Мемуар һәм автобиографик жанр дөнья әдәбиятының мөһим бер өлешен тәшкил итә. Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре — татар әдәбиятында автобиографик жанрга караган беренче үрнәкләрдән. Ул 1909 елда дөнья күрә. Олуг шагыйребезнең иҗатын теге яисә бу юнәлештә өйрәнгән һәр әдәбият галиме, тәнкыйтьче аның истәлекләренә мөрәҗәгать итә, алардагы фикерләргә таяна. Аерым алганда, И.Нуруллин, Г.Халит, Р.Башкуров һ.б.ларның Г.Тукайга багышланган хезмәтләрендә «Исемдә калганнар» әсәре төрле яклап игътибар үзәгенә алына. Галимнәр шагыйрьнең тормыш баскычлары турында сүз йөрткәндә, әсәрләрдән өзекләр китерәләр, бәя бирәләр.
Кагыйдә буларак, автобиографик әсәрләр олы гомер юлы үткән язучы тарафыннан иҗат ителә. 23 яшьлек Тукайны, үткәнгә әйләнеп карап, гомер агышын күздән кичерергә нәрсә этәрә соң? Бу хакта «Исемдә калганнар» мөкаддимәсендә әдип үзе болай дип яза: «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә нәширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирүгә үтенүләре булды. Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрле тәрҗемәи хәлемне «кыскача гына рәвештә бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте».
Автобиографик әсәрнең тагын бер үзенчәлеге — аның сөйләм агышының ике «мин» исеменнән алып барылуы. Авторның үткәне исеменнән яшь «мин» сөйли, бүгенге язучының фикерләрен башка «мин» барлый. Шул рәвешле, әдип үткән гомерен хәтерендә яңартып, аны бүгенге белән бәйләнештә бербөтен итеп сурәтләргә омтыла. Әсәрнең мөкаддимәсендә олы шагыйрь яшь Апушның «шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән» балачагы турында язачагын искәртә. Алдан ул әсәрне ике өлешкә бүлеп язарга ниятли, әмма, белүебезчә, икенче кисәк гамәлгә ашырылмый кала.
Истәлек характерындагы әсәрләргә хас булганча, «Исемдә калганнар»ның беренче бүлегендә Тукай үзенең нәсел шәҗәрәсенә игътибар итүне кирәк таба, әтисе Мөхәммәтгариф, бабасы Мөхәммәтгалим, аларның Кушлавычка килүләре, шулай ук әнисе Мәмдүдә, әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла хәзрәт турында сөйләп үтә. Моннан соң яшь Апушның чиктән тыш авыр гомер агышы әсәрдә кырыс чынбарлыкны сурәтләгән манзаралар аша моңсу нота белән тасвирлана. Ире үлгәч, Мәмдүдә апа күрше авыл мулласына кияүгә чыга һәм улын Шәрифә карчыкка биреп калдыра. Тукай бу чорны хәтерләмәсә дә, авылдагы карчык, хатыннар сөйләвеннән чыгып, әбинең үзенә карата һичбер шәфкать күрсәтмәгәнен ачынып искә ала. Шул ук вакытта ул әбигә карата күңелдә ачу сакламавын, киресенчә, аны бәхилләвен: «Алла аңа рәхмәт әйтсен», — дип тәмамлый. Әнисенең үлеменнән соң башыннан кичкән мохтаҗлыкларны, ятимлек газапларын олы «миннең» тәэсирле сөйләме аша күңелгә үткәрә. Шулар арасында Зиннәтулла бабасы йортында «алты күгәрчен арасында бер чәүкә» булуы, Ташаяк базарында уенчыкларга кызыгып кайтуы, Сәгъди абзый йортында үзен үксез бала итеп тоюы һ.б. ассызыклана.
Балачак хатирәләреннән күңелендә сакланган кайбер шатлыклы, күңелле вакыйгалар да әсәрдә игътибардан читтә калмый. Шундыйлардан Саснага килгәч, үги әтисенең малайны чәй янында кәрәзле бал яккан ак күмәч белән сыйлавы, Зиннәтулла бабасы йортында Саҗидә апасының аны, башкалардан яшереп, иркәләве— сөюе, Кырлайдагы әтисенең аны үз баласыдай якын күрүе, андагы Сабан туе бәйрәмнәре һ.б ны олы Тукай балачагының кыска гомерле бәхетле хатирәләре итеп сурәтли. Билгеле, әлеге санаулы шатлыклы мизгелләр аның күргән газап-михнәтләре янәшәсендә гаять сүрән тоелалар. Моннан шагыйрь күрсәткән ямьсез тормышның кызыгы килеп чыга да инде. Кеше бу фани дөньяда никадәр күбрәк сыналса, шулкадәр сизгеррәк була, һәр кечкенә шатлыкны олы бәхет итеп кабул итә.
Автобиографик әсәрдә Тукай үзе яшәгән мохитны, аны тәрбияләгән җәмгыятьне, кешеләрне тасвирлап яза, бәя бирә, анализлый.
Зиннәтулла бабасының җан салкынлыгы белән тулы төрмәне хәтерләткән өендә Саҗидә апасы малайга «ап-ак фәрештә булып» күренә. Ә үги әбисе өчен ул — артык кашык. Кырлайга китәр алдыннан әбисенең үзен озатырга чыгуын Тукай: «Сәгъди абзыйдан яхшысынмый гына булырга кирәк»,— дип бәяли. Казандагы әнисе Газизәнең армый-талмый байларга кәләпүш эшләп утыруына соклануын белдерә, Ташаяк базарыннан аңа уенчык алып бирмәгәненә үпкәләми. Кырлайдагы әтисе Сәгъди абзый белән тату яшәгәнлекләрен ассызыклап үтә: «Ул бер дә миңа каты сүз әйтми иде»,— ди шагыйрь. Ә Зөһрә тәтәй-әнисе малайны якын итеп кадерләми. Үз балалары үлгәч, Габдуллага карата төрткеле—чәнечкеле сүзләр яудыра: «Менә, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан китәр, үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр — шул инде ул». (Бу турыда Тукайның замандашы, аның белән Кырлайда ук танышкан Ахун Сабирҗанов та әйтеп үтә: «Сәгъди абзый Габдуллага йомшак, ә хатыны Зөһрә тәтәй корырак иде»).
Әсәр «Исемдә калганнар» дип исемләнсә дә, язучы «исендә калмаган» кайбер детальләрне үзәккә ала. Җөмләдән, Шәрифә карчык турында ул ишеткәннәренә таянып яза. Әсәр башында «булган» дип язса, ахырга таба «булды» формасын куллана.
Тукайның кечкенәдән үк укуга, белемгә омтылышын замандашлары да билгеләп үтә. С.Мөхәммәтшин дигән сабакташы аның Кырлайда укыганда бөтен шәкертләрне үзенең зирәклеге белән таң калдыруы турында яза. Әсәрдә олы әдип үзендә бу сыйфатларның булуына сөенүен белдерә. Бертуктаусыз гыйлем өстәвен ассызыклый:
«Ишетмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым»,— ди.
Мәдрәсәләрдәге кырыс тәртипләргә кире мөнәсәбәт малайда Камалетдин хәзрәтнең шәкертләрен бер сәбәпсезгә эт урынына кыйнаганын күргәннән соң туа. Шулай итеп, әсәрдә яшь мин теле белән олы Тукай иҗтимагый мәсьәләләргә дә тукталып үтә.
Автобиографик әсәр документаль нигезгә корыла, бу исә аның тормышчанлыгын арттыра, ышандыру көчен билгели. Олуг әдибебез Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре, беренче нәүбәттә, язучының тормыш юлын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып торса, икенчедән, татар әдәбиятында автобиографик жанрга нисбәтле тәүге әсәрләренең берсе булуы белән зур әһәмияткә ия.

 

Әдәбият:

1.    Башкуров Р. Тукай һәм рус әдәбияты. — Казан, 1958.—119 бит.
2.    Нуруллин И. Габдулла Тукай. — Казан, 1979. — 302 бит.
3.    Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда, IV том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 351 бит.
4.    Тукай  турында  замандашлары.   Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. — 294 бит.
5.    Халит Г. Тукай үткән юл. (Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында очерк). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. — 228 бит.

 

 
(Чыганак: Тукай укулары: Чыгыш материаллары. Апрель, 1999 ел. (Казандагы Г.Тукай Әдәби музее Тукай җәмгыяте). – Казан, 2000. – 161 б.)


 

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган