(Көнлек дәфтәремнән)
Тапдисәм мәүзугъ, язарга аптырыйм:
Кай төшеннән мин моны, дим, ләктерим?
Ул йозак төсле миңа, юк ачкычым,
Йә бөек сәд — юк менәргә баскычым.
Йә кимә ул — юк янымда ишкәгем,
Шул рәвеш эчтә кала күп хисләрем.
Яки уйга калдырадыр интикад,
Итмәсәм дә мин аңар күп илтифат.
Уйлыйсың син бер фикерне: раст кеби,
Шик төшә: юк, ул да раст булмас кеби.
Юк әле миндә хәкыйкатькә вөсул,
Әллә нигә айрылалмый уң вә сул.
Йа Ходай! Кайчан чыгармын шөбһәдән?
Кипми ник шөбһә тире бу җибһәдән?
Йа Ходай! Кайчан бу золмәтләр бетеп,
Юл салырмын күкрәгем берлән этеп?
Вакъты гаҗезем — аптыраган вакытым.
Мәүзугъ — тема.
Сәд — койма, крепость.
Интикад — тәнкыйть.
Вөсул — ирешү.
Җәбһә — маңгай.
Золмәт — караңгылык.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).