Вагыйз мәчеттә, бал янына җыелган чебеннәр шикелле халыкны үз әйләнәсенә җыеп, һәр изгелекләргә боерып, һәр әшәке эшләрдән тыеп, үзенең давуди тавышы илә көйләп-көйләп вәгазь әйтәдер иде.

Вагыйзнең сүзләре ике ирен арасыннан балдай агып чыга, нәсыйхәтләренә, бер дә бакыр катышмаган алтын шикелле, рия яхуд берәүне кагу, чәнчү катышмаган. Тыңлаучыларның тамырлары буенча каннар җөгергәне бер-берсенә ишетелү дәрәҗәсенә җиткән, һәркемнең күзендә яшь, йөрәгендә ут; күзләренә Аллаһы Тәгаләнең үзенә махсус сыйфаты илә кыямәттә хаким вә назыйр булып торуы, фәрештәләрнең саф баглап торулары тәмам күренгән шикелле була.

Һәркем, үткәндәгеләргә үкенеп, киләчәктә гөнаһ кыйлмаска кистереп, мәсҗеттән чыгалар.

Мәсҗеттән чыкканда, бер кеше икенчесенә: «И кардәш, вәгазь бигрәк әсәрле булды, әмма, иптәш, хәтерең калмасын, мин синең күзендә бер тамчы да яшь күрмәдем», — дигәч, икенчесе: «Миңа нигә җыларга, мин бу мәхәлләнеке түгел бит», — диде.

* * *

Бертөрле кешеләр бар: син аларга дуст булсаң, алар каршында галим дә син, мөхәррир дә син, әмма бераз салкынлык булса, алар синдә булган фазыйләтне уйларга да куркалар.

Вагыйз — үгетләүче.
Давуди — бик матур, моңлы.
Рия — эчкерлелек.
Хаким вә назыйр — судья һәм күзәтеп торучы.
Фазыйләт — уңай, якты як.

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган