Г.Тукай иҗатын өйрәнү һәм бәяләүнең бер гасырлык бай һәм үзенчәлекле, катлаулы һәм вакыты белән каршылыклы тарихы бар. Аның кыйммәтле лирикасы, милли әдәбиятның, әдәбият тарихы, әдәби тәнкыйтьнең үсеш юлын һәм дәрәҗәсен билгеләүче ориентир, бизмән дә булып торды. Совет чорында әдәбият фәне, идеологик һәм сәяси кысаларга, чикләүләргә карамастан, Тукай турындагы фәнне тудырды, һәм, әйтергә кирәк, җитди генә уңышларга, фәнни биеклекләргә дә иреште. Ә бит аның юл башында шагыйрьнең замандашлары булды. Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Т.Галиуллин, Тукай иҗатының XX гасыр татар поэзиясенә йогынтысын өйрәнүне тулыландыру һәм фәннилеген тирәнәйтү максатыннан, «шагыйрь иҗатына замандашлары биргән бәягә» игътибар итү кирәклеген әйтеп чыккан иде (8.28 б.).
XX йөз башы татар әдәби тәнкыйтендә Г.Тукай шигъриятенең, тормыш сукмакларының төрле якларын яктырткан авторлар аз булмады. Шагыйрь бу яктан бик тә бәхетле. Шулай да алар арасында Җ.Вәлиди мәртәбәле урын алып тора. Аның тәнкыйди эшчәнлеген өйрәнүне башлап җибәргән тәнкыйтьче һәм әдип Р.Мөхәммәдиев Җ.Вәлидине бик хаклы рәвештә «тәнкыйтьче һәм әдәбият белгечләребездән беренче тукайчы» дип атый (13.102 б.).
Мәгълүм булганча, Җ.Вәлиди әдәби тәнкыйтькә унынчы елларда килә. Тәнкыйтьченең беренче мәкаләләре үк Г.Тукай иҗатына багышланганнар һәм, үзеннән-үзе аңлашыла, шагыйрь вафат булгач язылганнар.
Анарда Г.Тукай шигъриятенең төп сыйфатлары, аны чорларга бүлү мәсьәләсе, әдәби әсәрләренең теле һәм өслүбе, шагыйрь иҗатының татар әдәбиятында тоткан урыны, вакытсыз үлеменә мөнәсәбәт кебек мәсьәләләр күтәрелә. Бу — берьяктан. Икенчедән, шагыйрь поэзиясенә нисбәтле милли әдәбиятның үсеш-үзгәреш закончалыклары, ориентациясе, әдәби мираска мөнәсәбәт, әдәбиятның милли характеры һәм халыкчанлыгы кебек татар әдәбиятыдай олы, бай тарихлы әдәбиятның яшәеше белән бәйле зур, хәлиткеч проблемалар да карала.
Җ.Вәлидинең Г.Тукай иҗатын тирәнтен аңлап, дөрес һәм объектив бәяләвенең сере, күрәсең, аның бәяләү критерийларында. 10 елларда бүген исемнәрен зур горурлану, хөрмәт белән искә алган Г.Ибраһимов, Р.Фәхретдинов, М.Бигиев, Н.Думави һ.б.ларның Г.Тукай иҗатына мөнәсәбәте шактый катлаулы, каршылыклы булды. Вәлиди тәнкыйтькә яңа гына килүгә карамастан, шушы могътәбәр шәхесләр арасында Тукайны яклап чыкты, аларның бәяләрен дәлилле итеп кире кага алды. Тәнкыйтьче шагыйрь иҗатын үзебезнең милли җирлектә, татар чынбарлыгы, татар әдәбиятының үсеш закончалыклары, милли үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнештә карауны һәм бәяләүне һәрвакыт үзенең эшчәнлегендә төп бизмән, үлчәү итеп алды һәм аны эзлекле рәвештә тормышка ашырды:
«Тукайның татар шагыйре икәнлеген, үзебезнең дә татарның зур кешеләреннән булып йөрүебезне онытабыз, һичбер кеше, үзенең халкының тарихыннан узып, әллә кая китә алмый; моның хикмәте нәрсәдәдер, ләкин бу шулай, бу факт. Менә шуның өчен дә Тукайны үлчәгәндә, Лондон белән, Нью-Йорк белән түгел, бәлки үзебезнең Казаныбыз белән үлчәргә туры килә» (7.269 б.).
Билгеле булганча, Г.Тукай иҗатының төп сыйфатлары-халыкчанлык, халыкчылык һәм миллилек. Җ.Вәлиди шагыйрь поэзиясенең һәр ягын, һәр үзенчәлеген шушы принциплар яктылыгында бәяли, алар-тәнкыйтьче язмаларында әйдәп баручы мотивлар. Дөрес, ул аерым бер мәкаләләрендә Тукайда «бер система, бер мәсләк юк иде» дигән фикер уздыра.
Күрәсең, автор биредә әдип яки философның гомер буе бары тик «бер юнәлештә эш итүен, бер төрле теоретик караш» тәэсире астында булуын күздә тота. Тукай бит күпкырлы талант, иҗат, хезмәт кешесе. Шулай да аның тарафыннан шагыйрь иҗатының үзәгендә торган төп идея бер урында «әхлакый, иҗтимагый түбәнлекләргә, хаксызлыкларга каршылык»,  ә икенче  урында «аның һәрвакыт мәзлүм (изелгән) халык кайгысын чигүе, андагы хәб инсаният (гуманность)» (2) дип күрсәтелә. Шушы үзәк  идеягә   бәйле   рәвештә,   Җ.Вәлиди   милләтче, инсаниятче, халыкчы Г.Тукай турында уйлана. Мәсәлән, Тукай иҗатында халыкчылык идеяләренең тамырлары хакында болай ди: «Безнең язучыларның күбесе халык эчендә һәм мәдрәсәдә җитешкәннәр. Шуның өчен алар я хәсән (бик гүзәл) вә я фикран (уй-фикер) буенча азмы-күпме халыкчы. Матбугатымызга, әдәбиятымызга бу тупаслык, бу простойлык халыкчылык илә бергә гайре ихтыяри сурәттә килеп керә» (3.25 июль). Димәк, автор халыкчылыкны әдипнең яшәү-көнкүреш шартлары, гомум мәктәп-мәдрәсәләрдә, гади халык арасында яшәве һәм белем алуы белән дә бәйләп карый. Шушы сыйфатка бәйле рәвештә Җ.Вәлиди 10 еллар эстетик фикерендә бәхәс  уяткан  «сәнгать-сәнгать өченме» дигән сорауга килеп чыга. Аңа катгый рәвештә тискәре мөнәсәбәт белдермәсә дә,  Тукай иҗатына таянып,  сәнгатьнең халыкка хезмәт итәргә тиешлеген ассызыклый: «Тукаев шигырьне Аполлон вә аның җирдәге табынучылары өчен сөйләми иде. Ул халык илә бергә, халык өчен, халык йөрәгеннән сөйли иде» (3.20 июль). Аның фикеренчә, Тукай  «татар  милләте  кебек төрле  вә яшәү өчен тыпырчынып  ята  торган  вә  үзенең талантларыннан «хис»тән бигрәк хезмәт көтә торган халыкка» фидакарь хезмәт итүнең югары үрнәген күрсәтте.
Җ.Вәлидинең мәкаләләре, башкалардан аермалы буларак, шагыйрь иҗатына тирән, әтрафлы анализ ясавы белән аерылып торалар. Ул шагыйрь иҗатын, аның үсеш баскычларын билгеләп, чорларга бүлеп карый. Шигъриятенең Җаек һәм Казан чорын аерып чыгара. Беренче дәвер иҗатында шагыйрьнең теләк-омтылышлары, фикер ягыннан үсеше, тормышка мөнәсәбәте, тарихи вакыйгаларны, заман агышын аңлавы һәм аларга бәясе күрсәтелә. Шигырьләрнең идея-эчтәлеге, форма төзелеше кебек якларына да тукайчы галим игътибар итә. Хөррият, дин, милләт мәсьәләләренең кызыл җеп булып барулары ассызыклана. Уральскида вакытта язган шигырьләренең мәүзугъ (тема) вә мөфһүм (эчтәлек) җәһәтеннән төрлелеге Җ.Вәлиди тарафыннан образлы тел белән түбәндәгечә билгеләнә: «Бакчага яңа килгән сандугач кеби, бертуктаусыз бер ботактан икенче ботакка кунып, әле бер чәчкә, әле икенче чәчкә каршында сайрыйдыр» (2). Шагыйрь әсәрләрендәге хис-кичерешләрнең байлыгы, тирәнлеге, төрлелеге һәм аларның хәрәкәте, тәнкыйтьчене сокландыра да, уйландыра да. «Ул шатлана да, кайгыра да, сөя дә, күрә дә алмый. Мактый да, яманлый да, нәсихәт тә итә, киңәш тә бирә», — дип, Җ.Вәлиди лирик геройның катлаулы, вакыты белән драматик рухи халәтен, аның аша татар чынбарлыгына, иҗтимагый тирәлеккә каршылыклы мөнәсәбәтен дә чагылдыра. Казан чорында идея-эчтәлек ягыннан, тәнкыйтьче фикеренчә, үзгәреш күзәтелми, әмма аның шигърияте тел һәм өслүб җәһәтеннән нигезле камилләшү процессы кичерә, милли характерның тирәнәюе искәртелә. Гомеренең соңгы елларында иҗат ителгән шагыйрь әсәрләрендәге лирик геройның күңел дөньясы тагын да катлаулана. Тукай яшәешнең ике чиге-яшәү һәм үлем турында уйлана. Җ.Вәлиди, нечкә сиземле тәнкыйтьче буларак, шагыйрь күңелендәге капма-каршы хисләр күчешен, аларның һәрдаим үзгәреп, алмашынып торуын тотып ала. Ә бу сыйфат үзгәреше Тукай шигырьләрендәге эмоциональлекне, лиризмны тагын да арттыра: «Тукаев соңгы елларда бөтенләй хәстә бер лирик булып килде. Ул әүвәлдән үк инде дөньяда тормаска киңәш бирә иде. Ләкин болар сөйләнгән бер вәгазь генә иделәр. Шуның артыннан ук өмет вә сөю шигырьләре килә иде. Соңгы елларда исә шул дөньяны бөтенләй чит күрә вә аннан китәргә бөтен рухы илә ашкына башлады» (2).
Г.Ибраһимов тарафыннан  Г.Тукайның мәхәббәт лирикасына бирелгән берьяклы бәяне йомшарту, кире кагу рухында,  бу юнәлештә дә  шагыйрьнең уңышлы эшләп килүен, талантлы, матур әсәрләр язуын раслап, Җ.Вәлиди һәрбер мәкаләсендә дәлилле  чыгыш ясый. 1905-1907 еллар лирикасында ук мәхәббәт хисләренең калкулана баруын чираттагы бер мәкаләсендә күрсәтеп уза:   «Шулай  ук  ул  вакытта  хөррият,  дин,   милләт хисләреннән кала шагыйрь өчен иң табигый күрелгән бер хис «гыйшык вә мәхәббәт» хисе иде» (2). Алга таба мондый характердагы әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешен, бизәкләү чараларының камиллеген, сүзләрнең урынлы кулланышын   болай  дип   бәяли:   «Тукаевның   сөю шигырьләре башка шигырьләреннән бер дә калыш түгел. Галимҗан  әфәнде  әйткәнчә,   мәхәббәт  шигырьләре арасында  бәгъзе   бер  уен  сүзләре  булыр  да,   аның самимилегенә зур игътибар бирмәскә кирәк.   Чөнки мондый  сүзләр  гашыйкның  мәгъшукасына  булган мөнәсәбәтен төрлеләндерә генә» (5).
Мәхәббәт темасына язылган шигырьләреңдә һәм, гомумән, шагыйрьнең тулаем иҗатында күзәтелгән үзенчәлекләрне автор Тукайның шәхси сыйфатлары, тормышының аерым яклары белән да бәяләргә омтыла: «Тукаев бу турыда шундый хиссият кешесе булып, аның күгенең бер ягында кояш нурларын чәчеп көлеп торса, икенче ягында болытлар арасында яшеннәр яшьни вә күкләр күкридер» (5).
Җ.Вәлидинең тәнкыйте күптармаклы, аның каләме әдип иҗатындагы бер генә якны да игътибарсыз калдырмый. Тукайдагы сатираның көче, үткенлеге, каләменең татар тормышындагы бозыклыкны, артталыкны, искелекне, наданлыкны, җәмгыятьтәге гаделсезлекне фаш итү сәләте ассызыклана. Аннан соң Октябрь борылышларына кадәр Тукай иҗатының матбугатта яктыртылышына күзәтү ясап чыгуы, басылып чыккан шигырь җыентыкларын укучылар арасында пропагандалавы, шагыйрьнең гыйльми тәрҗемәи хәлен тудыруда җитди адымнар ясавы, һичшиксез, игътибарга лаек.
Җ.Вәлидинең тәнкыйди эшчәнлегендә Г.Тукай шигъриятенең тел һәм өслүбе мәсьәләсе мөстәкыйль сызык булып бара. Аны аңлау, кабул итү һәм бәяләү ягыннан үз чорының тәнкыйтьчеләре һәм галимнәреннән күпкә өстен тора. Тәнкыйтьче шагыйрь әсәрләренең теле мәсьәләсен аның иҗат эволюциясе яктылыгында, халыкчанлашу ноктасыннан торып өйрәнә. Г.Тукайның башлангыч чорда язылган шигырьләрендә күзәтелгән тел чуарлыгы, өслүбе каршылыклы бәя алган вакытта, Җ.Вәлиди мәсьәләнең иҗтимагый-милли асылын аңлап, җитди якын килә. Ул шагыйрь яшәгән вакыт, урын, чор үзенчәлегенә таянып эш итә; аны XX гасыр башында татар теленең формалашу процессы белән тыгыз бәйләнештә карый, Җ.Вәлиди Тукайның Җаек чорында язылган әсәрләренең телен «сай госманлыча яки бераз татарчалашкан» тел дип бәяли һәм заманы өчен табигый, канунлы күренеш булуын ассызыклый: «Без дә хәзерге татар теле тәкрир иткәнче (барлыкка килгәнче) кадәр күбрәк әдип вә шагыйрьләрнең теле татарчалашкан бозык госманлыча булып, моңа бәгъзе казах вә сарт нәсире (чәчмә телдә язучы) катыша иде. Шуның өчен Тукаев шивәсе (диалекты) вакытына күрә бик табигый иде» (3.28 июль).
1905-1907 еллар арасында язылган шигырьләре тупланып, бер җыентык рәвешендә дөнья күргәч, Ф.Әмирхан да тәнкыйди язма белән чыгыш ясый. Ул анда саф татарча әсәрләре белән беррәттән, иске «төрек теле белән язылып, гарәпчә, фарсыча, азәрбайҗанча телләреннән корылган шигырьләре» булуын әйтә. Дөрес, автор бу чор Тукай теленә тискәре мөнәсәбәтен сиздереп тә куя: «Габдулла әфәнде кеби табигате шигъриясе кешеләрнең иске вә яңа төрек әдәбияты тәхте тәэсиренә төшеп тә, татар шагыйре урынына-үзләреннән мөтәкәллиф (кирәксез) төрекләшкән шагыйрьләр ясап чыгарулары татар теле һәм әдәбияты ноктаи нәзарыннан (караш ноктасыннан) гөнаһтыр» (1.12 б.).
Шагыйрьнең башлангыч чор иҗатында язылган шигырьләренең теле милли тел формалашу хәрәкәтендәге бер үзенчәлекне — Җаек төбәге урынчылыгы телен чагылдыра. Соңрак бу фикер Г.Сәгъди тарафыннан да куәтләнә, фактлар белән нигезле раслана. Галим инкыйлаб һәм реакция көннәрендә телдә ике агым-төрекчелек һәм татарчылык агымнарының — көрәшен билгеләп уза, аларның территориаль чикләрен күрсәтә: «Казан газет-журналларында (монда да бәгъзе бер истисна (чыгарма) бар) каюмчылык татарчылык кыздырылса, Петроградта («Өлфәт» кебек) һәм Урта Азия чикләрендә (Оренбургта «Вакыт», «Шура», Уральскида «Әлгасрелҗәдит» кебек) төрекчелек белән сугарылып баралар иде. Боларда язылган мәкаләләрдә, хәбәрләрдә дә, шигырь вә хикәятләрдә дә шулар иде» (14.168 б.).
Вакытлар үтү белән шагыйрь әсәрләренең теле үзгәрә, камилләшә, тагын да халыкның җанлы сөйләм теленә якынлый, татарлашу процессын кичерә. Һәм, әйтергә кирәк, Тукай бу юлда үз замандашлары М.Гафури, Н.Думави, З.Бәшири һ.б. белән чагыштырганда алдарак бара. Казан чорында язылган әсәрләре бу юнәлештә камилләшүнең югары үрнәген күрсәтә. Г.Тукай поэзиясенең тел һәм өслүбе өлкәсендәге сыйфат үзгәреше тәнкыйтьчеләр, бигрәк тә Җ.Вәлиди тарафыннан «…тел вә өслүб җәһәтеннән житди һәм әсаслы (нигезле) бер үзгәреш сизелүе» билгеләп үтелә. Автор: «Ул хәзер чын-чын татар шагыйре» дигән олы бәяне бирә (2).
Г.Тукай поэзиясенең тел һәм өслүбенә үтә дә таләпчән һәм вакыты белән берьяклы, субъектив мөнәсәбәт белдергән Г.Ибраһимов та шагыйрьнең бу өлкәдә сыйфат үзгәрешен, тел-сүз байлыгын, өслүб гадилеген билгеләп, соклануын белдерә: «Һәм аның теле, өслүбе һәм берәүнең әдәби зәүкын рәнҗетерлек булмый, оста күренә, максатны да гавамга табигый вә ачык һәм матур аңлата, хәтта кешесенә күрә ятларлык та була иде» (11.143 б.).
Камилләшү, татарчалашу процессының иң югары ноктасы буларак, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Җ.Вәлидиләр шагыйрьнең «Шүрәле», «Су анасы», «Мияубикә» әсәрләрен билгелиләр. Билгеле булганча, Г.Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» китабында Тукай шигъриятенең тел һәм өслүб үсешендә ике чорны аерып чыгара: госманчылык һәм татарлык.
1923 елда шагыйрь иҗатына гомуми бәя бирү юнәлешендә язылган «Тукайның шагыйрьлеге» мәкаләсендә тәнкыйтьче шагыйрь әсәрләренең теле һәм өслүбендәге үзенчәлекләргә, төп сыйфатларга үтә нечкә сизем белән югары бәя бирә: «Тукайның иң сөйдергән ягы, шөбһәсез, аның тел вә өслүбедер. Тукай кадәр җиңел вә тәкәллефсез табигый, шуның белән бергә аһәңле вә сәлис язучы шагыйрь әле һәнүз татарда килгәне юк» (7.266 б.).
Аннан соң Җ. Вәлиди шагыйрь әсәрләрендә форма һәм өслүб күренешенең аерым якларына да туктала. Башта Г.Тукай тарафыннан урта гасыр әдәби, дини-әхлакый һәм ярымдөньяви әсәрләрнең формалары, аларга хас өслүб файдалану билгеләп үтелә: «Ул шигырьләрен халыкның электән ияләшкән бер форма вә илә тәркиб итеп аны күптәннән өйрәнгән көенә биетә» (2). «Шүрәле» әкият-поэмасы уңаеннан татар теленең мөмкинлекләре һәм аларның шагыйрь иҗатында исбатлануы турында искәртелә: « …аз гына бер мәйдан шигъри куәт аркасында нинди зур хезмәт тудырырга мөмкин улуы, ифадә вә тасвир өчен татар телеңдә куәт һәм кабилият булганлыгы вә Тукайның лирик улдыгы кадәр бер кысса… язучы була алачагы аңлашыладыр. Өслүбенең гадилеген, ачыклыгын, табигыйлеген тәнкыйтьче кат-кат ассызыклый: «…назымнарда (шигырьләрдә) зәвык вә сәләхият (сәләт), шуның илә бәрабәр садәлек (гадилек) вә табигыйлек Тукаевка сүзләрнең ни дәрәҗә мәсхүр (сихерләнгән) булганлыгын күрсәтсә кирәк» (2).
Өслүб күренешенең тагын бер сыйфаты — сүзләрне урынлы, үз мәгънәсенә туры китереп файдалану, аларның автор әйтергә теләгән фикерне бөтен тулылыгы белән бирү үзенчәлеге Тукай шигъриятендә ачык күренә. Әйтерсең, шагыйрь сүзләрне куллануда сихри көчкә ия, тылсым таягы белән эш итә. Аның бу осталыгы Җ.Вәлиди хезмәтләрендә Давыт галәйһиәссәләмнең тимер эретү сәләтенә тиңләштерелгән югары бәя ала: «Тукаевта сүзләр шулкадәр урынлы вә җайлы тезелгән, гүя гади кешеләрнең каләме чыныга алмаган сүзләрне ул әллә нинди бер сихер куәте белән тота. Ул бик каты вә тупас күренгән татар сүзләреннән дә… теләгән назымнар яза» (2).
Шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләләрдән күренгәнчә, Җ.Вәлиди Тукай әсәрләренең теле һәм өслүбенә бәя бирүне тәнкыйтьнең иң мөһим таләпләреннән берсе дип саный һәм аның иҗаты үрнәгендә XX йөз башында милли телнең формалашу тарихын, ул үткән катлаулы юлны да яктырта. Шагыйрь әсәрләренең телен анализлау, бәяләү аша татар теленең олылыгын, байлыгын, аһәңлеген раслый.
Мәгълүм булганча, Җ.Вәлиди — татар әдәбиятының үсеш юнәлешен татар чынбарлыгы, мохит, тарихи фактлар белән тыгыз бәйләнештә карап, җитди, төпле фикерләр белән чыгыш ясаган галим. Ул милли әдәбиятның Шәрыктән Гаребкә борылуын Тукайның тәҗрибәсенә дә таянып дәлилли. Шагыйрь үзенең башлангыч чор иҗатында урта гасыр суфыйчылык, дини-әхлакый, мәгърифәтчелек һәм госманлы-төрек әдәбиятларының традицияләрен дәвам иттерде. Шуңа күрә бу чорда иҗат ителгән әсәрләрнең идея-эчтәлек, форма ягыннан Шәрык йогынтысында булуын күрергә мөмкин. Әлеге үзенчәлек Җ.Вәлиди тарафыннан да күрсәтелә: «Тукаевның иң элек телен ачкан шигырьләре форма ягыннан гына түгел, хис вә мәгънә игътибары илә дә шәркый бер характердадыр. Аның авызы мәдех белән ачылды» (4.261 б.). Әмма шагыйрьнең торган саен Ауропа, рус әдәбиятына ныграк йөз тотуы татар эстетик фикере тарафыннан бертөрле генә бәяләнми. Мәсәлән, Н.Думави шагыйрьнең Гареб тәэсире астына төшүен хупламый, аның аркасында шигъри таланты тулысынча ачылмый калды дигән фикергә килә: «Мәрхүм шагыйребез, чын үзебезнең шагыйребез Тукаев, белмим, бер үлчәүченең куәтеннән куркыпмы, баштарак язган шәркынлыгын югалтты. Лермонтов, Пушкиннар аша Байрон школасына кереп китә язды. Ләкин мескен барып чыккан бер Назыйм һәм әгәр шәркыйлыгында дәвам итсә, зур шагыйрь булырлык барып чыккан бер шәрык кабилияте иде» (9) Җ. Вәлидинең «Шәрыктан-Гаребкә» мәкаләсенә җавап рәвешендә язылган хезмәтендә ул үз фикерен тагын да ачыклап, шәрехләп китә.
Җаек чорында язылган әсәрләре «чын шигырь иделәр» дигән фикер үткәрә, чөнки «ул вакытларда аңарда ниндидер фән үлчәвеннән куркулар юк иде», — ди. Гареб тәэсиренә төшкәч, аның фикеренчә, соңгы шигырьләрендә мәгънәдәге, хыялындагы хөрлек әзәйде, рифмоплетлык белән тел гармониясе генә калды. Дөрест, шигърият бөтенләй югалып бетмәде. Ул һаман бар иде, ләкин куәтсез, зәгыйфь иделәр» (10). Җ.Вәлиди исә Тукайның Гареб тәэсиренә бирелүен татар әдәбиятының гомумүсеш тенденциясе яктылыгында, тарихи барышка нисбәтле бәяли: «Ул башта шагыйрь наменә фәкать төрек диваннарын гына күрә вә аларга тәкълид (иярү) итә иде. Соңрак рус әдәбиятын аңлау, Гареб тәэсиренә бирелде. Бу бер Тукаевта гына түгел, безнең бөтен язучыларыбызга гомуми булган бер хәл. Безнең соңгы 10-15 еллык бөтен тарихыбыз шул: Шәрык тәэсиреннән Гареб тәэсиренә авышудан гыйбарәттер» (6).
Шагыйрь иҗатында совет чоры әдәбият галимнәре тарафыннан, безнең карашка, максатлы рәвештә арткы планга   калдырылган   һәм   бер   ягы   белән   татар әдәбиятының   Гаребкә   борылуы   белән бәйләнгән Г.Тукайның тәрҗемәчелек эше бар. Тәрҗемәчелек үзе үк татар әдәбиятының башка әдәбиятлар белән бәйләнеше турында сөйли. Шагыйрьнең замандашлары Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди һәм бераз соңрак Г.Сәгъдиләр, Г.Тукай иҗатының бу ягын объектив яктыртып, шактый җентекле, әтрафлы өйрәнгәннәр һәм, нигездә, барлык тәнкыйтьчеләр  тарафыннан да  уңай  югары  бәя  ала. Мәкаләләрдә тәрҗемәчелек, тәкълидчелек, нәзыйрәчелек, икътибас (файдаланып язу) кебек сүзләр файдаланыла. Күрәсең, алар Тукай заманында синоним рәвешендә генә кулланылмаганнар,  бер-берсеннән беркадәр мәгънәви төсмерләр  белән  дә  аерылганнар.  Аерым  алганда, Җ. Вәлидинең тәнкыйди язмаларында бу мәсьәлә эзлекле рәвештә күзәтеп барыла. Ул чираттагы бер мәкаләсендә: «Тәкълиттә  без Тукай дәрәҗәсенә  ирешкән  һичбер шагыйрьне  белмибез,  хәтта  Бабич та аннан  бик күп түбән   тора.   Тукайның  читтән   алган  тәрҗемә   һәм икътибаслары тәмам үзенеке булып чыга. Үзебезнең иске әдәбиятка һәм халык әдәбиятына тәкълит — аның аерым сөйгән бер нәрсәседер». (7.266 б.).
Алда әйтелгәнчә, Җ.Вәлидинең шагыйрь иҗатына багышлап язылган мәкаләләре ул вафат булгач язылган. Автор Г.Тукайның вакытсыз вафатын татар әдәбияты һәм мәдәнияте өчен зур югалту буларак бәяли: «…татар әдәбияты тәсбихендә иң зур тезмәләрдән берсе өзелеп төште». Алга таба кыска гомере эчендә халыкка, милләткә иткән хезмәте турында уйлана. Шагыйрьнең кыска гомерен «күпер аркылы чыгып китү» белән чагыштырып, аның әсәрләрен «күпернең иң нык бер җирендәге нәкыш (рәсем)» кә тиңли. Шагыйрь иҗатының үлемсезлеге, халык күңелендә мәңге яшәве турында фикер йөртә: «Аның ул бөек канатлары (берсе кыйный торган, икенчесе сыйпый, сөя торган — Г.Т.) һаман калды. Алар һәнүз (һаман) әүвәлге мәһабәт, вә газамәт илә (бөеклек белән) безнең әдәбият күгебездә кагынып йөриләр, берәүгә мәдех вә сәна (мактау) укыйлар, берәүләрдән һаман көләләр, җәрых (кире кагу) вә һөҗүм итәләр» (4. 263 б.). Тәнкыйтьче Г.Тукай шигъриятенә нисбәтле 20 еллар татар әдәби тәнкыйтендә бөтен зурлыгы белән куелган үзәк мәсьәләгә — әдәби мираска мөнәсәбәт мәсьәсенә — үз карашын белдерә. Шунысы кызыклы: Вәлидинең «Тукайның шагыйрьлеге» дигән мәкаләсе Г.Ибраһимов белән икесе арасында әдәби мираска мөнәсәбәт мәсьәләсе тирәсендә булып узган бәхәстән соң языла. Билгеле булганча, Г.Ибраһимов Октябрь инкыйлабына кадәрге татар әдәбиятының гомумкешелек кыйммәтен, фикри-мәгънәви әһәмиятен инкарь итеп, «тарихи бер дәвернең тарихи материаллары буларак кына» бәяли. (12,289 б.). Җ.Вәлиди исә, киресенчә, әдәби мирасның, шул исәптән Г.Тукай иҗатының да, һәр дәвер яңа буын укучылары өчен мәгънәви кыйммәтен, гомумкешелек яңгырашын яклап тавыш бирә: «Тукайның әһәмияте безнең өчен тарихи гына түгел, ул һаман укылачак; руслар Некрасовны укыган вакытта татарлар да Тукайны укыячак» (7.2706.). Ибраһимов белән шундый кискен әдәби бәрелешләрдән соң да Җ. Вәлидинең үз фикерендә калуы, позиция, караш ныклыгы укучыны бүген дә сокландыра.
Димәк, Җ.Вәлидинең Г.Тукайга багышланган тәнкыйди мирасын өйрәнүгә нигезләнеп, төп нәтиҗәләр рәвешендә шуларны әйтергә мөмкин. Аның тәнкыйди эшчәнлегендә Тукай иҗатын бәяләүгә махсус язылган мәкаләләре бар, еллык хисап рәвешендә язылган күзәтүләрдә шагыйрьнең мәҗмугаи әсәрен бәяләүгә, аны укучылар арасында пропагандалауга урын бирә, татар әдәбиятының үсеш закончалыклары турында сүз алып барган язмаларында үз нәзари карашларын нигезләү өчен шагыйрь иҗатына мөрәҗәгать итә. Аларда ул Г.Тукайның татар әдәбияты, татар милләте тормышында тоткан урыны, шагыйрь иҗатын чорларга бүлү, һәр дәвернең идея-эстетик үзенчәлекләре, шагыйрьлек таланты, тел һәм өслүб, шагыйрь иҗатында халыкчанлык һәм миллилек, сатира, тәрҗемәчелек кебек мәсьәләләргә зур игътибар бирә, ал арны аңлау юлында җитди адымнар ясый. Мәкаләләренең күбесе бәхәс рухында язылган, һәрберсе диярлек Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» һәм башка тәнкыйди язмаларда Тукайга бирелгән берьяклы хаксыз бәягә, нәтиҗәгә каршы юнәлдерелгән. Ә инде мәкаләдә Ибраһимовның исеме махсус яңгырамаса да, сүз сөреше, фикер агышы шул хакта сиздереп тора.
Җ.Вәлиди шагыйрь иҗатын, үз шөһрәте, бөеклегенә бәрабәр югарылыкка, биеклеккә күтәреп, фәнни нигездә өйрәнүне башлап җибәрә һәм ул Тукай турындагы фәннең, беренчеләрдән булып, нигез ташларын салучы галим дип бәяләүгә, һичшиксез, лаек.

 

Әдәбият

1.    Әмирхан Ф. Габдулла Тукаев шигырьләре (1) / Әсәрләр, дүрт томда, 4-т. Әдәбият-сәнгать тәнкыйте, биографик материаллар, хатлар. — Казан, 1986. — 11-14 б.
2.    Вәлиди Җ. Габдулла Тукаев // Вакыт. — 1913. — 6 апрель.
3.    Вәлиди Җ. Татар шагыйрьләре // Вакыт. — 1913. — 24 (№1257), 25 (№1258), 26 (1259) июль.
4.    Вәлиди Җ. Тукаев хакында берничә сүз (1914) / Тукай турында замандашлары. — Казан, 1960. — 259-263 б.
5.    Вәлиди Җ. Габдулла Тукаевның мәҗмугаи әсәре. — Казан, 1918.
6.    Вәлиди Җ. Шәрыктан-Гаребкә // Аң. — 1916. — №3, 4.
7.    Вәлиди Җ. Тукайның шагыйрьлеге // Тукай турында замандашлары. — Казан, 1960. — 264-271 б.
8.    Галиуллин Т. Тукай һәм XX гасыр татар поэзиясе / Тукай   һәм  XX гасыр   мәдәнияте:   Шагыйрьнең   110 еллыгына   багышланган   халыкара   конференция материаллары. — Казан, 1997. — 28-32 б.
9.    Думави Н. Бер мөляхазә // Йолдыз. — 1915. — 22 октябрь.
10. Думави Н. «Шәрыктан-Гаребкә» мөнәсәбәте белән // Аң.- 1916. — №9.
11.    Ибраһимов  Г.  Татар  шагыйрьләре / Әсәрләр,  сигез томда,  5-т.  Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910-1933). — 74-156 б.
12.    Ибраһимов   Г.   Татар  әдәбиятында  өченче  дәвер (Аңларга тырышыгыз) / Әсәрләр, сигез томда, 5-т. Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910-1933). — 288-293 б.
13.    Мөхәммәдиев Р. Югалмас мирас эзеннән / Әгәр без янмасак (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре). — Казан, 1980. — 100-121 б.
14.    Сәгъди   Г.   Татар  әдәбияты  тарихы:  Дәреслек -кулланма. — Казан: Татгосиздат, 1926. — 300 б.


(Чыганак: Тукай укулары: Чыгыш материаллары. Апрель, 1999 ел. (Казандагы Г.Тукай Әдәби музее Тукай җәмгыяте). – Казан, 2000. – 161 б.)


 

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган