Бер Вәзир ни сәбәп иләдер назлы киемнәрдән, мамык түшәкләрдән, татлы ашлардан аерылып, кортлар, җыланнар патшалык сөрә торган мәмләкәткә китте; дөрестен генә әйтсәм, вафат булды.
Күмүчеләр кырык адым җир киткәч тә, Вәзир терелде. Терелгәч, караса, күрә ки, Мөнкир илә Нәкир хәзрәтләре килеп тә җиткәннәр. Бу ике фәрештә Вәзирдән:
— Раббың кем?
— Пәйгамбәрең кем? — сөальләренә җавап алгач: «Син кайда туган идең? Вә ни хезмәттә идең?» — дип сорадылар.
Вәзир дә бер аптырамыйча:
— Мин Иранда тудым, хезмәтем вәзирлек иде; мин үлгәнче саулыкка туя алмадым; шул сәбәпле хөкемнәрне, эшләрне янымдагы секретарьга тапшырдым, — диде.
Тегеләр тагы да:
— Соң син үзең ни эшләдең? — дигәч, Вәзир:
— Ашадым, эчтем, йокладым һәм, секретарь нинди генә кәгазь күрсәтсә дә, шуларга кул куеп тордым, — диде.
Вәзир бу сүзне әйтеп кенә бетергән иде, Нәкир хәзрәте дәрхаль янындагы дәфтәренә «бу кеше оҗмахлык» дип язып куйды.
Шул вакыт бу язуны Мөнкир күреп, дәфтәрдән боздырмакчы булган иде, әмма Нәкир хәзрәте эшнең чынын сөйләргә керешеп:
— И иптәш Мөнкир! Син белмисеңмени, бу Вәзир үзе җүләр булган; әгәр, бәхетсезлеккә каршы, җүләр башы илә үзе хөкем итсә, никадәр кешеләр күз яшьләре илә һәлак булырлар иде. Менә ул үз гаебен үзе белеп, эшкә кешене кушканы өчен оҗмахлы булды, — диде.
* * *
Мин кичә мәхкәмәдә бер хаким күрдем: минем уемча, ул да, эшне секретарьга тапшырса, оҗмахлы булыр иде.
Мөнкир илә Нәкир — кабер фәрештәләренең исемнәре.
Мәхкәмә — хөкем йорты, суд.
Хаким — судья.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).