Бер шәһәрнең читендә генә өч агай-эне торалар иде. Боларның, нинди генә эшкә тотынсалар да, ни сәбәптәндер эшләре уңга китми иде.
Бу агай-энеләр эшләре уңмавында үз-үзләрен гаепләргә уйлап та карамыйча, һаман Бәхет юклыгыннан гына күрәләр иде.
Берзаман ничектер Бәхет, күзгә күренмичә генә, боларга кунакка килде дә бу өч агай-энегә, нинди генә эш башласалар да, ярдәм итәргә сүз бирде.
Бу вакытта өч агай-эненең берсе сәүдәгәрлеккә тотынган иде. Дәрхаль Бәхетнең ярдәме илә ни сатса — аннан файда, ни алса — аннан табыш итеп, берничә көндә малы вә хәзинәсенең хисабы булмаган бер зур бай булып китте.
Шул ук Бәхет килгән заманда икенче кардәше мәхкәмәдә кятиб (писарь) иде. Бу да Бәхет аркасында хакимлек дәрәҗәсенә күтәрелде; медальләр бирелде.
Сез инде өченчесенә дә Бәхет ярдәм иттеме, диерсез.
Ник итмәсен, итте: өченче кардәш чебен тота иде. Хәзер, Бәхетнең булышлыгы илә, кулын селтәгән саен чебен тота; һичбер селтәгәне бушка китми.
Бәхет кунакка гына килде, дигән идек бит. Дөрес, Бәхет озакламады, китте.
Ике карендәш зур бай вә дәүләтле булдылар. Өченчесе, һаман явыз Бәхетне яманлап, авылдан авылга, сукрана-сукрана, капчык тотып теләнергә китте.
* * *
Укучы! Ушбу хикәядә кем гаепле икәнен үзең хаким булып хөкем ит.
Мәхкәмә — суд.
Хакимлек — судьялык.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).