Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;
Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява.
Кар бәрә йөзгә рәхимсез, күз ачып булмый карап;
Һәр кара нәрсә — бүре һәм һәр маяк булды карак.
Карны җиңгән күк, төшә җиргә тонык ай яктысы;
Ай да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсе.
Көн буе яткан иде, үлгән җылан күк, юл тыныч;
Чыкты соң кайдан адаштыргач буран — бу куркыныч?
Әллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре?
Йә тишелгәнме Ходайның бихисап зур мендәре?
Кар булып җирдә очамы ушбу мендәр җоннары?
Йөгрешеп җан аулый мәллә Каф тау арты җеннәре?
Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә,
Мин фәкыйрь михнәттә — гүя чарлагыннан бай көлә!
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).