ЭЧТӘЛЕК

Г. Халит. Габдулла Тукай турында замандашлары >>>   

В. И. Ленин һәм А. М. Горький Тукай турында
Вл. Бахметьев. Онытылмас очрашу >>>
А. М. Горькийның С. Н. Сергеев-Ценскийга язган хатыннан >>>  

Тукай Кырлайда
С. Мөхәммәтшин истәлеге >>>           
А. Сабирҗанов истәлеге >>>        
X. Гобәйдуллин истәлеге >>>   
       
Тукай Уральскида
Г. Зәбирова. Тукай хакында истә калганнар >>>       
Ш. Каюмов истәлекләре >>>       
Г. Кариев. Габдулла Тукайның Уральскидагы тормышы >>>
К. Мотыйгый. Мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукаев турында хатирәләрем >>> 

А. Гладышев. Г. Тукаев турында истәлек  >>>
         
Тукай Казанда
Г. Камал. Габдулла Тукай турында истәлек  >>>     
Ф. Әмирхан, Тукай тугрысында искә  төшкәннәр >>>  
С. Рәмиев. Беренче очрашу >>>
В. Бәхтияров. Тукай турында кайбер истәлекләр >>>  
С. Гыйззәтуллина-Волжская. Сәхнә дусты >>>
Г. Шәрәф. Тукай тугрысында истә калганнар >>>       
Ш. Шәрәф. Габдулла Тукай хакында бәгъзы хатирәләрем >>>
С. Рахманколый. Тукай >>>
М. Галәү. Г. Тукай турындагы истәлекләрдән бер кисәк >>>
X. Бәдигый. Исемдә калганнар >>>
К. Мостакаев. Тукай турында исемдә калганнар >>>   
С. Сүнчәләй. Тукай турында истәлек >>>
И. Рәмиев. Хәтеремдә сакланганнардан >>>     

Тукай сәяхәт иткәндә
Г. Кариев. Тукай Мәкәрҗәдә >>>
Б. Әмирова. Тукайны каршылау >>>       
Габдулла Тукай Әстерханда >>>
Р. Әмирова-Әхмәтҗанова. Тукай Өчиле авылында >>>   
Г. Гыйсмәти. Ике елдан соң бер хисап >>>
М. Гафури. Габдулла Тукай Уфада >>>
К. Бәкер. Тукай Петербургта >>> 
   
Тукайның үлеме
Ф. Әмирхан. Тукай үлем алдыннан >>>    
Ш. Әхмәров. Г. Тукай турында исемдә калганнар >>>   
Ә. Хәсәни. Тукаев үлем көткәндә >>>

   
Казанда 4 нче апрель       
X. Әбелхан. Тукай абый үлгәндә >>>           
С. Рәмиев. Тукаев   үлгән >>>    
С. Кудаш. Казакъ даласында  >>>
         
Тукай турында шигырьләр
Тукаев үлү мөнәсәбәт илә >>>   
Илаһи бәет >>>
Тукай  бәете >>>
Ш. Бабич. Габдулла әфәнде Тукаев >>>       
М. Фәйзи. Габдулла әфәнде Тукаев намына >>>       
М. Гафури. Г. Тукай вафатыннан соң >>>
Г. Харис. Тукай рухына >>>
Г. Сөнгати. Сүнде! >>>
С. Сүнчәләй. Инеш >>>

Тукай турында тәнкыйть
Ф. Әмирхан. Тукай >>> 
Ф. Әмирхан. Күпме какканны вә сукканны күтәрде бу ятим >>>
Г. Рәхим. Тукаев — халык шагыйре >>>
Ф. Агиев. Ул үлде… ә без? — Без ятим калдык! >>>
Ә. Урманчиев. “Ялт-йолт” һәм Тукай >>>
Ф. Сәйфи (Казанлы). Татар халкының олуг каһарманы >>>
Лачын. Тукай >>>
Таян. Син һәммәсеннән югары >>>       
Г. Кәрәм. Юксынабыз >>>
Г. Кәрәм. Габдулла Тукаев >>>       
Җ. Вәлиди. Тукаев хакында берничә сүз >>>   
Җ. Вәлиди. Тукайның шагыйрьлеге >>>
Ш. Әхмәдиев. Шагыйребез Габдулла Тукаевның  хатыннарга карашы >>>   
Г. Рәфикый. Тукайны тәхаттыр >>>
М. Мөхитдиния. Габдулла Тукаев әдәбияты >>>   

ТӨЗҮЧЕДӘН

«Габдулла Тукай турында замандашлары» исеме белән укучыларга тәкъдим ителә торган бу китап татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турында туганнары, бергә эшләгән каләмдәшләре, авылдашлары, дус-ишләре, белеш һәм танышлары тарафыннан язылган истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгыннан гыйбарәт.
Җыентыкка кергән материалның күп өлеше хәзергә кадәр совет матбугатында басылмау сәбәпле, алар беренче чыганаклардан (1913—17) елларда чыккан газета-журналлардан, төрле вакытта язылган кулъязма хәлендәге истәлекләрдән) алындылар. Материалны сайлаганда, эчтәлекләре белән, башлыча, истәлек характерында булганнарына игътибар ителде. Теге яки бу күләмдә бер-берсенә якын булган (кабатланган) материалларны мөмкин кадәр сайлап бирү, кабатламау күздә тотылды. Шулай ук билгеле бер очракларда кыскартып яки өзек рәвешендә алуга да барылды.
Материаллар язылу датасына карап түгел, бәлки, Г. Тукай тормышының чорларына нисбәтән, ягъни аның биографик хронологиясенә карап урнаштырылды.
Монда тупланган материалларның чыганаклары һәм башка белешмәләр җыентыкның ахырында бирелде. Текст эчендә китерелгән номерлы билгеләр шуларга ишарә булып торалар. Хәзерге көндә барлык укучыларга да аңлашылып бетмәгән сүзләргә карата һәр битнең астына кыскача аңлатмалар төшерелде. Текстлардагы йолдызлы билгеләр дә астөшермәләргә карыйлар. 

Г.Халит

Габдулла Тукай турында замандашлары

Бу җыентыкны ачу белән, укучыларның игътибарын иң элек «В. И. Ленин һәм А. М. Горький Тукай турында» дигән сүзләр җәлеп итәчәк, һәм ышанабыз ки, укучыларыбыз социалистик революциянең бөек юлбашчысы Ленин һәм совет әдәбиятының нигезен салучы бөек Горький исемнәре белән бәйле ул ике документта, күләмнәре кечкенә булса да, әмма эчтәлекләре, мәгънәләре зур, әһәмиятле булган фикерләрне очратырлар. Аларның беренчесендә совет дәүләтенең какшамас нигезен салган авыр елларда В. И. Ленинның татар халык шагыйре Габдулла Тукай исемен телгә алып, аның мирасын, традицияләрен югалтмый саклаучы яшь көчләрнең, талантларның үсүенә карата аталарча никадәр кайгыртучанлык күрсәтүе чагылып калган. Икенче документ Тукайның фаҗигале язмышы һәм аның изүче җәмгыятькә каргыш, ләгънәт белән, әмма шул ук вакытта яшәргә ашкыну белән тулы поэзиясе күпләргә үрнәк һәм уртак булуы турында сөйли, һичшиксез, Ленин һәм Горькийның ул сүзләрендә Тукайны халык өчен иҗади каһарманлык эшләгән үз замандашларыннан күренеклесе итеп санаулары һәм аны тирән ихтирам белән искә алулары ачык сизелеп тора.
«Габдулла Тукай турында замандашлары» шагыйрьнең үзен якыннан күреп белгән яки аның белән бер чорда әдәбият өлкәсендә эшләгән күп кенә кешеләрнең истәлекләрен һәм мәкаләләрен эченә ала. Боларда Тукайның шәхесенә, тормышына һәм иҗатына карата китерелгән фактларның һәм сөйләнгән фикер-карашларның бер өлеше хәзерге укучыларга шагыйрь турында төрле чыганаклар аша билгеле булса да, аларның күп кенә өлеше әле тәртипкә салынып бирелмәгән һәм таркау хәлдә ята иде. Бу җыентык исә теге яки бу күләмдә әһәмиятле булган истәлек һәм мәкаләләрне бер системага салып бирүне күздә тота. Шуңа күрә Тукай турындагы билгеле бер кыйммәткә ия булган истәлек һәм мәкаләләрнең эчтәлеге шагыйрь тормышының һәм иҗатының барышына (хронологиясенә) җайлаштырылуы, дөресрәге, күп кенә очракларда шуңа тапкыр килүе тупланган материалларның мәгънәсен, аларның үзара бәйләнешен һәм шул ук вакытта алар арасындагы теге яки бу аерманы аңлауны, әлбәттә, җиңелләштерәчәк.
Тукай турында замандашлары тарафыннан татар телендә генә дә кыйммәтләре төрле дәрәҗәдә булган әллә никадәр истәлек һәм мәкаләләр язылган. Болар арасында шагыйрьнең шәхесен, тормышын һәм иҗатын бик өстән генә яктыртканнары һәм хәтта тенденциоз рәвештә бозып күрсәткәннәре дә байтак. Шулай ук аларның тарихи дөреслеккә һәм объектив әһәмияткә ия булганнарын сайлап алганда һәм хәзерге укучыга тәкъдим иткәндә, барлык мәсьәләләр дә тәмам ачыкланган һәм хәл ителгән дигән карашта калып булмый әле. Бу җыентыкны күздән кичергәндә, шагыйрьнең шәхесенә, тормышына һәм иҗатына бәйле аерым факт һәм детальләрдән башлап, аның әдәби мирасы тирәсендә һәм гомумән ул яшәгән чорда безнең әдәбият мәйданында килеп чыккан катлаулы карашларны, каршылыкларны һәм идея-эстетик көрәшнең ничек гәүдәләнешен дә күз алдында тотарга кирәк.
Тукай турында замандашларының истәлек һәм мәкаләләре шагыйрьнең    фәнни    биографиясен төзү эшендә һәрвакыт кыйммәтле   чыганаклар    булып   торачаклар. Шулай ук аның иҗатына бәйле   әһәмиятле фактларны ачыклауга да ул чыганакларның зур ярдәме тиячәк. Боларда теге яки бу әсәрне тудыруга сәбәп булган хәлләр, вакыйгалар белән беррәттән, язучының тормыш әйләнәсен һәм иҗат интересларын гәүдәләндергән материаллар да аз түгел. Без бу мәкаләдә укучыларга тәкъдим ителгән җыентыкның төп эчтәлеген һәм юнәлешен караганда истә тотылырга тиеш   кайбер   мәсьәләләргә   тукталуны Максат итеп куябыз.
Шагыйрьнең Уральскига кадәрге   балалык чоры турында аның «Исемдә калганнар»ында бик тулы язылган, һәм укучылар да ул очерк белән танышлар, Тукай иҗатын өйрәнүчеләр дә шуңа таянып хөкем итәләр. Мондагы истәлекләр исә Тукайның Кырлайда Сәгъди абзый йортында торган вакытын берникадәр тулыландыралар, «Исемдә калганнар»ны өстәмә детальләр белән раслыйлар. Без монда Габдулланың ничек итеп крестьян хезмәтенә тартылуын, Кырлайның үз баласы булып китүен, мәктәптә бик зирәк укучылардан санала башлавын һәм Сәгъди абзый гаиләсендәге тормышын ачыклаган кызыклы гына фактларны очратабыз. Тукайның Кырлайга кайсы елда килүенә һәм Уральскига кайсы елда китүенә карата җыентыкка кергән истәлекләрдә датаны ‘билгеләү ягыннан ярашмау барлыгын шулай ук искә алырга кирәк. Тукайның Кырлайга 1892 яки 1894 елда килүе һәм Уральскига 1895 яки 1897 елда китүе турындагы фикерләр, әлбәттә, дөреслеккә якын версияләр итеп кенә каралырга тиеш. Чөнки алар хәтер чамасы белән генә билгеләнгәннәр.
Тукайның Уральскидагы тормыш һәм иҗатына бәйле истәлек һәм мәкаләләрнең дә күп кенә өлеше хәзерге укучыларга тулысыңча мәгълүм түгел иде. Болар арасында игътибарга лаеклы эре һәм кечкенә фактлар шулай ук байтак. Габдулланың Уральскига килеп чыгуы да аның Кырлайга Сәгъди йортына барып керүен беркадәр хәтерләтә: Газизә Зәбированың күрсәтүенчә, Госмановлар, үзләренең бердәнбер уллары Гобәйдулла үлгәч, йортта бер кардәш ир бала булсын дип, Габдулланы асрамага алдыралар, һәм чыннан да, ул монда да асрау бала хәлендә кала бирә; аннары озак та үтми, күңелсез шәкертлек тормышы башлана. Ул тормышның  нидән гыйбарәт икәнен шагыйрь үзенең «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигырендә бик тулы сурәтләде.
Күңелсез дигәч тә, Тукай иске татар мәдрәсәсенең бер почмагында томаланып, тирә-ягына, тормышка һичбер илтифатсыз яшәгән дип аңларга кирәкми. Киресенчә, Тукайның шул күңелсезлеккә, йомыклыкка каршы хәрәкәт итүгә табан иске мәдрәсә шартларында үзенә ничек юл эзләве, шунда томаланып, капланып калмаска тырышуы күзгә ташлана. Иң элек, истәлекләр Тукайның Мотыйгулла мәдрәсәсе шартларында мөстәкыйль рәвештә белемгә омтылучан, үзенчә уйларга һәм башкача яшәргә теләүчән шәкерт булуы турында сөйлиләр. «Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шә-
кертләрдән хисаплана иде», — ди Г. Кариев. Бер үк вакытта рус телен һәм әдәбиятын өйрәнүе дә аның акыл активлыгы һәм мөстәкыйльлеге үсүгә ярдәм иткәндер. Мәсәлән, Г. Кариев истәлегендә шәкерт Тукайның рус әдәбиятыннан Пушкин һәм Лермонтов әсәрләрен яратып укуына һәм яттан    сөйләп    йөрүенә    аеруча    игътибар ителә.
Тукайның Уральскида һәм мәдрәсәдә нинди шартларда беренче иҗат адымнарын ничек ясавы һәм дөньяга карашының ничек формалаша башлавы конкрет мисаллар белән тиешенчә өйрәнелмәгән   һәм   тикшерелмәгән әле. Ә замандашларының истәлек һәм мәкаләләрендә бу юнәлештә эзләнү һәм тикшеренү өчен таяныч,    этәргеч булырлык әһәмиятле ишарәләр, фактлар еш очрый. Тукайның Уральскидагы биографиясендә аның Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә укуы һәм торуы зур өлеш алганлыгы мәгълүм нәрсә. Әмма шулай да ул тиешле дәрәҗәдәге тулылык һәм ачыклык белән билгеле түгел әле. Г. Кариев истәлегендә әйтелгәнчә, Мотыйгулла мәдрәсәсе — «ул заманнарда иң хөр мәдрәсә иде»   дигән фикер ни дәрәҗәдә чынлыкка туры килә? Ә Тукай    иҗатында бу фикерне куәтләгән яки уртаклашкан бер генә мисал да юк диярлек. Киресенчә, Тукай үзенең, шәкертлек еллары мәгънәсез үтүгә үкенде. Димәк, Кариев фикеренең нинди мәгънәдәге хөрлекне күз алдында тотуы ачыкланырга тиеш булган шикелле, Мотыйгулла мәдрәсәсендәге шәкертләр арасында демократик    настроениеләрнен, яңалык хәрәкәтенең ничек һәм ни өчен мәйданга чыгуы да конкрет тикшерелүне таләп итә. Мәсәлән, Камил Мотыйгый истәлегенә караганда, мәдрәсәдәге хәлфәләр һәм шәкертләр арасында чуалышлар булып, хәтта  аларның бер өлеше мәдрәсәне ташлап чыгып та китә. Шулай ук бу хәлләр 1905 елгы революцион хәрәкәтләрдән элегрәк булган. Ә инде революция башлангач, ул хәрәкәтләр тагын да көчәйгәндер. Тукайның мондагы шәкерт хәрәкәтләреннән читтә калуы һич мөмкин түгел. Аның башлангыч иҗаты   шул   рухтагы   фикер   һәм   настроениеләр белән тулы.
Тукай мәдрәсәдә торганда сул, радикаль карашлы кешеләр белән якыннан аралаша. Шуның бер конкрет мисалы итеп күп кенә истәлекләрдә Төркиядән килгән һәм Мотыйгулла мәдрәсәсендә берникадәр торган Габделвәли телгә алына. Солтан режимына каршы хәрәкәткә катнашкан өчен эзәрлекләүләр башлангач, аның Россиягә качып чыгуы, аннан соң шаһка каршы хәрәкәтләргә катнашу нияте белән Иранга китүе аңлашыла. Димәк, Габделвәли билгеле бер күләмдә революцион карашлы кеше булган. Тукай аның белән иң якын мөнәсәбәттә яшәгән, андый кешеләрнең йогынтысыннан да читтә калмаган.
1905 елгы революция кызган чорда Тукайның искиткеч активлык белән күтәрелеп, кабынып китүе, әлбәттә, алдан хәзерлексез генә килеп чыкмады. А. Гладышев истәлеге бу вакытта инде аның турыдан-туры революцион хәрәкәткә якын килүен күрсәтә. К. Мотыйгый типографиясендәге эшчеләрне үз хакларын таләп итәргә өндәве өчен шагыйрьнең эштән куылуы да очраклы хәл түгел иде. Менә шул ук хәл Тукай белән К. Мотыйгый арасындагы мөнәсәбәтләрнең дә бик кискен төс алуына төп сәбәпләрдән берсе булса кирәк. Димәк, монда искә алынган һәм башка фактларның барлыгын конкрет тикшереп караганда, Тукайның Уральскида мәдрәсәдә һәм аннан тыш шактый гына катлаулы, чуар шартларда, төрле кешеләр белән нинди мөнәсәбәтләрдә яшәгәнлеге һәм беренче иҗат интереслары ничек туганлыгы күз алдына басачак.
Тукайның Казанга күчеп китү сәбәпләрен дә мондагы истәлекләр шактый тулы төсмерләтәләр. Болардан беренчесе, һичшиксез, шагыйрьнең үз туган-үскән якларына кайту теләге булса, икенчесе һәм иң әһәмиятлесе — киң иҗат мөмкинлекләрен эзләү, татар халкының культура үзәгендә торып, зур эшчәнлек күрсәтергә ашкыну иде. Бу теләк һәм ашкынулар, бигрәк тә инде Уральск кебек бер шәһәрчектә революцион хәрәкәтләр басыла башлагач, тагын да ачыкланган һәм көчәйгәннәр. «Габдулла әфәнде Казанда бер эш кылачагына, үзенең шагыйрьлегенең дә анда танылачагына ышанадыр иде», — ди Г. Кариев. Казанның мәгълүм кешеләре белән якыннан аралашып, алар белән кулга-кул тотынышып, әдәбият һәм мәгърифәт мәйданында ат уйнатырга омтыла ул. Уральскидан Казанга күчеп килү көннәрендә туган уй-тойгылары аның күпләгән шигырьләрендә якты, гүзәл булып чагылып калды («Китмибез!», «Шүрәле», «Туган җиремә», «Пар ат» һ. б.).
1907 елның көзендә Тукай    Казанга килеп    урнаша. Килгән көннәрдә үк Ф. Әмирхан, Г. Камал,   С. Рәмиев,В. Бәхтияров һ. б. әдипләр, газет-журнал тирәсендәге кешеләр, наширләр белән танышып өлгерә. Күп кенә истәлекләрдә шул беренче очрашуларның ничек һәм нинди шартларда булуы тасвир ителә. Башта бер гади генә, тыйнак кына малай яки шәкерт төсендә күренгән һәм кабул ителгән Тукай тиз арада Казандагы татар интеллигенциясенең үзәгенә кереп, аның чын настроениесен капшый һәм үзенә тиң, якын төркемне эзли башлый. Ниһаять, бу төркем эчендә X. Ямашев, Г. Коләхметов, Ф. Әмирхан һәм Г. Камал кебек күренекле шәхесләр шагыйрьнең иң якын, иң ихтирам иткән дуслары булып китәләр. Шунысы аяныч ки, Тукайның Ямашев һәм Коләхметов белән булган дуслык мөнәсәбәтләре турында әһәмиятле истәлекләр язылмаган. Әмма бу мөнәсәбәтләр очраклы һәм кечкенә булмаганнар. Моның шулай икәнлеген шагыйрь үзе дә раслый. Аның «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» дигән шигыре — шул якын дуслыкның һәм бер-берсенә ихтирамның матур, югалмас бер һәйкәле. Ш. Әхмәтҗанов Петербургта Тукай белән очрашу вакытында шагыйрьдән: «Мин Хөсәен мәрхүмне тәкъдир вә ихтирам итәм һәм аны бик сагынам», — дигән сүзләрен ишетә («Искә төшерү»).
Торган саен Тукайның Казандагы тормышы да, милли интеллигенциягә мөнәсәбәте дә катлаулана бара. Бигрәк тә реакция еллары бу интеллигенциядәге ак һәм кара катламнарны, югары һәм түбән идеалларны, халыкчанлык һәм мещанлык настроениеләрен урталай ярып ташлый. 1905 ел давылларының басымы белән кабарынган, әмма эче буш калган куыклар тиз арада шартлыйлар. Казанга килүенең беренче елларында ук Тукай әнә шундый хәлне бик тиз сизеп ала һәм үз язмышы өчен дә тирәнтен борчыла башлый. Бу хакта Ф. Әмирхан («Тукай тугрысында искә төшкәннәр») һәм Г. Шәрәф («Тукай тугрысында истә калганнар») истәлекләрендә шагыйрь исеменнән бик характерлы һәм гаҗәп тирән мәгънәле сүзләр китерелгәннәр: «Мин үзем килеп эләккән кругымнан разый түгел, мин Казанга килгәннән бирле соң дәрәҗәдә эшсезлекләндем, минем бүлмәмдә көне-төне буе вакытларын кая куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар», — дип зарлана ул Ф. Әмирханга. «Айлар, еллар үтте, әлеге яшьләрне мин бөтенләй таныдым, — ди шагыйрь Г. Шәрәфкә. — Алар «аттестатчылар», берничәсе дә шул ук «аттестатчылар»ның мәҗлесендә йөреп, «аграрныи вопрос», «эффектный» дип, урынлы-урынсыз модный сүзләр кыстырып сөйләүче ябалаклар булып чыктылар», һәм Тукай бик принципиаль рәвештә үзен әнә шул «ябалаклар»ның һөҗүменнән саклап калу белән генә чикләнми, аларның мәгънәсезлегенә, идеалсызлыгына каршы аяусыз көрәш тә башлый. «Яшьләр», «Сибгатуллин» кебек шигырьләре чынбарлыкны тирәннән күзәтү белән тудырылып, әнә шундый типларга карата хөкем авазы булып яңгырадылар. Тукай һич тә «ябалаклар», соры зыялылар көтүе эчендә буталып, томаланып калырга теләми. Кайберәү-ләрнең «ул шуннан чыга алмады һәм чыгарга теләмәде» диюләре һич дөрес түгел иде. Ул үзенең рухи көче һәм идеалының ачыклыгы белән алардан чагыштырмаслык дәрәҗәдә югары торды. Бу җыентыктагы барлык истәлек һәм мәкаләләр дә моны бик ачык раслыйлар.
Казанга килгәннән соң, Тукай   шәхси   тормышында күренгән оешмаганлык, материаль мохтаҗлык, аның характерындагы кискенлек,   горурлык   һәм   билгеле   бер дәрәҗәдә үз эченә бикләнгәнлек турында замандашларының истәлек һәм мәкаләләрендә күп төрле,    каршылыклы, уңай һәм кире хөкем итүләрне табарга мөмкин. Бу җыентыкта да андый хөкем итүләрнең чагылуы, урын алуы бик табигый. Әмма Тукайны якыннан   белгән һәм аны чын-чыннан ихтирам-иткән замандашлары шагыйрьнең бөек талантын, аның югары кешелеген һәм халык баласы булуын бервакытта да аның тормышындагы ваклыклар һәм характерындагы кимчелекләр белән бутамадылар, алмаштырмадылар. Алар Тукайны үзенә тук шәхси тормыш кору һәм таланты, иҗаты   белән  акча табу теләгеннән бөтенләй читтә торган һәм идеалы өчен генә яшәгән, иҗат иткән шагыйрь итеп сурәтлиләр, шагыйрьнең «мин кунакчыл бер җыручы» дигән девизын куәтлиләр шикелле. Мондый тенденция    нигездә,    һичшиксез, хаклы һәм принципиаль дөрес иде. Алар шулай ук мәсьәләнең икенче ягын да онытмыйлар.    Шагыйрь    шәхси тормышындагы уңайсызлыкларның бер чыганагы — әнә шул югарыда сурәтләнгән чуар    интеллигенциянең аны тыгыз боҗра белән әйләндереп алуында булса, икенчесе һәм аеруча авырлык тудырганы — татар китап сәүдәгәрләренең, нәширләренең аны мәрхәмәтсез талавы иде. Шуңа күрә күп кенә истәлек һәм мәкаләләрдә бу талау турында бик кискен әйтелә, Шәрәфләрнең, Кәримовларның Тукай иҗаты исәбенә капитал туплаулары ачы рәвештә каргала һәм шагыйрьгә карата эшләнгән зур җинаять дип хөкем ителә.
Саулыгы бик   нык   какшаган    булуга    карамастан, 1911—12 елларда Тукай Казаннан читкә озак сәяхәтләргә, озын юлларга чыгып китәргә дә батырчылык итә. Бу сәяхәтләрне таләп иткән сәбәпләр, әлбәттә, төрле.  1911 елның язында ул пароход белән Әстерханга барып чыга һәм андагы интеллигенция   белән   аралашып   көннәрен үткәрә. Моңа кадәр шагыйрьнең Әстерхан сәяхәте    турында өзек-өзек истәлекләр, телгә алып    китүләр генә укучыларга билгеле иде. Соң булса да, ул сәяхәтне берникадәр хәтерләүче иптәшләрнең (әстерханлы Г. Утабалиев, X. Гайфетдинов һәм В. Алиевләрнең) бу җыентыкта истәлек белән чыгулары Тукайның Әстерханда ничек кунак булуын күз алдына    бастыруга   ярдәм итә. Шагыйрь монда кымыз эчеп, берникадәр сәламәтлеген рәтли; Азербайҗанның күренекле җәмәгать эшлеклесе, доктор һәм язучы Ңариман Нариманов белән очрашуы   да кызыклы  (Наримановны бу    вакытта  патша    хөкүмәте Бакудан Әстерханга сөреп җибәргән була). Бу факт киләчәктә, бәлки, тулырак итеп тә ачыкланыр әле. Әстерханда төшкән фоторәсемдәге төркемне күз  алдына китергәндә генә дә, Тукайның бу шәһәрдә байтак кешеләр белән аралашып йөрүен һәм монда гомумән актив яшәвен төсмерләргә мөмкин.
1911 елның көзендә Тукайның саулыгы бик авырлаша. Ел азагында ул Өчиле авылына абыйсы Кәбир йортына кайтып кышны үткәрә һәм ял итә. Рабига Әмирова-Әхмәтҗанова истәлегендә Тукайның Өчиледә торуы турында сөйләнә. Монда, көнкүреш детальләре белән беррәттән, әһәмиятле берничә факт искә алына. Беренчедән, Тукай тиз арада үзен яхшы сизеп, күп эшли; әмма, икенчедән, аның полиция күзәтүеннән читтә калмаганлыгы да аңлашыла. Ләкин якыннары аны борчырга, аңа шик ташларга юл куймыйлар. Шагыйрьнең хатларында һәм әсәрләрендә Өчиледә тору вакыйгасы аңа нинди тәэсир ясавы һәм иҗатында сизелерлек эз калдыруы ярылып ята. «Җан азыклары» җыентыгындагы шигырьләренең күпчелеген ул әнә шул авылда язды, юл очеркларын бирде.
Ниһаять, 1912 елның язында   Тукай  Уфага,   Петербургка һәм Троицк якларына    булган атаклы сәяхәтенә чыгып китә. Истәлекләрдә аның бу сәяхәте байтак тулы гәүдәләнгән. Аеруча Кәбир Бәкернең «Тукай Петербургта» дигән очеркында бай    материаллар    бирелгән: шагыйрьнең фаҗигале бер хәлдә дә үзенең горурлыгын һәм мөстәкыйльлегең югалтмавы, баш шәһәрдәге милли аристократия белән мөнәсәбәтне бик тиз өзүе, үз кешеләре белән аралашуы һәм искиткеч    чыдамлылыгы турында хикәя ителгән. Басылган һәм басылмаган истәлекләргә караганда, Тукайның Петербургка    махсус    хат белән чакырылуының сәбәбе — мондагы бер төркем милли интеллигенциянең ниндидер бер газет чыгарырга план корып, шагыйрьне шуның секретаре   итәргә теләү булган. Ләкин Тукай килгән вакытта бу газетны чыгару тирәсендәге шау-шу басылган булып,   шагыйрьнең ул планны тормышка ашырырга теләүчеләр белән бик салкын мөнәсәбәттә калуы, алар белән араны тиз генә өзүе исә ниятне бөтенләй юкка чыгарганлыгы аңлашыла. Бу вакыйганы ачыклап, X.Зәбири   үзенең бер   истәлегендә   болай яза: «Галим Максутовның әхлакы бозылган, шуның аркасында Петербург мәктәпләренең    берсеннән сөрелгән бер улы була. Тәкәббер бай аны «кеше итәр өчен, кыяфәтен алмаштырыр өчен», Истамбулга укырга җибәрә. Ул анда берникадәр торып, төрекчә сөйләшергә өйрәнеп кайта. Менә шул бай угылыны мәсьүл мөхәррир, Тукайны секретарь итеп, алар Петербургта бер әдәби журнал чыгару планын төзиләр һәм шул ният белән Тукайны кунакка чакыраларг ЛәкинТукай бу бай угылы белән беренче очрашуда ук полемикага керә, Тукай үзенең һәҗүле җавабы белән теге малайның да һәм байның да хәтерен калдыра. Шуннан соң алар Тукайдан өметне өзәләр… Тукай кирәксез кунак булып кала» *(*СССР Фәннәр  академиясе Казан  филиалының    кулъязмалар фонды, п. № 11, 32—33 битләр).
Шул рәвешчә, Тукай Петербургка барып, саулыгын тагын бер мәртәбә начарлатса, аның өстенә монда ник килеп чыгуы өчен бик тирән борчылу һәм рухи газаплану да кичерә. Үзенең бу сәяхәтеннән шагыйрь: «Мин дә Петербургка бардым, дегет-чиләге дә», — дип («Мәкаләи махсуса»), юкка гына көлмәгән булса кирәк. Петербург сәяхәте күпме генә гыйбрәтле һәм башкалада хөрмәт итүләр нинди генә зур булмасын,   үзенең «шау-шу яратучан, галәбәлек, көрәш сөючән» табигатен шагыйрь монда да үчекләнгән дип хис итә.
Тукайның Уфага сәяхәтеннән иң гыйбрәтлесе — Мәҗит Гафури белән очрашып, күптәнге рухи һәм иҗади дуслыкны шәхси якынлашу, күрешү белән тагын да ныгыту, ике шагыйрьнең бер-берсен күреп серләшү, аңлашу дип бәяләргә мөмкин. Моның мәгънәсен Тукай искиткеч нечкәлек һәм турылык белән, хәтта шәхси очрашу һәм аңлашу тәэсирләреннән байтак читкә чыга торган мәгънә белән ачып биргән иде: «Мәҗит әфәнде Гафури белән күрештек. Ул миңа караганда да юашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең мосахәбәбез күп вакыт күзләр аркылы гына кылына иде. Читтән безне караган кеше икебезне, әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә елаудан туктаган балаларга ошатыр иде. Ни эшлик соң? Шаярыр идек — әле генә язмыш ханым кыйнаган; елар идек — әле күздән яшебез дә кипкән.
Россиядә хәзер уйнаган җилләр вә Россия һавасы безнең бөтен коллегаларыбызны шул халәте рухиягә китергән» («Мәкаләи махсуса», 1912).
Тукайның да, Гафуриның да бу очрашу турындагы истәлекләре, һичшиксез, бер-берсенә тирән ихтирам белән сугарылганнар.
Күп кенә истәлекләр Тукай гомеренең соңгы, фаҗигале көннәрен һәм үлемен тирән тетрәнү уятырлык картина итеп күз алдына бастыралар. Ф. Әмирханның «Тукай үлем алдыннан» дигән очеркы үзе генә дә физик үлем белән рәхимсез тартышның һәм яшәргә теләп газаплануның дәһшәтле көннәрен, хәтта минутларын кичергән шагыйрь образы турында күп нәрсә сөйли. Үпкәләре череп бетте, үлем аның алдында ялангач килеш басып торганда да, Тукай һәркем сокланырлык бер тынычлык һәм батырлык белән иҗат итә, каләмен кулыннан төшерми: ул «көннән-көн зәгыйфьләнә баруын илтифатка да алмый, һаман тырыша, һаман яза, үзенең рухани куәте кара көчкә каршы сугышуында дәвам итә иде», — Ш. Әхмәров үзенең икенче бер истәлегендә  («Мәктәп» журналы, 1913 ел, № 4). һәм башка истәлекләр дә моңа игътибар итәләр.
Тукайның бик яшьләй авыр тормыш кичереп яшәвенең һәм таланты чәчәк аткан бервакытта кызганычлы төстә үлеп китүенең сәбәпләре хәзер инде безнең өчен ачык булса да, шагыйрьнең замандашлары арасында моңа карата бик каршылыклы һәм бәхәсле карашлар да булмады түгел. Мондый карашларның нигезендә, бер яктан, Тукайны шундый хәлгә төшергән иҗтимагый-сыйнфый сәбәпләрне күрсәтергә омтылыш ятса, икенче яктан, һәр нәрсәне, язмышка, дингә илтеп терәгән бик иске, бик примитив дорфалыктан алып, шагыйрьнең шәхси табигатен, шәхси кимчелекләрен принципка күтәргән уйдырмалар да ятты. Бу җыентык, әлбәттә, Тукай трагедиясен һәм аның чын сәбәпләрен теге яки бу күләмдә тулы, дөрес чагылдырган, аның иҗтимагый мәгънәсен ачарга ярдәм итә торган истәлек һәм мәкаләләргә урын бирә. Тукай тормышын, иҗатын һәм фаҗигасын якыннан күргән һәм аңлаган кешеләр, бертавыштан дип әйтерлек, шагыйрьне һәлак иткән төп сәбәп — капиталистик җәмгыятьнең мәрхәмәтсезлеге һәм татар өстен катлауларының вөҗдансызлыгы дип күрсәттеләр. Дөрестән дә, Тукайның әсәрләрен бастырып, үзләренә табыш җыйган татар сәүдәгәрләре һәм аның исеме белән милләт каршында мактанырга маташкан «ак якалар» шагыйрьнең гомерен озайту турында һичбер кайгыртмадылар, мал сарыф итәргә уйламадылар. Әнә шул тормышка, әнә шундый катлауларга карата Тукай үзе дә, аның фикердәшләре дә ачы нәфрәт укыды.
Тукайның һәлак булуын, вакытсыз үлемен турыдан-туры язмышка, тәкъдиргә кайтарып, моны дин пәрдәсе белән каплап, аның рухы ирекле, матур икенче дөньяга күчү турындагы «фәлсәфә» белән юанулар да яки халыкны шуның белән юатырга теләүләр дә аз булмады. Шагыйрьнең «Васыятем» кебек шигырьләрендәге тойгыларга декларация төсе бирелде, аны күмү вакыйгасың татар руханилары һәм милли буржуазия дини бер процессия итеп файдаланырга теләде. Мондый чыгышларның асылында күп очракта, һичшиксез, Тукай ләгънәтләгән тормышка һәм аны һәлак иткән сәбәпләргә туры карап, чын исемнәрен әйтеп сөйләүдән качу, дөреслекне дин пәрдәсе артына яшерү ятты. «Тукай белән дин арасында каршылык булмады, ә   киресенчә,   шагыйрь шулдини идеалларда тынычлык тапты һәм бу фани бозык дөньяны ташлап, бәхетле, рәхәт, илаһи «дөньяда» — ахирәттә яшәргә риза булды, шунда ашкынды» дигән уйдырмалар ахыр чиктә һәммәсе бергә чынбарлыкның бөек җырчысын һәм изелгәннәргә җир өстендә ирек, бәхет, матурлык даулаган көрәшчене дин колы, дин сакчысы итеп, аны шул ук рухи фанатизм читлегендә калдырырга маташудан башка максатка хезмәт итмәделәр. Тукайның үлеменә бер ел тулуга багышланган «Ил» газетындагы истәлек һәм мәкаләләрнең дә күпчелеге Тукай иҗатына, шәхесенә һәм трагедиясенә кара тап төшерә торган уйдырмалар, ялалар белән тулган иде. Мондый чыгышлар үз вакытында да һәм соңыннан да алдынгы Җәмәгатьчелек тарафыннан бик каты хөкем ителде һәм фаш кылынды.
Тукайның һәлакәтен, вакытсыз үлемен аның шәхси кимчелекләренә кайтарып калдырырга, шуның белән аңлатырга омтылыш бигрәк тә милли-либераль интеллигенция тарафыннан кыздырылды. Аның характерлы ачык бер мотивировкасы шуннан гыйбарәт иде: «Тукаевка үзләренчә ярдәмгә кул сузгалаучылар да булмады түгел. Ләкин Тукаев мондый кулларны кабул итәрлек бер табигатьтә, мәсләктә түгел иде. Ул һәр һиммәтнең (яхшы ният) астында бер миннәт (кызгану, ярдәм итү) күрә вә аның табигате тузан кадәр бер миннәтне күтәрә алмый иде. Шуның өчен ул каедсез, интизамсыз, түбән вә ярлы булган шул мөстәкыйль (вә разгульный) тормышын берәүнең химаясендә, тәрбиясендә, рәхәттә, иркенлектә яшәү илә алыштырырга разый булачак түгел иде» *(*Җ. Вәлиди «Габдулла Мөхәммәтгариф угылы Тукаев»  (биографик очерк). Г.Тукай мәҗмугаи асары, Казан, 1914 ел,XXXIXбит).
Бу уйдырманың нигезендә бик реаль булган бер максатның, ниятнең гәүдәләнешен күрү һич кыен түгел: әгәр дә Тукай миллионер Рәмиевләрнең, фабрикант Акчуриннарның, капитал ялчылары М. Бигиев һ. б. ның тәкъдимнәрен, сәдакаларын кабул итеп, алар кушканча гына торса, бик рәхәттә, иректә озын гомер итәчәк булган икән. Әмма безгә көн кебек ачык ки, Тукай аңлы рәвештә андый түбәнлеккә, коллыкка бармады гына түгел, ә
шуңа каршы рәхимсез көрәш ачты. Кешенең, язучының капиталдан өстенлеге, аңа буйсынмаска тиешлеге — аның шәхси тормышы белән дә, иҗаты белән дә якты бер идеал, какшамас ышаныч итеп расланды. Шул пычраклыкка төшүгә, ягъни татар капитал хуҗаларына кол булуга караганда, тапсыз вөҗдан белән, халыкка мәхәббәт һәм хезмәт белән кичкән үзенең кыска һәм газаплы гомерен дә, иҗатын да шагыйрь чын ирек һәм мәңге югалмас бәхет дип санады:
Бәхетлемен шушы хәлдән, бутән бер хәл дә көтмимен,
Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да   тотмыймын, —
дип горурланды ул («Гомер юлына керүчеләргә»).

