Галямова Гөлия Илгиз кызы — Татарстанның Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре муниципаль автоном гомум белем учреждениесе 9 нчы урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 

(Рус төркемнәрендә белем алучы 5 нче сыйныф укучылары арасында бөек татар шагыйре Г.Тукай тууына 125 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә)

Алып баручы. Балалар тыңлагыз әле, нинди көй яңгырый. Нинди көй соң әле бу? Кемнең сүзләренә язылган соң бу җыр?

Балалар. “Туган тел” җыры. Габдулла Тукай сүзләренә язылган.

Алып баручы. Әйе, балалар, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтов кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи. Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Аның балачагы төрле кешеләр кулында үтә. Ул сәләтле, тырыш була. Рус, фарсы, төрек, гарәп телләрен өйрәнә. Г.Тукай, И.Крылов, А.Пушкин, М.Лермонтов, Н.Некрасов һ.б. шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора. Г.Тукай балалар өчен шигырьләр, җырлар,әкиятләр,табышмаклар яза. Ул балаларны укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.

1 нче бала.  Бар күңеллелек бөтен дөньяда.

2 нче  бала. Бар бер ямь бүген!

                        Нәрсәдән бу?

3 нче бала. Мин беләм, бәйрәм бүген!

Бергә. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Алып баручы. Әйе, укучылар, бүген бәйрәм! Бу бәйрәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның иҗатына багышлана.

Ә хәзер командалар белән танышабыз. 5 нче Б сыйныфы укучылары, сезнең команданың исеме ничек?

5 А сыйныф.  Без — бәхетле балалар,

              Акыллы һәм көчлеләр!

5 Б сыйныф.  Ә без — күбәләкләр,

              Зирәкләр һәм җитезләр!

5 А сыйныф.  Безнең девизыбыз:

              "Укырга,тырышырга,

              Дуслар булып яшәргә!”

5 Б сыйныф.  Ә безнең девизыбыз:

              “Укырга, эзләнергә, табарга,

              Тату булып яшәргә!”

Алып баручы. Ярышны башлыйбыз.

Беренче бирем: 1) Кем ул Г.Тукай?

                                2) Г.Тукай нинди айда туган?

                                3) Г.Тукай ничәнче елда туган?

                                4) Г.Тукай кайда туган?

                                5) Г.Тукай кайда һәм кайчан укый  башлаган?

                                6) Г.Тукай “Шүрәле” әкиятен кайда яза?

                                7) Г.Тукай музее кайда урнашкан?

                                8) Аның нинди шигырен һәр татар кешесе белә?

                                9) Г.Тукай кайчан вафат була?

                               10) Г.Тукайның тууына ничә ел?

Икенче бирем: Музыкаль пауза.

Сәламләү җырлары:

                            1) “Яз җыры”

                            2) “Кояшлы ил”

Өченче бирем: Г.Тукай шигырьләрен сөйләгез.

1) “Ел фасыллары”

1 нче укучы“Ел фасыллары”

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде,

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара.

(Тамашачылар табышмакларның җавапларын әйтәләр).

2 нче укучы. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә,

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчан була?

3 нче укучы. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана —

Бу кайчак була?

4 нче укучы. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил,буран,

Бу кайчан, туган?

2) Ике укучы  “Гали белән кәҗә” шигырен сәхнәләштереп башкаралар.

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән:

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән;

Гали аны чирәм белән кунак итә,-

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

5 нче укучы. “Безнең гаилә” шигырен сөйли.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

6 нчы укучы “Бишек җыры”

7 нче укучы “Бабай”

8 нче укучы “Туган авыл”

3) Ике укучы  “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштереп башкаралар.

Малай. Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

Арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.

Маэмай. Ник газаплыйсың болай син.

Мин әле бик кечкенә,

Мин туганга тик

Ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.

4) Ике укучы  “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштереп башкаралар.

Бала.  Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаласыңмы ризык?

Күбәләк. Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә —

Бул яхшы рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Алып баручы. Җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер мин сезгә бер әкияттән өзек укып күрсәтәм. Сез бу әкиятнең исемен атарсыз.

Нәрсә бу, качкынмы, җенме?

Я өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез

Әллә нинди нәрсә бу.

Борыны кәп-кәкре, бөгелгәндер,

Тәмам кармак кеби.

Төз түгелдер куллар, аяклар да

Ботак, кармак кеби.

(Балалар. Шүрәле!)

Дүртенче бирем: Өй эше. Г.Тукайның әкиятен сәхнәләштерү.

1) “Шүрәле”  әкияте.

2) “Су анасы” әкияте

Биленә балта кыстырган Былтыр керә.

Алып баручы.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егете

Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!

Былтыр кискән кыяфәт ясый. Сәхнәгә икенче ягында ямьсез итеп кычкыра-кычкыра Шүрәле карап тора.

Былтыр. Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле. Гадәтем: Ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,

Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет,

Яшь җегет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

Былтыр Шүрәле янына бара.

Былтыр. Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.

Сәхнә аша тирә-юньгә карый-карый тиз-тиз атлап малай үтә. Аның кулында “алтын”тарак. Малай артыннан сәхнәгә ашыга-ашыга су анасы керә. Ул кычкыра:

Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак!

Ник аласың син аны — ул бит минем алтын тарак!

Алып баручы. Укучылар, болар кемнәр булдылар? Алар кайсы әкияттән?

Бишенче бирем: Читек бизәү.

Жюри нәтиҗә чыгара һәм җиңүчеләрне бүләкли. Соңыннан такмаклар җырлана. (“Утыр әле яннарыма” көенә).

Бергә. Оныт мәшәкатьләреңне,

Оныт әле беразга.

Китап — дәфтәреңне куеп,

Ял ит әле беразга.

Утыр әле яннарыма

Ял булсын җаннарыма

Син утырсаң яннарыма

Ял була җаннарыма.

5 А.   Укытучы көн дә әйтә:

Матур итеп сөйләгез.

«Ә» не «Е» ны бутамагыз,

Дөрес итеп языгыз!

5 Б.   Татар теле дәресендә

Күп текстлар укыйбыз,

Яңа сүзләр өйрәнәбез,

Матур итеп сөйлибез.

5 А.  Татар теле дәресенә

Булмый әзерләнмичә,

Чөнки көн дә укытучы

Текстларны сөйләтә.

Бергә. В Татарстане мы живём,

Учим все татарский

Чтобы все могли дружить

И умели говорить.

Садись милый рядом со мной,

Отдохнём-ка мы с тобой

Будем вместе все стараться,

Будем крепко мы дружить.

По-татарски и по-русски

Будем мы все говорить.

gabdullatukay.ru


                

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган