Бәйрәм җиткән. Акча кирәк — касса коры;
Мөхәррирләр язган өчен акча сорый;
Нашир исә, читлектәге бүре төсле,
Идән буе арлы-бирле атлап йөри.
Машинистлар, мөрәттибләр дә бар шунда,
Тарткалыйлар кайсы анда, кайсы монда
Бай абзыйны: «Акча бир дә акча бир», — дип.
Тәңре! Яндырма һичкемне бу ялкында.
Кайсы әйтә: «Мин иртәгә итек алам».
Кайсы әйтә: «Мин амиркан читек алам».
«Бирә күр, бай, бүген, — дидер берсе тагы, —
Гарәфә көн мин авылга китеп барам».
Безнең байның ике күзе ялтырады,
Арды, тәмам эштән чыкты, аптырады;
Кызарынды, бүртенде дә, ачуыннан
Иреннәре дер-дер итеп калтырады:
— Әй, конторщик! Счет яз, — ди, — Шалкановка,
Мансуровка, Зәйнуллинга, Талкановка;
Игълан хакы тиеш бугай урыслардан,
Яз: Петербург, ничек әле… Балкановка.
— Язган, абзый! Һәр берсенә; алачак юк,
Мин булганда исәпләнми калачак юк;
Бәйрәм өчен биш-ун тәңкә бирче, абзый!
Өйдә бер бөртек чәй, шикәр бер шакмак юк.
Колагында байның тавыш шаулый һаман, —
Һәр хезмәтче хезмәт хакын даулый һаман,
Бара торгач нашир абзый качып чыга,
Хезмәтчеләр куа эздән табан-табан…
Бәйрәм инде; һәркем ачылган, шатланган,
Яңа кием кигән, пакьләнгән, акланган;
(Әзин җаниб) бу тарафта нишлиләр соң?
— Алданган һәм агач атларга атланган.
Хезмәтчеләр? — мәгълүм инде, фәкыйрь хәлдә,
Кызганычлы, мескен хәлдә, хәкыйрь хәлдә;
Бәйрәм күрмәк кайда инде?! — газап фәкать:
Бу күренешкә егъла да, көл дә, шак та кат!
*
Сиңа, дустым, сүзем шулдыр: татарга сатма матбугат.
Трактир ач татарга, — сат та тор һәртөрле мәшрубат.
Мөхәррир — язучы.
Нашир — типография хуҗасы.
Мөрәттиб — хәреф җыючы, наборщик.
Әзин җаниб — кайсы яктан.
Хәкыйрь — хурлык.
Мәшрубат — эчемлек.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).