Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа,
Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:
— Бу заман шундый заман, — дип, — бу вакыт мондый вакыт,
Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.
Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына,
Башны бөксәм — зур җинаятьтер олугъ җан хакъкына.
Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.
Вакътыны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,
Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып.
Әбәд — мәңге.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).