***

XX йөз башындагы татар әдәбиятында, аеруча поэзиядә Тукай образын аңлау һәм тудыру юлында беренче тәҗрибәләр ясалды дияргә мөмкин. Бу җыентыкка кертелгән кайбер шигъри әсәрләр шуңа өлешчә үрнәк булып килә алалар.
Тукайның үлү хәбәре халык   арасына   искиткеч бер тизлек белән таралып, тирән кайгыру уятып кына калмый, халыкның җитез акылы һәм   сәнгатьчә сизгерлеге шул ук вакытта аның сурәтен дә үз иҗатында гәүдәләндереп өлгерә. Бу яктан «Илаһи бәет» һәм «Тукай бәете»,кебек әсәрләр бик гыйбрәтле. Әлбәттә, сәнгатьчә эшләнеш ягыннан боларда куп кимчелек табарга мөмкин. Әмма шунысы әһәмиятле: бу бәетләр Тукайны халык шагыйре итеп сурәтлиләр. «Безнең өчен җыр язды тырышып та тырматып… Без Тукайны сөябез җыры матурга күрә…   Җылы аштай җырлары чат ятадыр    йөрәккә… Китте Тукай бу дөньядан безгә биреп җырларын»,— диелә аларда. Мондый юллар,    һичшиксез,    Тукай үзенең поэзиясе белән халык йөрәгенә мәңге онытылмаслык бер гүзәл образ булып кереп урнашуы   турында сөйлиләр. «Онытыр диеп уйлама — онытмабыз   без   сине», — ди халык үзенең шагыйренә.
Тукайның мәңге онытылмаслык халык шагыйре булуы турындагы фикер аңа замандашлары багышлаган шигырьләр аша да үтә:
Мәңге онтылмас намың (исемең), халкың һаман сагынып сөйләр,
Җырларыңны милли саз (лира, музыка коралы) берлән кушып моңлап көйләр.
Бел, шагыйрь, шул моңлы җырларың илеңдә яңгырар,
Зур Жаныңнан соңгы былбыллар да еш илһам сорар,—
ди Р. Харис («Тукай рухына», 1914) һәм Тукай белән халык арасындагы тирән рухи бәйләнешнең шигърият булып яңгыравы, халык рухы белән Тукай иҗатының кушылуы, аерылмас булуы турында сөйли.
Замандаш шагыйрьләренең Тукайга багышланган шигырьләрен караганда (тагын шунысы да әһәмиятле: бу шигырьләрнең бер өлеше шагыйрьнең үзе исән вакытта ук язылганнар), татар поэзиясендә гомумән шагыйрь образын яцача аңлауга табан билгеле бер омтылыш ясалганлыгы күренә. Ул омтылыш исә халык белән турыдан-туры бәйләнгән шагыйрь образының кайбер реаль сызыкларын бирүдән, табудан гыйбарәт иде. Бу процесста башлангычы рус классик поэзиясеннән килә торган «шагыйрь — гражданин*» образы белән Тукайның үзен — һәм шәхесен, һәм иҗатын — бер образ итеп күз алдына китерү сизелеп калды.
Шагыйрьләр Тунап шәхесенең һәм иҗатының кешене, халыкны яхшылыкка, матурлыкка һәм яктылыкка өндәүче бөек гуманистик сыйфатын җырлыйлар:
Рух өрдең син, халкың тергездең син,
Гали күңлең чәчте кодси (изге) нур, —
ди М. Фәйзи («Габдулла әфәнде Тукаев намына», 1912), һәм гомумән «кояш», «нур», «йолдыз», «ай» сурәтләре күп кенә шигырьләрдә Тукайның бер поэтик символы, тиңләштерү  билгесе булып йөри: «Ул караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай» (Ш. Бабич); «Исемең гади, җисмең бер нур» (М. Фәйзи); «Балыкты күктә бер йолдыз, нурын чәчте уйнап өскә» (Г. Сөнгати); «Я, ничек киң ул сәгадәтле кояшның яктысы!» (С. Сүнчәләй) кебек мисаллар гына да шул символның, шул билгенең төп мәгънәсен ачык аңлаталар. Байтак кына очракларлы шагыйрь образы аның үз әсәрләрендәге сурәтләр һәм гыйбарәләр белән бәйләнештә хис ителә.  Дәрес, Тукайга мөнәсәбәттә күп кенә шигырьләргә   хас билгеле бер романтик төсмер дә бар. Бу төсмер  бигрәк тә югарыда алынган сурәтләрнең куертылып куллануында һәм шагыйрь образында аеруча идеаль  (гали, бөек, илаһи) сыйфатлар табарга теләүдә күренә. Ләкин бу романтик эпитетлар, сыйфатлаулар һич тә шагыйрьне хыял ителгән һәм иллюзияләр белән өретелгән бер образ итеп кенә күрсәтәләр дигән сүз түгел. Киресенчә, монда Тукайның чын кешелек сыйфатларын, шагыйрьлеге алдында баш июне күрсәтерлек һәм аның халыкка хезмәтен олылауга тиң булырлык, тапкыр килерлек шигъри сурәтләр эзләү өстенлек итә, Тукайның шигъри образы үзенең халыкчан һәм гуманистик сыйфатлары белән алга бастырыла.
Тукайга багышланган тәнкыйть мәкаләләре күп төрле һәм игътибарга лаеклы мәсьәләләрне күтәрәләр. Боларны Тукай иҗатын өйрәнүнең беренче уңай һәм объектив тәҗрибәләре дип карарга кирәк. Аларда бүгенге көндә Тукай иҗатын фәнни өйрәнүгә аерылмаслык булып кергән фикерләрнең яралгыларын, башлангычларын табу кыен түгел. Ул мәкаләләр, шагыйрь мирасы тирәсендә кызып киткән бәхәсләрнең әдәби-теоретик чагылышы булу белән бергә, бу мирасның әһәмиятенә, язмышына карата ничек җавап бирүдән алып, XX йөз башындагы татар әдәби хәрәкәтенең төп, үзәк мәсьәләләренә дә теге яки бу күләмдә кагылдылар, һәм шулай булмыйча мөмкин дә түгел иде.
Бу җыентыкка кергән мәкаләләрнең үзәгендә торган төп бер фикер — Тукайның халык шагыйре булуын ничек аңлатудан гыйбарәт. Хәзерге ноктадан караганда, бу фикер һичбер төрле бәхәс таләп итми торган аксиома инде. Хәтта алай гына да түгел: Тукай үзе исән чакта ук инде аңа халык шагыйре таҗы кидерелгән иде. Шулай булгач, эш нәрсәдә иде соң?
Тукай үлеменнән соң күп тә үтмәде, 1913 елда Оренбургта Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» дигән китабы басылып чыкты. Билгеле булганча, Г. Ибраһимов бу елларда романтизм принципларын алга этәреп, сәнгатьнең үзәгендә аерым шәхеснең, художникның, язучының үзенә хас уй һәм кичерешләре торырга, «шагыйрь — хиссият колы» булырга, «хиссият вә хыял галәмендә яңа бер дөнья» ачарга тиеш дигән һәм үзенең чыганагы белән индивидуализмга тоташкан карашларны яклаган иде. Менә шуннан килеп, ул С. Рәмиевнең үз «мин»ен, үз бунтын, ягъни индивидуалистик ашкынуларын беренче итеп җырлавын, Дәрдмәнднең тарихка һәм тормышка мөнәсәбәттә язмыш, тәкъдир, фатализм һәм өметсезлек белән тулган фәлсәфәсен үзенчәлекле оригиналь поэзия дип тәкъдим итте һәм аларны, шагыйрь буларак, Тукайдан өстен санады. Әлбәттә, мондый карашлар Г.Ибраһимовны Тукайның халыкчанлыгына һәм реализмына мөнәсәбәттә тирән хаталарга китерделәр: «Аның һәммә тойгысы, һәммә әфкяре ( фикерләре), мәелләре артык гомуми, артык гам (халыкчан)… Ул бигрәк артык мохитныкы, гомумныкыдыр. Шул заманда халык ни уйлый, ни хис кыла, ниләр язгалый Тукаевта да шул», — дип, Тукаевның турыдан-туры тормыш һәм халык белән бәйләнештә иҗат итүен чын поэзия түгел, ә вакытлы рәвештә дан казану өчен җиңел бер һөнәр дип күрсәтте. Мондый фикерләрнең никадәр хаксыз икәнлеген әйтеп торасыда юк, Тукайның чын мәгънәсендәге талантлы халык шагыйре булуына ниндидер шик салулар, тап ташлаулар киң җәмәгатьчелек тарафыннан катгый рәвештә кире кагылды.
Тукайны кабергә озату көннәрендә үк инде, иң беренче буларак, Ф.Әмирхан аның нинди шагыйрь, кем җырчысы икәнлеген, гаҗәп бер мәгънәви төгәллек белән болай билгеләгән иде: «Тукаев — кайгы-хәсрәт баласы, моңнар шагыйре, авыр тойгылар, авыр мәшәкатьләр җырчысы иде. Ул шуларны җырлап үскән, шуларны җырлап торды, шуларны җырлый-җырлый вафат та итте. Милләтебезнең бөтен халык җырларындагы төп аһәң, кайгы, хәсрәт, авыр моң аһәңе, аның шигырьләрендә дә төп кәй, әсас иде. Менә шуңа күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды, аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды» *(* Ф. Әмирхан. Сайланма әсәрләр, ике томда, 1958 ел, 2 том, 41, (414 битләр)).
Ф. Әмирхан биргән тезис без теләгәнчә тулы булмаса да, ул үзенең бөтен рухы белән Тукайны халык шагыйре итеп олылаудан, аны шуның өчен ихтирам итүдән гыйбарәт иде. Әйтергә мөмкин ки, бу тезисны күпчелек кабул итте һәм яклады. Әлбәттә, Ф. Әмирхан Тукай иҗатындагы кайгы-хәсрәт мотивларына һәм аның тормышындагы авыр газапларга басым ясап сөйләве белән шагыйрьнең изелгән халыкка якын һәм тугандаш Пулуын әйтергә теләде. Ләкин икенче берәүләр Тукай иҗатыннан бөтенләй башка мәгънәдәге   кайгы-хәсрәтне, газапны — өметсезлек, пессимизм идеалын эзләп маташтылар, хәтта «Тукай поэзиясе — татар җәмгыятендәге рухи төшенкелек көзгесе» диюгә кадәр җиттеләр. Әмма революциягә чаклы ук инде Тукай поэзиясендә шагыйрьнең, кешенең зур, бай, көчле һәм катлаулы эчке, рухи дөньясы чагылуына игътибар итү дә булмады түгел: «Хөласа (гомумән, кыска гына әйткәндә), Тукаевны шигырь фәзасында (дөньясында) берсе кыйный торган, икенчесе сыйпый, сөя торган ике канат очыра иде, — дип язды Җ. Вәлиди. — Аны шул ике канат күккә очырды, шулар аңа нам вә шөһрәт бирде. Ул инде китте. Ләкин аның кечкенә гәүдәсе генә китте. Аның ул бөек канатлары һаман калды. Алар һәнүз (һаман) әүвәлге мәһабәт вә газаматилә безнең әдәбият күгебездә кагынып йөриләр, берәүгә мәдех вә сәна укыйлар, берәүләрдән һаман көләләр, җәрех (җәрәхәтләү, тәнкыйть итү)   вә һөҗүм итәләр» (*«Вакыт», 1914 ел, 2 апрель, № 1454)*.
Тукайның иреккә, матурлыкка, бәхеткә, шатлыкка һәм якты киләчәккә өндәүче һәм тормышка мөнәсәбәттә киң карашлы, киң колачлы шагыйрь икәнлеген аңлау тенденциясе дә күзгә бәрелеп торды. М. Мөхитдиния үзенең «Габдулла Тукаев әдәбияты» дигән мәкаләсендә нәкъ әнә шундый тенденцияне үткәрә һәм: «аның тирән мәгънәле шигырьләре күп кешеләрне якты, яңа тормышка алып барачактыр», — дип тәмамлый.
Әгәр дә Ф. Әмирхан Тукайның халыкчанлыгын беренче нәүбәттә аның гади халыкка, хезмәт ияләренә якын булуы белән бәйләп караса, икенче берәүләр моңа башкачарак мәгънә салдылар. Бу яктан Г. Рәхимнең «Тукаев — халык шагыйре» дигән мәкаләсе характерлы, Ф. Әмирхан шикелле үк, Г. Рәхим дә Тукайның гомумән иҗаты, шигъри осталыгы һәм теле халык белән аерылгысыз бәйләнгәнлеген раслый, халык белән шагыйрь бер-берсен аңлап, сөеп табышуларын әйтә; Тукайга ясалма халыкчанлык, реклама бөтенләй чит нәрсә икәнлеген күрсәтә. Ләкин, шуның белән бергә үк, Г. Рәхим Тукайдагы халыкчанлык төшенчәсен аның конкрет иҗтимагый-сыйнфый җирлегеннән «гомуми-милли» җирлеккә күчерергә һәм шуның хәтта теоретик нигезен дә билгеләргә тели. Аның фикеренчә, татар җәмгыятендә сыйнфый бүлгәләнү юк дәрәҗәсендә булганга күрә, андагы иҗтимагый төркемнәрнең интереслары да һәм культура үсеше дә бер-берсеннән аерылып китмәгән, «бөтен халык рухани тормышта бер адым беләнрәк барган». Менә шундый караштан чыгып, Г. Рәхим яңа татар әдәбиятын тулаем һәм шунда ук Тукайны да милләтнең бөтен сыйныфлары өчен уртак әдәбият һәм шагыйрь дип тәкъдим итә. Шул рәвешчә, Тукай һәммә сыйныфларга уртак «милли шагыйрь» була. Мондый концепция, һичшиксез, буржуаз «бердәм агым» теориясенең бер гәүдәләнеше иде. Тукай исә үзенең кемнәргә дошман, кемнәргә дус икәнлеге турында үз теле белән һәркем аңларлык итеп әйтеп калдырды:
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
(«Кыйтга», 1913.)
Тукайның халыкчанлыгын «милләтнең барлык сыйныфларына уртак» мәгънәсендә аңлату ул аерым кешенең очраклы бер чыгышы гына түгел иде. Ул хәтта өстенлек иткән бер принципка әверелеп, Тукай турында сөйләгән күп кенә кешеләр аңа теге яки бу күләмдә юнәлеш тоттылар, «милли шагыйрь» дип бәяләүдән югары күтәрелмәделәр. Әлбәттә, монда сүз милләт белән халыкны кара-каршы кую һәм Тукайны шул төшенчәләрнең фәкать берсенә генә бәйләп карарга кирәклек турында бармый. Бу ике төшенчәне Тукайга карата бертигез кулланган кешеләрнең күпчелеге алга сөргән карашларны «шул (модный) «милләт» дигән сүз белән күз буяп, кесәләрен калынайтып калучылар»ның * Тукай тирәсендә алып барган шикле фәлсәфәсеннән, әлбәттә, аерып карарга, һич тә бутамаска кирәк (* Ф. Сәйфи-Казанлы (Исәнбай) «Татар  халкының олуг каһарманы», «Ялт-йолт», 1913, № 55) . Бигрәк тә Тукайны үзләренең остазы дип санаган яшенчеләр — ялт-йолтчылар (ягъни «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналлары тирәсенә тупланган кешеләр) милләткә һәм Тукайга ике мөнәсәбәт барлыгын басым ясап сөйләделәр, моңа карата билгеле бер ачыклык керттеләр. Алар Тукайның милли шагыйрь булуын милләтнең күпчелек өлешен тәшкил иткән хезмәт халкына бәйләп аңладылар.
Тукай иҗатына мөнәсәбәттә «халык» һәм «милләт» төшенчәләрен аңлауның никадәр принципиальлек алуы һәм аларның хәтта турыдан-туры сыйнфый-идеологик көрәшкә бәйләнеше социалистик революциянең башында ук тәмам ачыкланып китте. Моңа берничә мисал да җитә. 1918 елда Тукайның үлеменә 5 ел тулу көнендә «Шимал ягы» газетында (17 апрель, № 8) «милләт һәм татар шагыйре» төшенчәсе «халык шагыйре» төшенчәсенә ачыктан-ачык каршы куелды. Монда да югарыда искә алынган «бердәм агым» теориясе калкан ителеп, Тукайны халык шагыйре дип атау кире кагылды гына түгел, хәтта аны революциягә каршы куярга көчәнү дә күренеп торды. Үзәк Мөселман Комиссариаты тарафыннан конфискацияләнгән «Ил» газетын да контрреволюцион татар эсерлары шундый ук кара максат белән 1918 елда Тукай көненә багышлап чыгаралар. Шул рәвешчә, татар милләтчеләре үзләренең халыкка һәм революциягә дошманлыкларын Тукай исеме белән капларга, дөресрәге — аның исеме белән спекуляция алып барырга теләделәр. Ләкин Тукай белән халык арасында һичбер аралык һәм киртә булмаган шикелле, Тукай белән революция арасына шулай ук нинди булса да койма кою мөмкин түгел иде инде. Революция «Тукайның чын демократ, халык көрәшчесе икәнен» * тагын бер мәртәбә раслады (* «Эш» газеты, 1919 ел, 17 апрель, № 27  («Тукай — халык шагыйре» дигән мәкалә))..
Тукай иҗатының халыкчанлыгы татар әдәбиятындагы реализм мәсьәләсенә дә аерылмаслык булып тоташкан. Халыкчанлыкны инкяр итү яки бәхәс кылу шул ук вакытта Тукай яклаган реализм принципларын билгеле бер формада кире кагулардан, шик астына алулардан да читтә булу мөмкин түгел иде. Реакция елларыннан соң бигрәк тә көчәйгән романтизм хәрәкәтенең берише вәкилләре, искергән һәм яңа чорга җавап бирми торган әдәби метод дип, реализмга турыдан-туры һөҗүм итүдән дә тартынмадылар, Тукай нигезләгән реализм мәктәбенә кимсетеп караган булдылар. Тукайны һәм аның әдәби традицияләрен яклаучылар мондый карашлар белән килешә алмадылар, әлбәттә. Ф. Әмирхан әйткән фикерне, ягъни Тукай иҗатының бөтен мәгънәсе һәм кыйммәте аның халык йөрәгенә, халык сәнгатенә тоташкан булуын алар бертавыштан расладылар: «Ул халык эченнән чыкканга, — ди Г. Кәрәм, — аның рухын белә, халыкның эченнән сизеп тә, теле белән әйтә алмаган хисләрне шул ук халыкның үз теле белән матур итеп, табигый итеп әйтеп бирә»** («Аң», 1914 ел, № 7.) Г. Рәфикый үзенең «Тукайны тәхаттыр» исемле мәкаләсендә, «ул каләмен сентиментализм буявы белән пычратмый» дип, романтизмның «сәнгать — сәнгать өчен» дигән лозунгысына юнәлеш алырга теләүчеләр һәм, халыктан аерылып, үзләренең тар шәхси хисләрен җырлаучылар белән бәхәскә керә, Тукай реализмының матурлыгы — аның тормышчан, халыкчан булуын барыннан да югары һәм мактаныч дип саный: «Халыкның хисләре, — ди ул, — аның хыялына читкә китәргә ирек бирмәде. Ул илһам көтеп ятмады. Тукай артык нечкә хисле бер зат булдыгыннан, халыкның кайгы вә ихтыяҗын җырлады… Әгәр дә Тукай фантазия канатына гына утырып, әллә кая еракта киң хыял диңгезендә очып йөрсә һәм тел белән әйтеп бетерә алмый торган артык нечкә хисле, бөтенләй сүзсез — музыкага әверелгән шигырьләр җырласа, ул безгә якын булмас иде»**(** Шунда   ук). Мондый фикерләр, һичшиксез, Тукай реализмының төп җирлеген һәм әһәмиятен дәрес аңлатып, тормыштан, халыктан аерылган субъектив эстетиканы, индивидуалистик романтизмны кире кактылар.
Тукайның шәхесенә генә түгел, аның иҗатына да турыдан-туры бәйле булган һәм заманында шулай ук төрле төстә аңлатулар, бәяләүләр алган тагын бер мәсьәлә — ул мәхәббәт һәм хатын-кыз мәсьәләсе. Монда да шагыйрьнең шәхси кимчелекләре белән аның иҗатын бутау шикелле фактларга очрарга туры килә. Алай гына да түгел: кайберәүләр бу мәсьәлә тирәсендә кеше көлкесе булган уйдырмалар белән чыктылар. Алар Тукайны гомерендә бер мәртәбә күрмәгән һәм күрергә теләмәгән, әмма үзләре әдәбият тирәсендә күп шау-шу күтәргән кешеләр булып, шагыйрьнең фаҗигале язмышына карата нинди дә булса иҗтимагый җитди фикер әйтүдән юри баш тарттылар. Мондый гайбәтләргә үз вакытында ук тиешле отпор бирелде.
Күп кенә истәлек һәм мәкаләләрдә «Тукай һәм хатын-кыз» темасы хосусый яктан да бертөрле яктыртылмаган. Берәүләр аны күбесенчә кире мәгънәсендәрәк күрсәтәләр, икенче берәүләр исә аның уңай, матур гәүдәләнешен дә яшермиләр. Мәсәлән, С. Гыйззәтуллина-Волжская үзенең истәлегендә («Сәхнә дусты») халыкка хезмәт итү юлына чыккан беренче татар артисткасына шагыйрьнең никадәр тирән ихтирам күрсәтүен, аның самими образын, сөйкемле мөнәсәбәтен сурәтли, һичшиксез, хатын-кызга карата үзенең шәхси мөнәсәбәтендә Тукай хәтта балаларча оялчан да һәм читләшүчән дә булгандыр. Шагыйрьне бик якыннан белгән Ф. Әмирхан шикелле авторитетның истәлекләренә ышанып карамаска нигез юк («Тукай вә хатын-кыз», 1918). Ләкин Ф.Әмирханның: «Тукай үзенең бу табигатеннән, хатын-кыздан качуыннан һәм бер кеше буларак та, һәм бер шагыйрь буларак та күп зарар күрде» *, — дин катгый нәтиҗә чыгаруына һәм гомумән шагыйрьнең бөтен тормышын, язмышын шуның белән генә аңлаткан версиягә һич тә теләктәшлек күрсәтеп булмый (*Ф.Әмирхан. Сайланма әсәрләр, 2 том, 1958 ел, 502 бит). Безнең өчен мәсьәләнең икенче төрле куелышы әһәмиятлерәк һәм дөресрәк. Чөнки мәсьәләнең бу икенче куелышында шагыйрьнең хатын-кыздан һәм реаль мәхәббәттән «дәрвишләрчә качуы» турындагы хикәяләрдән күп мәртәбә ышанычлырак булган иҗади аргументлар, дәлилләр өстенлек итә. Тукайның мәхәббәт лирикасы бик очраклы һәм аның тормынь чан чыганаклары юк дигән карашка каршы буларак, берише истәлекләрдә шагыйрьнең мәхәббәт темасына караган аерым шигырьләре нинди фактлар, нинди хәлләр белән бәйләнештә иҗат ителүенә кызыклы гына ишарәләр ясала. Димәк, шагыйрьнең интим-мәхәббәт лирикасы ниндидер бер абстракция генә, күктән алынган илһам гына булмаган, ә аны шуңа рухландырган реаль кешеләр һәм алар белән рухи мөнәсәбәт булган дигән сүз.
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъри шагыйрь, булмаса илһамчысы, —
дип, Тукай юкка гына җырламагандыр («Мәхәббәт», 1908). Әмма кайберәүләрнең бу юлларны шагыйрьнең үзенә карата кире мәгънә белән кулланырга теләүләре никадәр хаксызлык иде.
Икенчедән, Тукай поэзиясендәге мәхәббәт лирикасын шагыйрьнең шәхси тормышындагы фактлар белән чикләп кую, һәммәсен дә шулардай гына эзләү шулай ук дөрес булмас иде. Ул лирика нигезендә мәхәббәткә һәм хатын-кызга кайнар гуманистик караш ята. Тукайдан тар мәгънәсендәге интим-мәхәббәт лирикасын эзләү белән генә чикләнергә ярамый. Аның иҗаты аша «мәхәббәт һәм кешелек» төшенчәләре тыгыз бәйләнештә үтәләр. Мәхәббәт темасы Тукай өчен шәхси, артык интим тема булмаган шикелле, аның алдында хатын-кызга мөнәсәбәт мәсьәләсе ДӘ киң мәгънәсе белән торды. Замандашларыннан кайберәүләр үзләренең истәлек һәм мәкаләләрендә әнә шуңа игътибар иттеләр. Мәсәлән, Ш. Әх-мәдиев «Шагыйребез Габдулла Тукаевның хатыннарга карашы» (1914) дигән мәкаләсендә нәкъ шул теманың иҗтимагый ягына төбәп фикер йөртә, мәсьәләне хосусый ноктадан түгел, ә гомуми әһәмиятле яктан бәяли һәм шуның белән спекулятив карашларны кире кага. Тукай иҗаты белән рухланып, әдәбият аша халыкка хезмәт итү мәйданына атылган хатын-кызлардан М. Мөхитдиния дә үзенең «Габдулла Тукаев әдәбияты» дигән мәкаләсендә, «Тукайның мәхәббәте гали һәм пакь рухани мәхәббәт» дип, шул ук фикерне куәтли.
Тукай иҗатының халыкчан һәм реалистик булуы — аның талантын, шагыйрьлеген билгеләгән беренче югары критерий иде. Тукай поэзиясенең эчтәлегендәге байлык, тематик төрлелек, халык иҗаты һәм рус классик әдәбияты белән бәйләнеше, теленең, стиленең һәм шигъри чараларының милли үзенчәлеге, төгәллеге, гадилеге турындагы беренче фикерләр һәммәсе дә шагыйрьнен осталыгы югары дәрәҗәдә торганлыгын һәм татар поэзиясен бөтенләй яңа бер баскычка күтәргәнлеген исбатладылар. Болар арасында Тукай иҗатының билгеле бер үсешен, ягъни беренче дидактик әсәрләрдән ничек итеп шигъри җитлегү, поэзия югарылыгына менүен күрсәтүне максат иткән тәҗрибәләр дә булды (Җ. Вәлиди, Г. Рәхим мәкаләләре). Тукайны яратучы һәм яклаучыларның һәммәсе өчен дә аның шигырьләре «гадәттән тыш музыкаль» сүз сәнгате булып күренүе-тоелуы зур дөреслек һәм чынлык иде.
Әмма шуның белән бергә, Тукай тарафдарлары, аның шагыйрьлеге, таланты өстенә ыргытылган шикләрне алыш ташлау өчен көрәшкәндә, кайбер очракларда (бик үк эзлекле булмаган һәм өлгереп җитмәгән яки каршы яктан килә торганнарны уртаклашкан карашлардан да азат булмадылар. Бу карашлар арасында нык күзгә ташланганы шул иде: Тукайның шагыйрьлек осталыгын, аның сәнгатьчә аһәңен бәяләгәндә, мәсәлән, С. Рәмиев һәм Дәрдмәнд поэзиясенә хас «нсчкәлек»нең Тукайда булмавын ниндидер бер кимчелек итеп карау сизелде: «Тукаев әсәрләрендәге бөтен мәгънә халык аңларлык мәгънәләр генә. Анда әллә нинди рухани куәтләре гади кешеләрнекенә караганда югарырак булган кешеләр генә аңларлык нечкә хисләр, әйтелеп бетмәгән сүзләрдән аңлануы тиешле булган назик (нечкәртелгән) мәгънәләр күп табылмый» (Г. Рәхим, «Тукаев — халык шагыйре»), — кебек тезислар үзләренең беренче чыганаклары белән, һичшиксез, Г.Ибраһимовпың «Татар шагыйрьләре»нә барып тоташалар. Момың асыл нигезендә романтизм «нечкәлеген», эстетлыгын Тукай поэзиясендәге реализмнан, «тупаслыктан» өстен күрү тенденциясе ята. Революциядән соң да Ф. Әмирханның: «Тукайның бөтен мәҗмугаи  (шигырьләр җыентыгы)  эшгарен күздән кичергәндә, андагы лирикага фәкыйрьлек күзгә бәрелми кала алмый» («Тукай вә хатын-кыз», 1918) һәм Җ. Вәлидинең: «Тукай философ шагыйрь түгел… Томрап торган диңгез түгел. Тукайда тирәнлек юк. Ул таулардан чылтырап ага торган бик күп вак чишмәләр мәҗмугасы…» («Тукайның шагыйрьлеге», 1923) кебек фикерләре Тукай лирикасы турындагы элекке берьяклы һәм ялгыш карашларның теге яки бу күләмдә дәвам итүеннән башка нәрсә түгел иде. Ләкин без моңа карап Тукайның замандашлары аның татар поэзиясендәге урынын һәм шагыйрьлек осталыгын дөрес билгели алмаганнар икән дигән нәтиҗә чыгарырга теләмибез, әлбәттә. Юк, алар күп очракта моны торган саен ачыграк, тулырак итеп күрә һәм күрсәтә бардылар. Тукай үлеп озак та үтмәде, татар поэзиясенең ятимлеген һәркем тоя башлады. Дөрес, аның традицияләрен дәвам иттерүчеләр арасында М. Гафури, Ш. Бабич кебек көчле талантлар да бар иде. Шулай да алар, шигърият колачы һәм куәте белән юл ярып, барлык шагыйрьләргә юнәлеш бирерлек абруйны Тукай шикелле тиз казана алмадылар. 1915 елда Г. Кәрәм үзенең бер мәкаләсендә: «Тукай шигырьләре илә үзен гөл бакчасында шикелле рәхәттә сизгән татар рухы хәзер шигырь исеме белән аталган чәнечкеле агачлар арасында газап күрәдер»*,—дип, Тукайдан соң татар поэзиясенең сәнгатьчә көче сизелерлек йомшаруын искәрткән икән, монда ачы хакыйкатьнең күзенә карап әйтүдән башка бернәрсә дә юк иде (* «Ялт-йолт», 1915, № 88). Еллар үткән саен, Тукайның чын дәрәҗәсе үзенең тиешле югарылыктагы тарихи урынын һәм фәнни бәясен ала барды: «Тукай үз гомерендә халкы тарафыннан күтәрелеп, татар кебек халыкта шагыйрьләрнең ирешүе мөмкин булган мәгънәви дәрәҗәләрнең иң югарысына иреште»**(** Җ. Вәлиди. Тукайның шагыйрьлеге. «Мәгариф», 1923, № 3—4).. Мондый фикерләр, һичшиксез, Тукайның татар поэзиясендә тоткан гарихи һәм реаль урынын билгеләүдә аның замандашлары объектив караш белән, нык позициядә торганлыкны күрсәтәләр.
Сөйләнеп үтелгәннәрдән нинди нәтиҗә чыгарырга мөмкин соң? Укучыга тәкъдим ителә торган бу истәлек Һәм мәкаләләр җыентыгы Тукай турында гади бер җыентык кына түгел. Анда шагыйрьнең шәхсиятенә, көндәлек тормышына Һәм иҗатына кагылышлы төрле фактлар, төрле карашлар бар. Аларның күпчелеге заманына хас бәхәсләр, полемикалар белән бәйләнгән, һәммәсен җыеп күз алдына китергәндә, Тукай үз замандашларының зур хөкеме алдында калган шикелле. Берәүләр аны гаепләргә теләсәләр, икенче берәүләр яклап тавыш бирәләр. Соңгыларының никадәр хаклы һәм көчле икәнлеген, шагыйрь аларга нипчек якын һәм кадерле икәнлеген Сез, бу җыентыкны укыганда, тулысы белән табарсыз дип уйныйбыз.

Февраль, 1960 ел.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан:Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган