rn Талгат Галиуллин является одним из ведущих тукаеведов XX столетия. Его литературная критика, посвященная изучению наследия великого татарского поэта, должна быть изучена и предложена молодому поколению. В статье рассматриваются три работы ученого-литературоведа, где он предлагает новое прочтение стихотворений Г.Тукая.rn

rn

rn
rn 
rnТатар халкының иң кадерле бәйрәме — Г. Тукайның туган көне якынлашкан мәлдә һәммәбез шагыйранә якты хисләр дулкынына көйләнә. Г. Тукай турындагы күпсанлы хезмәтләр яңадан барлана, эшләнәсе эшләр билгеләнеп куела.
rnТукай фәне елдан-ел яңа хезмәтләр, ачышлар белән байый. Күңелендә милли хисне кадерләп саклаган һәркем үзеннән Тукай турындагы сәхифәгә өлеш кертеп калырга ашыга. Әдәбият галимнәре Г. Тукайның тормыш юлына караган яңа мәгълүматлар таба, шигъриятен үзгә якын килеп бәяли, әдәби, публицистик иҗатының киңлеген өйрәнә, Тукай фәненең торышын күздән кичерә. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин Тукай фәненең торышын бәяләп түбәндәге фикерне белдерә: «Тукай иҗатының XX гасыр татар шигъриятенә — варисларына йогынтысы әдәбият белемендә шактый тәфсилле өйрәнелгән. Хәзерге чорда бу мәсьәләнең түбәндәге якларына игътибар итү зарури: 1) иҗатына замандашлары биргән бәя; 2) совет чорының төрле дәверләрендә Тукайга мөнәсәбәтнең үзгәреп торуы; 3) Тукай мирасының хәзерге татар шигъриятенә тәэсире; 5) шигърияттә Тукай шәхесе» (1, 21).
rnӘдипнең бөеклеген раслауны аның иҗатына замандашлары биргән бәядән башлау дөрес. «Тукайны күреп белгән яисә иҗат юлларын 1917 ел инкыйлабына чаклы башлаган М. Гафури, Ф. Бурнаш, Г. Ибраһимов, Ш. Бабич, Җ. Вәлиди кебек әдипләр остазларының иҗатын олылау юнәлешендә зур эш алып бардылар, аның мирасына тел-теш тидермәскә тырыштылар. Үзе исән чакта ук шундый дан вә абруй казанган башка затны әдәбият тарихы хәтерләми» (1, 22).
rnXX йөз дәвамында әдәби мираска бәя үзгәреп, яңарып тора: «Тукайның чынбарлыкны аек бәяләвенә, тормышны бөтен муллыгында сурәтләүгә омтылган иҗат принципларына якынайган 60 нчы, 80-90 нчы елларда татар шигърияте гаярь ачышларга юлыга» (1, 24). Әдәбият галиме XX йөз татар поэзиясенең Тукайга бәйле зур алгарыш кичерүен раслый.
rnИке гасыр чиге Тукай фәнендә яңа сәхифә — шартлы рәвештә «шигъри Тукай» дип исемләнгән юнәлеш барлыкка килү фәннең киләчәгенә юл сыза: «Тукай һәм XX гасыр татар шигърияте» дигән фәнни юнәлешне үзгәрәк югарылыкта үстерү дәвере җитте» — дип яза Т. Галиуллин (1, 26). Галимә Н. М. Гафиятуллинаның «XX гасыр татар шигъриятендә Тукай» исемле фәнни хезмәте бу юнәлештә иң матур башлангычларның берсе буларак бәяләнергә лаеклы.
rn«Тукайның «онытылыбрак торган», мәктәп дәреслекләренең түрендә урын алмаган» (2, 28) шигырьләрен яңадан уку — яңа гасыр Тукай фәне алдында торган алдагы бурычларның берсе.
rnӘдипнең мирасы җентекләп барланган дәвердә Тукай мирасына мөнәсәбәтле фикер-карашлар төрле булуы табигый: Мисалга, «…Г. Тукай белән Г. Исхакыйны капма-каршы кую кебек тайгак юлга төшүдән сак булырга кирәк. Ошбу алым әдәбиятыбызны анык, тарихи бәяләүдән читләштерер һәм кирәкмәгән, арзанлы, отышсыз бәхәсләргә кертеп бастырыр иде» (1, 27). Т. Галиуллинның «Тукайның Җаек дәверен кимсетеп, түбәнәйтеп, өйрәнчек, корама телле чор» дип бәяләүгә сак карарга кирәклеген искәртүе урынлыдыр: «Тукайның өйрәнчек чоры бик тиз үтеп китә. Иркәләнеп торырга вакыт юк. «Фикер» газетасын чыгаруда катнашу, шунда наборщик, журналист, корректор булу, «Әлгасрелҗәдид» журналын нәшер итүдә булышу аның шагыйрь һәм шәхес буларак өлгерүен тизләткәндер» (3,6).
rnӘдипнең мирасы, шул исәптән иҗтимагый эшчәнлеге, публицистикасы шактый өйрәнелгән булса да, халкына армый-талмый хезмәт иткән бөек милләт хадиме әйтеп калдырган сүз-васыятькә үз халкының мөнәсәбәте борчый. «Әдип беренче шигырьләрен гарәп, фарсы, төрек, хәтта урыс телләрендә дә язып калдырган. Димәк ки, ул Хафиз, Хәйям, Сәгъди, Фирдәүси әсәрләренең дә төп нөсхәләрен укый алган. Хәзерге буын язучыларыбыздан кайсыбыз шуның белән мактана ала» (3, 6).
rnТукай фәне даими үсештә. Тукайның 125 яшен бәйрәм итәр көннәр җитә. Тукай фәненә намуслы хезмәт итүче могтәбәр шәхес Т. Галиуллин сүзләренә кушылып «татар халкы аның бөеклеген XXI, XXX гасырларга илтеп җиткерергә тиеш» (1, 21), дип белдерәсе килә.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Галиуллин Т. Н. Тукай һәм XX гасыр татар шигърияте // Т. Галиуллин. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Мәгариф, 2002. — Б. 20-27.
rn2.    Галиуллин Т. Н. Тукай шигырьләрен яңадан укыганда // Т. Галиуллин. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Мәгариф, 2002. — Б. 28-46.
rn3.    Галиуллин Т. Н. Тукайның Җаек чоры иҗаты — дөнья әдәбиятлары югарылыгына беренче адым // Т.Галиуллин. Шәхесне гасырлар тудыра: Әдәби тәнкыйть, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — Б. 5-9.

rnrn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган