Урманның бер почмагында, аулакта гына, чәчәкләнгән бер Гөлнең кисәктән генә чәчәге шиңә башлады һәм аз гына вакыт эчендә яртысы шиңеп тә бетә язды.
Бичара Гөл, башын бөгеп, хәсрәт илә үзенең тәмам бетүен көтә иде.
Гөл, мискин, шул өмидсезлек эчендә дә өмидләнеп, Аллаһы Тәгаләгә зарыйлык кыйла башлады вә диде: «И Раббым! Рәхмәтең берлә бу караңгы җиргә дә Кояш яктысын төшерсәң, мин бәхетсез Гөлең дә, бәлки, терелеп, матурланып китәр идем!»
Гөлнең бу сүзләрен ишеткән бер Коңгыз, Гөлдән көлеп: «И бичарам, син бигрәк саф күңелле икәнсең! Ничек соң сиңа Кояшның яктысы төшсен? Әллә син Кояшның кайгысы тик бер син генә дип беләсеңме? Юк, дустым, Кояшның аның кырларны, игеннәрне, имәннәрне, наратларны яктыртасы вә җылытасы бар; аның синнән башка да эше җитәрлек. Менә син безнең шикелле очып йөрсәң, Кояшны күрер идең, әмма Кояш урман араларына килеп, сине эзләмәс бит; беләмсең, сахраларда кешеләрнең исләрен китәрә торган матур вә хуш исле чәчәкләрне бизәү вә башкасы — Кояш хезмәтедер. Шулай булгач, син Кояштан өмидеңне кис; андый килешмәгән сүзләрең илә Кояшны борчыма», — диде.
Болар бу сүздә икән, шул вакыт таң атып, Кояш чыгып, бөтен дөньяны ялтыратты.
Караңгылыктан тәмам һәлак була язган бичара Гөл дә Кояш нуры илә яңадан җанланды.
* * *
Әй сез, Ходай тәкъдире илә зур дәрәҗәләрне алган затлар! Сез кояштан үзегезгә үрнәк алыгыз. Кояш үзенең яктысы кайда гына җитсә дә, андагы яхшыларга, яманнарга бертигез яктылык бирәдер, һәм ул шул сәбәптән үзенә рәхәт, бәхет, сәгадәт табадыр, шуның өчен дә аның сурәте һәр җан иясенең күңелендә пыяла стаканга төшкән шәүлә шикелле ялтырыйдыр, һәм һәркем аңар рәхмәт укыйдыр.
Моннан аңлашылган икенче мәгънә: син чын ихласың илә бер эшне мәйданга чыгармакчы булсаң, сине төрле Манигълар илә куркытып өмидсезләндерәләр.
Зарыйлык — ялвару.
Манигъ — тоткарлык.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).