Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;
Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.
Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.
Шикләнмибез дошманнарның көчендин без,
Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без;
Шагыйрь гомре хәсрәт, кайгы күрсә күрер,—
Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез.
Яхшылыкка эреп китәм — балавыз мин,
Мактап сөйлим изге эшне — бал авыз мин;
Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм! —
Ул тугърыда бик явыз, ай-һай, явыз мин!
Яманлыклар тәмам мине котырталар,
Таяк берлә гүя корсакка төртәләр,—
«Нигә болай?» «Ярамый!», — дип сөйләндереп,
«Тфү, чортлар! ахмаклар!» — дип төкертәләр.
Әгәр атса нахак җиргә бер-бер рами
Мине, димим: «Дуст, бу рәмьең һич ярамый»*.
«Яңлыш аттың, иптәш, кире ал, дип, угың», —
Дустлык итәм, кадалганына карамый.
Ачы булгач күңлем, шигърем ачы чыга,
Бәгъзан пешкән дип уйласам да — чи чыга;
Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,
Әллә ничек! — Мыр-мыр итеп мәче чыга.
Мактаулыдыр аллы-гөлле нәрсә төсе, —
Тәмле нәрсә була күбрәк ачы-төче, —
Шулай итеп, ачы-төче язсам да мин,
Чыкса кирәк яхшы ниятемнең очы.
Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам;
Тау башына менеп кычкырмакчы булсам,
Биек җир бит, егълырмын дип шүрләп калам.
Максуд җитәр: бара торгач — юл кыскарыр;
Әллә кайда яткан хиссият кузгалыр;
Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим,
Тәңрем фәйзы минем күңлемгә эз салыр.
*Әгәр дә берәр укчы миңа тиешсезгә ук атса,
«Дус, бу угың һич ярамый», — дип әйтмим.
Һәнүз — һаман.
Манигъ — тоткар, киртә.
Бәгъзан — кайбер чакта.
Хиссият — тойгылар.
Фәйзы — рәхмәте.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).