Шома тормыш юлында гизгәнеңдә яңлышып тайсаң,
Йөзеңнең дәфтәренә син хатаән кер вә тап салсаң,
«Кабахәт», «бәдбәхет», «җүнсез» кеби күп ямьсез ат алсаң,
Сине ташлап бөтен дөнья, үзең ялгыз фәкать калсаң, —
Белеп тор: мин чыгармын таш күңеллеләр арасыннан,
Көлеп тормам, карап читтән, синең бәхтең карасыннан.
Бүләрмен, бергәләрмен барча кайгы, моң вә аһыңны,
Сиңа дошманлык итмәм мин, алып күзгә «гөнаһ»ыңны.
Халык ләкин сиңа иткән үзенең хөкмене бозмас,
Егылганнарга кул бирмәс, батып барганга җеп сузмас.
Җәза бирми халык һич тә гөнаһ эш, яшьрен эшләргә,
Куша анчак кеше сизмәс рәвештә яшьрен эшләргә!
Җәзалау камчысын биргән гөнаһлы ул халыкка кем?
Түгел, юк! Бирмәгән һичкем; Ходай — гадил, Ходай — хаким!
Икәү без, бер дә тилмермә халыкка, сөймәсен барсын,
Аның күк тиз сүнә торган сөюдә ни хәер бар соң!
Оныт барсын — бөтен хәсрәт вә моң-зарыңны тын эчтән,
Хозур да эзләмә инсаф вә вөҗдан кушмаган эштән.
Моны яздым, киңәш бирдем, юаттым һәм тыйдым, куштым;
Шулай булмыйча хәл юк, инде калган мин генә дустың!
Хатаән — ялгышып.
Анчак — бары тик.
Гадил — турылыклы.
Хаким — хөкем итүче, судья.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).