Нинди күп бездә ятимнәрне талаучы бәндәләр!
Җантимерләрнең итек астын ялаучы бәндәләр.
Ярлыга ярты тиен артса — җылаучы бәндәләр,
Күзгә, ачларны аяп, төкерек сылаучы бәндәләр.
Күп, шөкер! — Бездә исәпсез күп иманлы бәндәләр,
Әмма юк соң, юк туры динле вә җанлы бәндәләр.
Бай халык! Бай милләтемдә шактый ишле бәндәләр,
Тик… Ходай, ник каргадың? — юк бер дә башлы бәндәләр.
Бездә бар комган, читек, казылык сатучы бәндәләр,
Бармы ачларга сынык икмәк атучы бәндәләр?
Без хәез-истинҗаны ятлап та белгән бәндәләр,
Без «фани» тормышны ташлап, бик тиз үлгән бәндәләр.
Бездә бик күп бит «Мөхәммәдия» көйләүче бәндәләр,
Тик менә… бик-бик сирәк идеал биләүче бәндәләр.
Бездә байтак зур авызлы, оста телле бәндәләр,
Тик күренми күпне белгән, тук күңелле бәндәләр.
Ис тә киткәч бездә күп зур-зур сакаллы бәндәләр,
Әмма һич артык күренми хәлле-маллы бәндәләр.
Бездә аз-маз чыккалый динне танучы бәндәләр,
Бармы мәзлум кыз-хатынны кызганучы бәндәләр?
Күп — «мөселманлык калыпта» дип белүче бәндәләр,
Күп — газаплы, көчле яшьләрдән көлүче бәндәләр.
Юкмы диңгезнең суын зәмзәм дип эчкән бәндәләр?
Бармы бер чында адәмлеккә ирешкән бәндәләр?
Бездә беткәнме оятсыз, исрек, азгын бәндәләр?
Бармы үз халкын сөеп эшләүче алтын бәндәләр?
Бездә, шиксез, күп — намазны ташламаучы бәндәләр,
Азмы таз башлыкны пакь дингә ямаучы бәндәләр?
Бездә бар: «Илһам, каләм — сатлык», — диюче бәндәләр,
Ак яка, тарту, эчү — «аклык» диюче бәндәләр.
Җантимер — жандарм, полиция.
Хәез-истинҗа — күрем күрү, аннан соң пакьләнү.
Мәзлум — кыерсытылган, кимсетелгән.
Чында — чынында, чыннан да.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).