(Лермонтовтан икътибас)
И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак!
Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак!
Ул күзең йолдызлыгын һәм ул кашың кыйгачлыгын,
Ул авызның никадәр үпсәң дә туелмаслыгын
Күр дә: бу шагыйрь мине бигрәк белеп мактый, диген;
Бу шигырь мәгънәсе хәзер бик ачык, якты, диген.
Ихтыярсыз, күңлең уйлар: миннән артык юк, диеп;
Сизми калып, син суларсың: мин матурмын, уф! диеп,
Үз-үзеннән разый булыр, яшь күңел дулкынланыр
Һәм диер: ай-һай, матур мин, кем алыр, тик кем алыр?
Шунда уйларсың: бу шагыйрь бушка аһ ормый, диеп;
Аһлары, фөрьядлары, чынлап та, урынлы, диеп.
Йә, җанашым, син дә бу хәлдә минем яклы бит, ә?
Раһы гыйшкыңда һәлак булсам да, мин хаклы бит, ә!
Икътибас — файдалану.
Фврьяд — аһ ору, уфтану.
Раһы гыйшкыңда — гыйшкың юлында.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).