(«Будильник»тән)
Җиңел йөзмәк бу тормыш диңгезендә,
Хәвеф юк җиллесендә, җилсезендә.
Вәләкин йөкләмә аркаңда вөҗдан,
Авыр ул бу йөзүдә кургашындан.
Батарсың син, сине ул төпкә тартыр;
Бу чын сүз: тыңладисәң, фәһмең артыр.
Тыңладисәң — тыңладың исә.
Фәһмең — белемең, аңың.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).