Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашына;
Мең вә мильюн афәрин бу сурәтең нәкъкашына.
Бу озын сачны каян алган икән соң бу кояш?
Күр Ходайның кодрәтенә, — бер күзең сал башына.
И кояш! ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм,
Гәр чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына.
Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә.
Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.
Булсайде оҗмах түрендә әүвәл үк рәсме моның,
Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Хаувасына.
Күрсә Һарут берлә Марут, юлдан азмаслар иде,
Бәлки бакмаслар иде шәйтаннары игъвасына.
Татлы ирнен үпсә бер мән, кәүсәреңне нишләсен?
Пар килер ул дөньяның үлмәс Хозыр-Ильясына.
Күрсәйде Иблис ләгыйнь дә, кайда баш тартып йөрү!
Баш иярди сәҗдәгә, кайтып тагын Алласына.
Булмаса сайраулары мәдхе сәнасында моның,
Кит! Пычак керсен җиһанның барча сандугачына!
Нәкъкаш — художник, рәссам.
Игъва — коткы, вәсвәсә.
Мән — кеше.
Иярди — ияр иде.
Мәдхе сәнасында — мактавында.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).