Максат. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү, буыннан-буынга тапшыру.

 

Җиһазлар. Г.Тукай портреты, китаплары. Плакатлар:

1.    «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!»

2.    «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын».

Г.Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләренә ясалган иллюстрацияләр.

Әкрен генә «Кара урман» көе агыла.

 

1 нче алып баручы. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда, ул үлә. Әнисе, аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр. Әлегәчә бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатын-кызга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр! Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә: үз әнисе Мәмдүдә, усал, каты күңелле Шәрифә карчык, Өчиле авылындагы бабасы йорты, Казанның Печән Базары, түбәтәй чигүче Газизә һәм һөнәрче Мөхәммәтвәли йорты, кабат Өчиле, гүзәл табигатьле Кырлай, белем учагы булган Җаек, мәдәният үзәге Казан. Шагыйрьнең гомер юлы әнә шундый.

«Туган авыл» җыры (Г. Тукай сүзл., А.Монасыйпов муз.) яңгырый.

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән…

Истән чыкмый минем монда күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

2 нче алып баручы

Гомере буе халкым моңлы булган,

Гармуннарын сузып уйнаган.

Күңеле һәрчак моңлы булган,

Күзләрендә утлар уйнаган.

«Карурман»ны сузып җырлаган ул,

Ә күңеле кара булмаган.

Биеклекне максат итеп куйган,

Якты уйлар гына уйлаган.

(Халык сүзләре)

Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән.

Бер бала гармунда «Әллүки» көен башкара.

Икенчесе шул ук көй астында «Милли моңнар» шигырен (Г. Тукай сүзләре) укый.

Милли моңнар

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә, матур, милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле,—

Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә

Татар күңеле ниләр сизгәнен;

Мискин булып торган өч йөз елда

Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызлып-сызлып чыга күңеленнән.

Хәйран булып җырны тыңлап тордым,

Ташлап түбән дөнья уйларын!

Күз алдымда күргән төсле булдым

Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Түзалмадым, бардым җырлаучыга,

Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»

Җавабында милләтәшем миңа:

«Бу көй була, диде, Әллүки!»

3 нче алып баручы.

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Барыгыз да бу юлларның кайсы шигырьдән булуын белә, әлбәттә. Әйдәгез, ул шигырь исемен бергәләп әйтик. Әлеге шигырьгә халык көй дә чыгарган. Хәзер укучыбыз музыка уен коралында (яки фортепьяно, яки скрипка, яки баян һ.б.) шул көйне башкара.

 

1 нче алып баручы. Борынгы озын көйләр яраткан Тукай болай дип яза:  «Валлаһи, җандай күрәм мин искеләрнең җырларын, күкрәгемдә саклыйм әйтерсең рәсүлнең тырнагын.

«Тәфтиләү» җыры (Г. Тукай сузл., татар халык көе) яңгырый.

Тәфтиләү

И мөкатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән, тарсынып, күңлем кошы,

Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы.

Иҗатының бөтен чорында да Г.Тукай җыр мирасыбызга аеруча әһәмият бирә. Җырларны югалтмаска чакыра һәм күп кенә халык җырларын, җыеп, яңадан халык күңеленә ирештерә.

Татар халык җыры «Бик еракта идек без» башкарыла.

2  нче алып баручы. Тукай, үзенең балалык елларын искә алганда:  «Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде»,— дип сөйли. Аның замандашлары да   Тукайның   кичәләрдә   бик   теләп   җырлавын   хәтердә калдырганнар. Шагыйрь җырга битараф булмаган. Татар халкының борынгы озын көйләреннән  «Кара урман»ны бигрәк тә яраткан.

«Кара урман» көе башкарыла.

Тукай иҗатында балаларга багышланган әсәрләр бик зур урын алып тора. Алар арасында «Кызыклы шәкерт», «Бала белән Күбәләк», «Кышкы кичтә», «Гали белән Кәҗә» һ.б. әсәрләр бар. Әйдәгез, бу исемлекне бергәләп дәвам итик (укучылар Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен атыйлар).

Бер укучы тарафыннан «Кызыклы шәкерт» шигыре укыла.

 

3 нче алып баручы. Татар халкы Тукай белән горурлана. Чөнки ул гаҗәеп зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген күрсәтте. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә безнең замандашлар булып яшиләр, халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтәләр.

Кичәбезне Г. Тукай сүзләренә халык иҗат иткән «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз.

«Туган тел» җыры башкарыла.

 

 

(Чыганак: Сәхнәләрдән әйтер сүз: 5-11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр: Укытучылар өчен кулланма. — Казан: Мәгариф, 2008)


 

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган