Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә.
Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтеңез:
Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә.
Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:
Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!
Нәфсе мотмәиннәм — тынычлык тапкан күңелем.
Әһле тәкфир — кяфер, динсез дип әйтүчеләр.
Нә рәсмә — ничек.
Садремә — күкрәгемә (күңелемә).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).