясин берлән сугып екканымыз бардыр.
Мөһәндис барлыгын мөнкир «Көфер почмагы»на барсын;
Күрер шунда: буен-иңен белеп калганымыз бардыр.
Инанмаңыз берәү юктыр диерсә бездә шагыйрьләр;
«Таһир»дән, «Бүз егет»тән, шөбһәсез, узганымыз бардыр.
Уңай тормыш болай да, һич имибез баш яңалыкка;
Котырсыннар бозык яшьләр, алар: чалбарлары тардыр.
Хәрам уен-фәләннәрдән зарар тимәс, Ходай кушса:
«Һидая шәрхе» намендә чуен калканымыз бардыр.
Алар алдарлар алдансаң, җәсүр мөфти дә юк, дирләр;
Мәһабәтле, озын буйлы Мөхәммәдъярымыз бардыр.
Художниклар вә рәссамнәр дә бардыр, юк диялмаслар,
Мәдинә, Мәккә дип, төрле буяу сатканымыз бардыр.
Җирәнмәслек мөсафирханә һәм ашханә юк, диләр;
«Сарай»дан чисталыкта ким түгел «Болгар»ымыз бардыр.
Сәдакать — турылык.
Нифакъ выставкасы — икейөзлелек күргәзмәсе.
Нәзафәткә ригайәт — арулыкка, пакьлеккә әһәмият бирү.
Нә бөһтандыр! — нинди яла бу!
Гыйлем әһле — зыялылар — укымышлылар, интеллигентлар.
Сорганымыз — сораганыбыз.
Санагать — промышленность.
Табиблек — врачлык.
Мәризъ — авыру.
Мөһәндис — инженер.
Мөнкир — инкяр итүче, танымаучы.
Намендә — исемендә.
Җәсүр — батыр.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).