Тукайның матбугатта күренгән беренче шигырьләре үк замандашы тарафыннан «чын безнең көй» кебек җылы кабул ителә, йөрәгендә, җанында җавап хисләре уята. XXI гасыр югарылыгыннан бу аңлашыла да: халык җырларының садә моңын, нурлы өметен үзенә алган мәгънәле, сәнгатьчә нәфис лирика, усал да, мөлаем дә була алган каш сикертүле, кабатланмас композицияле поэма, «кирәкле шәйдер» тәнкыйть — һәммәсе милләт турында кайгырту, борчылу, аның аң-белем, мәдәни-сәяси үсеш дәрәҗәсен Ауропаның алдынгы мәмләкәтләре дәрәҗәсенә күтәрү хыялы, өмете җимешләре. «Шүрәле», «Кичке азан» әсәрләрендә татар тарихының шанлы үткәнен иңләү, 3. Бигиев, X. Ямашев, Ш. Мәрҗани, Г. Исхакый кебек мөрәүвәтле шәхесләр тормышын, эшчәнлеген үрнәк итеп сурәтләгән мәдхия-одалары белән халыкта горурлык тәрбияләү, киләчәккә ышаныч уяту, гаделсезлеккә, искелек калдыкларына каршы күтәрелгән «Пыяла баш»лары, Печән базары сәрхүшләрен кояш яктысына тартып чыгарган «Яңа Кисекбаш» лары күңелдә нәфрәт хисе уяталар, халык әхлагы, дин нигезләре, яшәеш кануннары турында фәлсәфи уйланулары киләчәккә ышаныч уты дөрләтәләр. Еллар узып, шигырь олимпына күтәрелә барган саен, Тукай, олуг шагыйрь булу белән беррәттән, яшьләргә өйрәтүче, игелеккә, хакыйкатькә өндәүче олпат шәхес, «ил атасы» кебек тә кабул ителә башлый. Халык биргән «туры Тукай» исеме шагыйрьнең асыл сыйфатын чагылдыручы тәхәллүсе-кушаматы булып күңелләргә сеңеп кала.
Меңьеллык татар поэзиясе тарихында Тукай — һәр тарафтан уникаль шәхес. Ятимлек гарасатымы, тормышның ачысын-төчесен яшьли татуымы, талант чишмәсенең тирәннән, халык бәгыреннән бәреп чыгуы нәтиҗәсеме, хәзер кистереп әйтүе кыен (бәлки, барысы бергә укмашкандыр), Тукай поэзиягә пар атта килеп керә, ягъни өйрәнү, тәҗрибә чорын белми кала диярлек. Яшь шагыйрьгә тормыш һәм язмыш андый мөмкинлекне бирми. «Тукай үзен Пушкинның, рус реалистик поэзиясенең шәкерте… дип шатланып игълан иткән беренче Көнчыгыш шагыйре»,— дип яза Тукайны рус телендә яңгыратучы тәрҗемәче Семен Липкин. Шул ук елда язылган, хәзер модернистик алым дип аталган юнәлешкә җавап бирерлек «Пыяла баш»та, ялан шартлы алымга өстенлек биреп, бер хәсрәт хәзрәтнең миен үтә күренмәле пыялага әйләндерү аша аның азгынлыгын, милләт, мәгърифәт турында хафаланмыйча, үз шәхси мәнфәгатьләре белән яшәвен күпертеп күрсәтә; «Сорыкортлар», бигрәк тә «Государственный Думага» кебек шигырьләрендә сәяси-иҗтимагый лириканың, сатирик памфлетның югары үрнәкләрен бирә. 1906 елда ук инде Тукай — фәлсәфи-әхлакый концепциясе калыплашкан шәхес, сәнгатьлелек җәһәтеннән җитлеккән шагыйрь. Шул рәвешле, 2006 елның апрелендә хәзрәти Тукайның тууына 120 ел булса, XX гасыр татар шигърияте даһиеның сүз остасы буларак ачылуына 100 ел икән. Бу күренекле даталарны бәйрәм иткәндә, Тукай милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәти-сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлегенә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез.
«…Россиядә Көнчыгыш милләтләре язучыларының берсе дә башка милләтләрнең әдәбиятына Тукай кебек тәэсир итә алмады, аларның берсе дә башка милләтләр арасында Тукай кебек хөрмәт һәм дан казанмады. Бу — тарихи чынлык»,— дип яза күренекле казах язучысы Сабит Муканов.
Тукайның башлангыч, өйрәнү чоры дип аталырга тиешле дәверенә нибары бер (1905) ел кала. 19 яшьлек егет тарафыннан «шәкертлек» чорында язылган, күпчелек җыентыкларын ачып җибәргән «Мужик йокысы», «Дустларга бер сүз», «Хөррият хакында» шигырьләре дә күпләрне көнләштерерлек, аларда инде тиз арада үсеп китәчәк табигый сәләт орлыклары шытып ята.
Рус шагыйре М. Кольцовның (1809—1842) «Что ты спишь, мужичок» шигыренә тәкълит итеп язылган «Мужик йокысы» шигырендә үк Тукай, тормыш ихтыяҗларын кайгыртып, гади кешенең тормышын җиңеләйтү юлларын эзли.
Тыйнак Тукай үзен «мөтәрҗим» («тәрҗемәче») дип куйса да, өлкән каләмдәшенең шигырен татарча яңгырату белән генә чикләнми, шәхси уй-фикерләре белән уртаклашып, үзен иҗтимагый юнәлешле автор буларак таныта. Шәкли яктан караганда ике тезмә арасында аерма күз алдында: Кольцов шигыре 52 юлдан тора һәм, нигездә, ялкау игенчене турыдан-туры фаш итеп, нәтиҗә ясауга корыла. Тукай шигыре 79 юлга сузыла, шагыйрь эш сөймәс мужиктан ачы көлү белән генә канәгатьләнмичә, уңган хәлле кеше белән ялкау арасында чагыштырулар ясый, берьяклы булса да, хәерчелекнең сәбәпләрен эзли. Үгет-нәсыйхәткә, киңәш бирүгә корылган «Мужик йокысы» — мәгърифәтчелек рухында язылган дидактик әсәр.
Бөтен барлыгын, изге теләк-ниятләрен милләтенең киләчәгенә багышларга җыенган яшь шагыйрь, иген үстереп, мал карап, көне-төне бил бөгеп эшләп баеп булуга әле ихластан ышана, хәерчелек, ярлылык, бәхетсезлек хөрәсәнлектән генә килә, дип уйлый, ягъни мәгърифәтчелек фәлсәфәсе кысаларында калып, җитди иҗтимагый нәтиҗәләр ясамый. Нигездә, 6—6 иҗекле шигырьгә таянып, җөмләләрне бүлгәләп, инверсия алымын кулланып, строфаны катлауландырырга тырышса да, Тукайга чын шигъри нәфислек әле соңрак киләчәк. Метафоралар, катлаулы чагыштырулар булмау, сүзләрне туры мәгънәсендә генә куллану, боерык фигыль формасына өстенлек бирү бертөслелеккә алып килә.
Алдагы елларда Тукайның шәхес һәм шагыйрь буларак үсеше гаҗәеп көчле, тизләтелгән адымнар белән бара. Казан тарафларына юл тотып, баш-аягы белән иҗтимагый-әдәби тормышка кереп чумганчы, Тукай үзен журналистикага бурычлы саный, вакытлы матбугатның җәмгыятьтәге урынын дөрес аңлап, андагы барышка «тәртип» салу рухы белән яши. 1906 елда язылып, үз вакытының матбагасына ифрат катгый, урыны белән үтергеч бәя биргән «Дөнья бу», алдагы сәнәдә «Тавыш хакында», «Кем ул?», «Бер газета идарәсе хәленнән», «Матбага берлә уйнаган бер байга» шигырьләрен язып чыга, аларда Тукай полемист, көрәшче, үз фикерен өздереп әйтүче шәхес буларак ачыла. «Дөнья бу» памфлетында шагыйрь — үткен кылычын хәнҗәреннән чыгарган, берәүне дә кызганып, чыгармалар ясамый, аямый торган сугышчы. Иң әүвәл вак җанлы байбәтчә Сәйдәшев кылыч астына «килеп керә». «Бәянелхак» газетасының нәшире, буржуа хезмәтчесе, сәүдәгәр Әхмәтҗан Сәйдәшев матбагасын иркенрәк яшәтү нияте белән Мәскәү байларыннан бурычка акча алса да, халык күңеленә юл таба алмау сәбәпле, дөнья аны кызганып тормый «көлен күккә» очыра. Бу хәбәрне Тукай каһкаһә белән көлеп әйтә сыман.
Басма мөстәкыйль ирекле булганда гына яши ала дигән фикер уздыра шагыйрь. Тукайның «Мөселман иттифакы» фиркасен оештыручы, хәзерге тарихчылар фикеренчә, беренче татар сәясәтчесе Габдерәшит Ибраһимовка (1957—1922) мөнәсәбәте үзенчәлекле (кара: Хабутдинов Айдар. Лидеры нации.— Казань: ТКИ, 2003.— 46—55 с.). Ул Габдерәшитнең тәрәккыятне яклап, яшьләр, шәкертләр, зыялылар арасында патша сәясәтенә каршы алып барган эшчәнлеген хуплаган хәлдә, шәхси тормышында тотнаклылык җитешмәү, милләт хезмәтчесеннән корсак колы булып китүен, байлык артыннан кууын, буяуларны кызганмыйча тәнкыйтьли. И. Гаспринскийның барча төрки халыкларны җәдитчелек идеяләре белән берләштерү, агарту хыялын алга сөргән, Кырымда нәшер ителгән «Тәрҗеман»га артык игътибар бирүне хупламый. Драматург Г. Камал 15 санын гына чыгарып кала алган, цензура тарафыннан ябылган «Азат халык» (1906) газетасын аяныч белән телгә алып, «Йолдыз» (1906—1918) нәшире Һади Максуди эшчәнлегеннән дә артык төчелеге, либераллыгы өчен бик канәгать булмаганлыгын сиздерә. Соңыннан, каты бәрелгәнлеген аклап, гафу үтенгән булып, дөньяның әшәкелегенә ишарә ясый, үзенең кырыслыгын аңлатмактан, ясалма сылтау таба:

Һай, боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнҗетмәс идем!
Нишлим инде, чарасызмын, тел тидерткән дөньядыр.

«Бер газета идарәсе хәленнән» шигырендә моңсу юмор белән татар матбугатының хәерче хәлен, анда хезмәт итүчеләрнең бәйрәм көнендә дә өйләрендә «бер бөртек шикәр бер шакмак юк» дип, хәзерге чорда трактир ачу, эчемлек сату (безнең көннәр мәгыйшәте Тукай чорына якын икән) файдалырак дигән киңәшен бирсә, «Матбага берлә уйнаган бер байга» шигыренең нигезендә булган хәл ята. 1907 елда Җаекта (Уральскида) нәшер ителгән «Фикер» газетасы һәм «Әл-гаср әл-җәдид» журналы басыла килгән типографияне Мортаза Гобәйдулла атлы кеше сатып ала. Бай бик саран («карун икәнсең син») һәм мәгариф белән мәгърифәттән бик ерак, хали (буш) кеше булып чыга.
Типография һәм басмалар табыш китерми башлагач, бай абзый һәммәсеннән баш тарта, җиһазларны сатып җибәрә, төбәктә татар матбугаты яшәүдән туктый. Без хәзерге калын кесәлеләр мәдәнияткә ярдәм итмиләр, сараннар, аң-үсеш дәрәҗәләре түбән шул дип зарланырга яратабыз. XX йөз башы байлары матбугатка иганәчелек кылып яшәгәннәр дип тә төрттерергә күп сорамыйбыз. Күрәсең, Хөсәенов, Рәмиев, Апанаев кебек юмарт байлар ул заманда да бармак белән санарлык кына булганнардыр. «Юан корсаклылар» һәр чорда да күбрәк үз кесәләре һәм тамаклары турында кайгыртканнар, милли хис кебек сентиментларны йөрәкләренә (укы: кесәләренә) үткәрмәгәннәр.
XX йөз башында да татар матбугатының, мәгърифәтенең таянычы акча янчыкларында җилләр хуҗа булса да, рухи бай зыялылар, милләтпәрвәрләр булган. Тукайның «Кем ул?» (1907) шигыре шундый мөхтәрәм затларның берсе — Гаяз Исхакый турында. Киң колачлы, танылган язучы Г. Исхакый, Тукай фикеренчә, милләтнең үсеше, киләчәге өчен җан атып, борчылып яшәүче гаярь мөхәррир, журналист, кыскасы, һәр тарафтан мактауга лаеклы олы зат икән.
Патша цензурасы Исхакыйның «Таң йолдызы»н япкач, татар эсерлары «Тавыш» газетасын нәшер итә башлыйлар. Тукай яңа басманы ихластан хуплап, «Тавыш хакында» (1907) исемле шигырен язып чыга, үз хокуклары өчен эшчеләрне көрәшкә күтәрүдә аңа зур өметләр баглый: «Тавышлан! эшче халык, «Тавыш» белән… Тартыш, эшче! Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!»
Вакытлы матбугат мәшәкатьләре белән яшәгән Тукай, бер караганда, бик вак темага, натурализм гонсырлары өстенлек иткән яшәеш вакыйгасын үзәккә алган «Сөткә төшкән тычкан» (1907) шигырен язып чыга. Сөткә егылып төшкән тычкан, әүвәл аптырап калса да, язмышка баш бирмичә, тормышы өчен көрәшә башлый, аркылыга-буйга йөзә-йөзә сөттән май туглый һәм «үз урынына» чыгып кача. Тукай каләменнән төшкән шигырь җитди нәтиҗәсез тәмамлана алмый. Тормышы белән саубуллашырга җыенып та, яшәү омтылышы аркасында исән калган җәнлек язмышы милләтенә киңәшен әйтеп калырга җай тудыра:

И карендәш! син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат!
Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сәбат!

(Сәбат — ныклык).

Шигырьнең янә бер үзенчәлеге: исемнең астына «Бер Америка газетасыннан» дип куелуында. Димәк, 20 яшьлек Тукай гарәп, фарсы, төрек телләреннән хәбәрдар булуы өстенә (оныклары бу лөгатьләрне белмәү сәбәпле, шагыйрьне яшьлегендә «катлаулы, чуар» телдә язуда гаеплиләр), чит ил матбугаты белән кызыксынып торган, белемле шәхес булган икән.
Шул ук чорда (1906—1907) патша охранкасы «Государственная Думага», «Китмибез!» кебек усал сатирик памфлетлары, сәяси публицистикасы өчен аны «ышанычсызлар» исемлегенә кертә.
Тукайның даһилыгы бигрәк тә үткен телле сатирасында ачык күренә. Әдәбиятның бу төрен ул күңел ачу, кәеф-сафа кору чарасы дип бәяләүдән бигрәк, җәмгыятьне, кешеләрне көнчелек, ваклык, шапырыну, мактану кебек җитешсезлекләрдән арындыру, намуслы, иманлы яшәү өчен үтемле көрәш чарасы дип бәяли, аның үсешенә, иҗтимагый яңгырашлы һәм сәнгатьчә камил булуына игътибар бирә.
1908—1909 еллардан замана алып килгән көндәлек вазгыятьләрдән, вакытлы матбугат (хәзер аның күз уңында күбрәк сатирик журналлар) низагларыннан читләшмәсә дә, Тукай иҗатының үзәгенә милли мәсьәләләр дулкыны килеп керә, татар халкының яшәеше, киләчәге, теле, мәгърифәте бәгырен телгәли, иҗатының төп юнәлешен милләтпәрвәрлек, татарлык билгели. Милләт яшәеше өчен көрәш идеясе аның һәр әсәрендә диярлек ярылып ята. Биредә Тукай характерының шактый кырыс булуын һәм эчке мөстәкыйльлеген югары бәяләвен онытырга ярамый.
«Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт!» («Өмид») дип, үз иҗади көченә ышанган шагыйрь теләсә кайсы катлау кешеләре, танылган абруйлар белән бәхәскә керүдән, ачы, усал бәясен күзләренә карап әйтүдән тайчынып тормый.
Күк көчләре, күрәсең, татарларны тарихи юлларында күп сынадым, кыерсытуны дәвам итәм дип фараз кылып, гомерен, барлыгын шигърияткә, халыкка багышлаган, хәтта гаилә, балалар мәшәкатеннән (тарих бер даһиның да үзенә тиң баласы булганны хәтерләми), башка тышкы богаулардан азат илаһи бер талантка ия титанны бүләк итим әле дип, Тукайны юллагандыр. Менә шул урында Тукай варисы саналган хәзерге поэзиябезгә карата лириклыктан ерак чигенеш ясамыйча булдыра алмыйм, Тукайның соңгы елларда гаять якын күргән кешесе Л. Толстой әйткәнчә, «дәшми кала алмыйм». Хәзерге шигъриятебезнең, бигрәк тә хатын-кыз өлешенең үзәк темасы булып ата-ана, туган-тумача, гаилә, балалар образлары, олыракларының оныкларын иркәләү тәшкил итә. Әлбәттә, бу теманы да интим лирика читләтеп үтә алмыйдыр. Тукай үзе дә әнисен, аның каберен җылы телгә ала. Р. Фәйзуллин, Р. Миңнуллин, М. Галиевләрнең әниләренә багышланган классик җыр-шигырьләре мәгълүм. Әмма татар поэзиясе кебек рәсми яклаучысыз, җаваплы шигърият тар, шәхси кысаларда гына калса, иҗтимагый (укы: милли) йөзен югалтачак. Тукайлар заманында да «шәкерт дәфтәре», «гаилә көндәлеге» кебек төшенчәләр яшәгән, шуңа күрә гаилә сөенечеңне халыкка ирештерү, матур сүзләргә төргән информацияне матбугатка күтәреп бару илләм мәҗбүри түгелдер. Татар хатын-кыз шигъриятендә балалары, оныклары белән шигъри сокланулар эпидемия төсен алды.
Татар поэзиясенең үлчәү берәмлеге, сәнгатьлелек бизмәне Тукай, Такташ, Җәлил, Туфаннар белән үлчәнә шул.
1908 елдан соңгы сулышына чаклы Тукай милләт хәсрәтен, халык язмышын арык иңнәренә салып, тарихыбызга, үз чоры проблемаларына караган самимилекләре белән нәфис, гүзәллекләре белән камил шигъри энҗеләрен иҗат итә. Тукайның, бөеклегенә ышану өчен, бөтен иҗатын күзаллау мәҗбүри түгел. Биредә һәркайсы өч шигъри юнәлешкә караган — «Шагыйрь», «Милләтчеләр» һәм «Милли моңнар» кебек шедеврларына гына тукталып үтәсе килә. Бер ел дәвамында гына да аның күңеленә мең төрле хис үтеп керә: икеләнү, эзләнү, борчылу, сагыш белән беррәттән кискенлек, кичереш, шатлык та кичерә шагыйрь.
«Өмид» шигырендә ул, мәсәлән, фикер кояшын, сүнә барган өметен эзләсә, шул ук елда (1908) иҗат ителгән «Шагыйрь»дә үзен тапкан, раслаган, романтик рухлы лирик геройны мөнбәргә күтәрә. «Шагыйрь» (1908) — иҗатының Казан чоры башында поэзиянең тормыштагы урыны, җәмгыятьтәге олы вазифасы турында уйланып, үз рухи халәтен ачуга багышланган шигъри энҗеләрнең берсе. Яшь әдип төшенкелек, югалып калу, пессимизм кебек төшенчәләрне катгый кире кага, аның рухына оптимизм, киләчәккә ышану, дөньяны алсу төсләрдә кабул итү хас. Идеалының тормышка ашасына ихластан ышана. Алдагы көннәрдән килеп, ул шартлы дөнья тудыра: янәсе, еллар узган, шагыйрь картайган, сәлперәйгән, бөкресе чыккан, шул хәлендә дә аның тыныч, салмак, үзагымлы тормыш белән яшисе килми, чөнки күңеле һаман яшь, җаны көчле, йөрәгендә яз, ул салкын кышны, карны, ягъни бертөслелекне, рухи сүлпәнлекне, битарафлыкны танымый, кабул итми. Күкрәгендә шигырь уты дөрләп торганда, рухы сәламәт чакта ул картлыкка, физик йомшартуга бирешмәс, күңеле белән гел яшь, горур булып калыр. Үзәккә яшьлек белән гомер ахыры арасындагы мөнәсәбәт, үзара тартышу кебек мәңгелек фәлсәфи проблема алына. Яшәеш барышына реалистларча карый алган шагыйрь барча адәми затлар кебек берзаман үзенә дә картлык киләсен белә. Тик ул шунда да «юк-бар теләк тели-тели» мич башына менмәс, аңа кирәкле җылылык, дәрт, халыкка рухи азык шигырьләреннән бөркелеп торыр, үлем фәрештәсе — газраил җанын алырга янына килгәч тә югалып дәшми калмас, туфрак белән күмгәндә дә, күтәренке рухта «без китәбез, сез каласыз» дип җырлар. Шигырь соңгы юлларда иҗатчы шәхесен, поэзиянең рухи дөньяда тоткан урынын романтикларча идеаллаштыруда үзенең апофеозына, иң югары ноктасына күтәрелә. «Шагыйрь» әсәрендә Тукай катлаулы метафораларга, сынландыруларга мөрәҗәгать итми, сүзләрне туры мәгънәсендә куллана, алынмалар да юк. Шигырьнең буеннан-буена санашмыйча, арттырып, күпертеп сурәтләүгә юл ача. Бу ысул лирик геройны — иҗатчыны вакытлы, узучан хисләргә бирешмичә, үзенә, иҗатының киләчәгенә, поэзиянең үлмәс көченә, мәңгелегенә ышанган олы, мөрәүвәтле шәхес итеп тасвирларга мөмкинлек бирә.
«Милләтчеләр» исемле 1908 елның азагында иҗат ителеп, шул елда ук «Г. Тукаев диваны» исемле җыентыкта нәшер ителгән, эчтәлеге, композицион төзелеше, образлар системасы җәһәтеннән җитлеккән, шул ук вакытта эчке драматизм белән сугарылган әсәрендә фаш итә.
Тукай, үзләрен зыялы милләтчеләр, халык киләчәге өчен яшәүчеләр дип, аерым игътибарга дәгъва кылып йөргән адәмнәр белән милләт арасындагы мөнәсәбәт кебек җитди проблеманы калкытып куя. Шагыйрь гавамны алдап, сүз куертып, шомартып, үтәлмәс вәгъдәләр биреп, чынында халыкның соңгы тиенен үзләштерү кәсебенә керешкән алдакчыларга мөнәсәбәтендә ул рәхимсез, кырыс. Үзләрен милләтче дип йөргән икейөзле, алдакчы, сатлык җаннар сүздә мактансалар да, чынлыкта милләтнең үзаңын уяту өчен берни эшләмиләр, судагы шәүләләреннән куркып яшиләр. Аларның буш куыклыгын кискен ачып салу өчен сатирик метафорасы да табыла: «Кайсы чакта күперсә дә, тиз шиңә бит теге ишек алдындагы ата күркә». Син, милләтем, ди шагыйрь, ялагай, купшы сүзләргә ышанма, чөнки аларның «барчасы да эшсез шәкерт», «алданма син: шәкерт алар, шәкерт!» дип «шәкерт» сүзен кат-кат кабатлап, аңа символик, гомумиләштерелгән мәгънә бирә. Тукай бу катламның хәл-әхвәлен, белем дәрәҗәсен, милли рухын яхшы белә, кемгә хезмәт итүләрен «бер бай үләргә ятканда» үзең күрерсең, гыйбарәсе белән чын йөзләрен ачып салган дәлилен китерә, үтәлмәс вәгъдәгә ышану «тәһарәтсез намаз илә корбансыз хаҗ»га тиңләнә.
Әсәрнең эчтәлеге милләтчеләрнең битлекләрен салдырып, кояш яктысына тартып чыгаруга гына кайтып калмый. Тукайның максаты — халыкка чын хакыйкатьне җиткерү һәм торгынлыктан чыгу юлларын күрсәтү. Шагыйрь яраткан халкын иркәләп, кызганып, мәдхия яудырып кына утырмый, кырыс һәм усал сүзләрдән дә тартынып тормый: «Татар халкы! Син үләргә мәхкүм (хөкем ителгән) инде. Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм (агуланган) инде». Фикеренә ышандыру көче бирү ниятеннән, мифологик элементны сурәткә кертә, нәкъ әкияттәгечә, татар халкы явыз балык иркендә калган көймә хәлендә икән. Көймәне-милләтне йоттырмас өчен нәрсәләр эшләргә соң? Буш вәгъдәләргә ышанып, «рәхмәт берлә җанлансаң да, алар сине тагын сугып екмасмыни?» дип, риторик соравын калкытып куя да халкын терелтү, яшәтү өчен ихтыяҗи фикерен тәкъдим итә: «Син бер гали (бөек), сатылмаслык иргә мохтаҗ».
«Шартлар», «Милләтчеләр» шигырьләрендә бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләүче, үзләрен милләтче дип йөрүчеләрнең «пәрәнҗәсен салдыруны» дәвам итә.
Шул чорда саф татар телендә шигырьләр язган Тукай «Милләтчеләр»дә уннан артык тәрҗемә сорый торган гарәп-фарсы сүзләре куллана. Сүз ясалма милләтчеләр, булачак дин әһелләре — шәкертләр турында бару сәбәпле булса кирәк, шагыйрь алынмаларга иркен мөрәҗәгать итә, чор рухын чагылдырган «көймә», «су», «корбан» кебек ачкыч сүзләргә таяна.
«Милли моңнар» шигырен (1909) искә алуга ук, күңелдә татарның тарих чоңгылларында айкалып та исән калган милли моңы яңгырый башлый кебек. «Милли моңнар» әүвәл «Әдәбият» исемле җыентыкта (10 нчы дәфтәр), соңрак «Халык әдәбияты» китабында урын ала. Тукайның җыр, көй белән халык тарихы арасындагы якынлыгы турында уйлануы ул. Шигырь берсе икенчесеннән үсеп чыккан ике өлештән тора: әүвәл лирик герой берәүнең «чын безнеңчә, матур, моңлы» җыр башкаруын ишетә, күңел кыңгырауларын уяткан көйнең исемен белү теләге туа. Икенче, төп кисәктә, ул халкы үткән фаҗигале юл турында уйлана, аның аянычлы тарихын ачы дөреслеге белән сигез юлга сыйдыра. Чөнки җырның әтрафлы, фәһемле сүзләре, «зарлы, моңлы» көе йөрәгенә үтеп керә, зиһенен били һәм лирик геройга милләт язмышына бәйле гамь-борчулары белән уртаклашырга мөмкинлек бирә, җитди фикерләр уята. Татар җыры, моңы — гади һәм гадәти күренеш, күңел ачу чарасы гына түгел икән. Ул — халыкның өч йөз ел дәвамында михнәт чигеп, изелеп, авыр тормыштан күз яшьләрен агызуын, йөрәгендә кайгы-хәсрәт саркып ятуын, сызлануын эченә алган сәнгать әсәре.
Авыр, кыен мизгелләрдә халыкның төп таянычы, юанычы, юлдашы, бар сызлануын үзенә сеңдергән, киләчәккә ышанычын саклаган моңлы җыры булган. Аның рухи халәте күңеленнән «милли хисләр белән ялкынланып, сызылып-сызылып чыга», бары тик моңга баткан җыры гына «татар күңеле ниләр сизгәнен» әйтеп бирә ала. Шагыйрь, халкының яшәеше өчен борчылып, сызланып, милләт хәсрәтен үз шәхси кайгысы дәрәҗәсенә күтәреп сурәтли.
Совет чорында нәшер ителгән Тукай җыентыкларында «Милли моңнар» шигыренең халык тәкъдире, язмышы турындагы уйлануларын калкытып куйган 2—3 строфалары, ягъни шагыйрьнең төп фикерләрен эченә алган юллары төшерелеп калдырыла килде. Кыскартылган вариантта әсәр очраклы тыңланган җырның исеме «Әллүки» икәнлекне ачыклау максатын гына куйгандай тәэсир калдыра. Шул рәвешле, «Милли моңнар»ның төп мәгънәви йөген үзенә алган халыкның ачы тормыш тәҗрибәсен бәян иткән өлеше белән танышудан күп еллар дәвамында укучы мәхрүм иде. Шигырь үзәгендә моң-җыр образы, лейтмотивы ятса да, чынында «Әллүки»нең исемен ачыклау — шагыйрьнең халык тарихы турында уйлануларын, җан җәрәхәтен ачу чарасы гына. Шигырьнең «милли моң», «бер көй тарихы» дип кенә аталмыйча, «Милли моңнар» дип исемләнүе «моңнар» төшенчәсенә гомумиләштерелгән, символик мәгънә бирә. Саф татар әдәби телдә язылган шигырьнең композициясе үзенчәлекле. Көйне ишетү белән аның атамасын ачыклау барышына тарих ташкыны, халык язмышы килеп керә, милләтнең үткәне аның җырына, моңына сарылып калган дигән фикер үткәрелә.
Халык җырының тарих һәм халык язмышы белән үрелеп баруы, рухи дөнья җимеше булган моңны, көйне олы бер мирас итеп саклау кирәклеге турында «Милли моңнар»да күтәргән уйлануларын Тукай халык иҗатына багышланган мәшһүр лекциясендә дәвам иттерә.
Шунысы үзенчәлекле: әлеге шигырьләрдә соңыннан атама-билгеләмәләре табылган иҗат юнәлешләренең төп ачкыч сыйфатлары кулланыла. Тукай башлап язучы дип аталырга тиешле чорны бик тиз узып, мәгърифәтчелек реализмы («Мужик йокысы»), романтизм («Шагыйрь»), тәнкыйди реализм («Милләтчеләр») аша милли реализмга («Милли моңнар») аяк баса. Тукай — югары вөҗданлы, саф күңелле, иманлы шәхес. Хөсетлек, көнчелек, шәхси үпкә кебек төшенчәләрне аның холкы күңел түренә үткәрми. Татар тарихының шанлы сәхифәләрен үзәккә алган парчаларын, усал, «тимерчыбыклы» сатирасын, моңлы сазын бары бер максат белән, холкын кол булып, гомер бакый баш иеп яшәүдән коткару хыялы белән иҗат итә. Шигърият — даһи Тукай өчен тормышчанлыкның ирекле сайлап алынган төре. Үлемсезлек чиген, вакыт һәм алышынып торган сәяси-иҗтимагый сынауларны намус белән узган Тукай лирикасы, халык вөҗданы байрагыдай, гасырларга үтә. XX гасыр башының күренекле шагыйре Ш. Бабич 1911 елда, ягъни Тукай исән-имин чорда ук, болай дип язган:

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладан;
Ул — караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.

2006

 

(Чыганак: Галиуллин Т. Әдәбият – хәтер хәзинәсе. – Казан: Мәгариф, 2008. – 232 б.)


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган