Борынгы юнан шагыйре мәшһүр Гомерны һәркайсы үзенә нисбәт итәр (үзенә бәйләр, үзенеке итәр) өчен, Грециядә җиде шәһәр низаглашкан, имеш. Бу — борынгы халыкның нәселдән нәселгә сөйләнеп килгән бер риваяте. Ихтимал, ул җиде шәһәр һәм андагы низаг-фәлән булмагандыр да, ләкин бу риваять иске халыкта да олуг кешеләрне искә төшерү вә ихтирам итү гадәте булганын күрсәтә. Ничә мең еллар буенча тәкъдис ителеп (изгегә саналып) килгән бу гадәт безнең мөселманнарда да бар. Шәригать буенча фарыз булмаса да, һәрбер ятим калган мөселман гаиләсе, вафат булган ата-анасын яки шул йорт эчендәге олуг кешесе дәфен ителгәч (кабергә күмелгәч), өч көннән, җиде көннән һәм кырык көннән соң искә төшереп, якын карендәшләрен чакырып, бер мәҗлес ясый. Мәетнең рухына дога кылдыра. Аның үз гомерендә кылган эшләре, яхшылыклары зекер ителә. Андый тәхаттырларны «өчесен», «җидесен» һәм «кырыгын» үткәрү диләр.
Үткән 1913 нче ел икенче апрелендә мәшһүр Габдулла әфәнде Тукаевның вафат хәбәрен ишетеп, күңелләребез кайгы белән тулган хәлдә, 4 нче апрельдә аны дәфен иткән идек. Ул ятим шагыйрьнең туган ата-анасы, карендәшләре вә гаиләсе юк иде. Аның туган өендә «җидесен» вә «кырыгын» үткәрү булмагандыр. Ләкин ул Тукай — без татарның олуг бер кешесе —әдәбиятыбызның санигы (остасы, эшләүчесе), үзебез исә аның гаиләсен тәшкил иткән бер җәмәгать булдыгыбыздан, бу ел икенче апрельдә Тукайнын «еллыгын» үткәрәбез.
Бу бәйрәмдә без Тукайның шигырьләрен, нәсерләрен вә каралткан кәгазьләрен укып, аларны җентекләп белергә тиешле. Аның язган сүзләрендә нинди мәгънәләр, нинди кинаяләр яшеренеп ята? Шагыйрьнең күңеле ниләр әйтергә теләгән? Менә без шуларны тикшерергә тиешле дип беләм. Тукай — халык шагыйре вә әдәбиятыбызның санигы иде. Ул яшьтән үк ата ярдәме, ана шәфкате күрмәгән. Тәкъдир кулы белән сабый чагында ук халык арасына ташланып, Казан арты авылларында өйдән өйгә күчеп яшәгән. Аның йөрәгенә шул чагында ук халык кайгысы җыела килгән.
Ничә еллардан бирле халыкның күңелендә төрле хисләр, йөрәгендә ялкыннар, аһ вә зарлар җыелган булса да, халык үзе ул кайгыларны, аһ вә зарларны тышка чыгарып, матур, шома тел вә шигырь белән әйтә алмый иде.
Менә бервакыт Тукай кулына каләм алды да шул халык моңнарын чыгара башлады. Ул һичкемгә тәкълит итми, чын мәгънәсе белән шагыйрь булды. Чөнки бездә аңардан элек шигырь вә шагыйрьләр юк иде. Үз сазын үзе ясап, шуңарда уйнады. Кулында эшләнгән генә — гади бер саз — лира иде. Ләкин аңардан гаҗәеп моңлы җырлар, энҗе бөртекләре кебек тезелгән сүзләр вә шигырьләр коелды.
Тукайның язган әсәрләре — безем Хәятыбызның эчен һәм тышын ачык күрсәтүче якты көзгеләр. Тукай тормышыбызның төрле табәкасыннан маузуглар (темалар) алып, һәрберсен арттырмый, яшерми, вакыйгада ничек булса, шулай язды. Ул муллаларны да, шәкертләрне дә, гавамны да, яшьләрне дә — барын да язды. Хатын-кыз турында аз язды. Ләкин нечкә хис белән аларның аяныч хәлләренә сызланды. Ул үзебезнең халык теле белән, халык рухында язды. Менә аның «Шүрәле»се бөтенләй халыкча, халык аңлавынча, халык хыялынча. Аның «Печән базары»ндагы татарлары, «Ишаны», «Ысул кадимче»се, «Яшьләре», «Теләнче»се, «Эштән чыгарылган татар кызына»сы — һәммәсе дә уйлап чыгарылган кешеләр түгел, бәлки, чын татарлар. Тукай аларны тормыш эченнән чыгарып ала да, аларның сынын, кыяфәтен, бөтен гадәт вә йоласын, табигатен вә дөньяга карашын, кыска, ләкин мәгънәле җөмләләр белән безгә тәгаен итеп әйтеп бирә. Укып чыккач, күз алдында гүя бер картина тора. Янә аларны язганда, ул каләмен сентиментализм буявы белән пычратмый. Ул реальный яза һәм матур чыгара.
Безнең халыкта ләгънәт укулар вә карганулар надан карчыклар эше булганга күрә, «тукта, бу надан яшьләрнең бер исен китәрим әле» дип, Тукай күккә карап ләгънәтләр укымады, бәлки, ул «халыкка файда булса иде» диде. һәм үзенең идея йолдызына карап: «Җиһанда калдырып китсәм икән, я раб, гүзәл эзне» *, — диеп җырлады (* Г. Тукайнын «Күнел йолдызы» дигән шигыреннән. Ред.) Менә аның идеясе — гүзәл эз калдыру, һәм ушбу юлда тырышты. Яланаяк бәрәңге казып йөргән бер ятим малай, фәкать ялгыз үз көче, үз йөрәге вә үзенең сәбатлылыгы аркасында, бөтен татар халкының мабиһилифтихары (мактанычы) булды.
Мохитындагы халыкның хисләре аның хыялына читкә китәргә ирек бирмәде. Ул шагыйрь-хиссият колы булдыгыннан, көне-төне язды вә җырлады. Ул илһам көтеп ятмады. Ул күп язды. Үзенең «вакыт гаҗизен» һәм иң эчке серләрен әйтеп бирде. Тукай артык нечкә хисле бер зат булдыгыннан, халыкның кайгы вә ихтыяҗын җырлады, җырлады да Хәятыбызның корбаны буларак вафат булды. Ул бик яшьләй үлде. һәм Тукай исеме безнең әдәбиятыбызда мәңге яшь булып яшәр. Аның сихерле шигырьләре һаман җанлы булыр, һич картаймаслар. Аның шигырьләре авыздан төшмәс һәм күбесе халык җырлары булыр… «Нет! весь я не умру», — дигән Пушкин кебек, Тукай үзе дә моны сизеп:
Күнелем минем япь-яшь калыр, һич картаймас, Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас**,—
ди (*Г.Тукайнын «Күнел йолдызы» дигән шигыреннән. Ред.).
Әгәр дә Тукай фантазия канатына гына утырып, әллә кайда еракта киң хыял диңгезендә очып йөрсә һәм тел белән әйтеп бетерә алмый торган артык нечкә хисле, бөтенләй сүзсез-музыкага әверелгән шигырьләр җырласа, ул безгә якын булмас иде. Ул вакытта Тукай үз шагыйребез вә үз йөрәкләребезнең тәрҗеманы була алмас иде. һәм без аның әсәрләрен аңлый да алмас идек. Тукай бик яхшы әйтте, халык моңы белән моңланды.
Тукайның телендә (стилендә) үзенә махсус бер шомалык вә матурлык бар. Аның шигырьләрендә вәзенгә тутырыр өчен кыстырылган артык сүзләр бик сирәк очрый. Ул сүзгә бай, вәзен вә сәжегъка (рифмалы проза, нәсер) бик оста иде. Аның шигырьләрен һәркем тотлыкмый-нитми, җип-җиңел укый, хис вә ләззәт белән укый. Тукай шигырь яза башлаган заманнарда безнең матбугаттагы әсәрләр тыңларга чирканыч, яртысы төрекчә, яртысы татарча бер оешмаган тел белән языла иде. Саф татарча язарга тырышкан мөхәррирләребез һәрбер җөмләнең диярлек ахырын бер дә килешмәгән вә урынсыз «иде» кәлимәсе (сүзе) белән очлыйлар иде.
Дөрес, Тукайның «Мөхәммәдия»гә ияреп, төрекчә көйләп язган һәм бәгъзы тасвирлары йомшаграк чыккан шигырьләре бар. Ләкин болар диңгездән бер тамчы гына, андый шигырьләр Тукайның әдәбиятын каралта алмыйлар. Бәлки бер-ике кара нокта гына гүзәлнең йөзендәге кара миң шикелле аңа хосусый бер матурлык биреп тора.
Габдулла әфәнде, халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк, «шүрәлечә» кытыклады. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтте, көлде, үткен сүзләр белән һөҗү һәм эпиграммалар язды. Ул вәгазь вә нәсихәтләр бирде, мөгаллимлек итте.
Бу сыйфатлар аның шагыйрьлегенә кимчелек китерми. Рус классик шагыйрьләренең күбесе бик күп шигырьләрен туп-туры әмер сыйгасы (фигыльнең боерык формасы) белән башлап язганнар, һәм русларныкы булсын, безнеке булсын, бөтен матбугат мөгаллимлек итә. Шагыйрьләре дә, мөхәррирләре дә мораль сата.
Тукайның кайсыбер шигырьләренең ахырына кыйссадан хисса (сөйләнгәннең нәтиҗәсе) чыгарып кую гадәтен дә артык мөгез дияргә ярамый. Кыйссадан хисса чыгару бездә вә гомумән шәрык әдәбиятында бер хосусият булса кирәк.
Габдулла Тукаев имзасы матбугатта күренә башлагач, бездә аңа тәкълит итүче шагыйрьләр заһир булды (килеп чыкты). Бер-бер артлы шигырь мәҗмугалары да чыгарып тордылар. Ләкин никадәр Тукайга иярергә тырышсалар да, аның серле сазын аңлый алмадылар. Йөрәкләрендә сүнмәс ялкын дулкынланып торган хис диңгезе булмаганга күрә, ниһаять, каләмнәрен ташларга мәҗбүр булдылар. Тукай исә ялкынлы шигырьләре, якты тасвирлары, үткен һөҗүләре белән иярчекләрне томалады һәм бөтен гомере буенча язды. Шифаханәдә үлем түшәгендә ятканда да, үзенең «Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә» дигән вәгъдәсендә торды.
Аның: «Ишеттем мин кичә берәү җырлый, чын безнеңчә матур, моңлый көй» дип башланган «Моңлы көйләре» кебек, татарның хиссиятен, тәхәссерле (сихерле) музыкасын аңлата торган тирән мәгънәле шигырьләре халыкның күңелләрен сихерләде. Тукай халык шагыйре вә әдәбият санигы булып калды.
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит “Г.Тукай турында замандашлары”