Әдәби әсәрнең тел-өслүбенә игътибарның җитдилеге, куелган таләпнең зурлыгы һәм хәтта аерым очракларда кискенлеге XX гасыр башы әдәби тәнкыйтенең үзенчәлекле сыйфаты санала. Ул тәнкыйтьнең мөһим шарты буларак тәкъдим ителә. Шуңа күрә бу вакытта дөнья күргән тәнкыйди мәкаләләрдә, рецензияләрдә, әдәбият дәреслекләрендә һәм хрестоматияләрдә әдәби тел-өслүб турында кызыклы күзәтүләр, фәнни карашлар тупланып калган. Шунысы кызыклы: аларда тел белән матур әдәбиятның бәйләнеше бик көчле. Бу багланыш гамәли яктан гына түгел, гыйльми яктан да тикшерелә һәм фәнни юлга салынып дәлилләнә башлый. Бүгенге көндә тел гыйлеменең фонетика, морфология, синтаксис бүлекләре әдәбият укытуның баскычлары итеп таныла. Мәгълүм булганча, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, Г.Баттал кебек галимнәр XX гасыр башында, ә кайберләре аннан соңрак та тел, әдәбият фәннәре өлкәсендә актив һәм уңышлы эшләп киләләр, ә бу — хәзерге фән дөньясында шактый сирәк очрый торган күренеш. Аерым алганда Г.Ибраһимов «Әдәбият кануннары» китабында әдәбият кануннарын, әдәбият тарихын өйрәнүне тел гыйлемен укытуның эзлекле, мантыйкый үстерелеше буларак карый: «Гади карашта бер-берсеннән аерым шикелле күренеп, төрлесе төрле исем белән йөртелгән бу биш фән, хакыйкатьтә бер үк нәрсәне төрле як белән тикшерүдән гыйбарәт булып, болар иң башта тел-әдәбият эчендәге иң кечек вә иң садә матдәне алалар да береннән икенчесенә күчкән саен, табигый рәвештә киңәя баралар, һәм һәрбере әүвәлгеләрне үзенә нигез итеп, шул әүвәлгеләрнең өстенә корыла бара» (5).
Г.Тукай шигъриятенә багышланган мәкаләләрдә, хезмәтләрдә тел-өслүб мәсьәләсе аеруча зур урын алып тора. Бу уңайдан Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, Ф.Әмирхан, Г.Сәгъдиләрнең хезмәтләре игътибарга лаек. Шунысы да әһәмиятле: шагыйрьнең тел-өслүб мәсьәләсенә тәнкыйди фикернең мөнәсәбәте бер төрле, шома, каршылыксыз гына булмый… Алар арасында Г.Ибраһимовның бәясе хәзерге көндә дә бәхәсле булып кала бирә. Әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр «Татар шагыйрьләре» китабында авторның бик күп кабатланган «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дигән сорау җөмләсенә игътибар итәләр дә Тукайны Ибраһимовның тискәре бәясеннән саклап калу чарасына керешәләр. Чынлап та, хезмәттә субъективлык көчле. Мондый мөнәсәбәт тәнкыйтьченең сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеге (фәлсәфи тирәнлек, тел гыйлеменнән, татар халкы һәм ислам тарихыннан хәбәрдарлык, үз чорының иҗтимагый-эстетик фикер көрәше хакында мәгълүматлы булу һ.б.) белән дә бәйле. Шунысын да әйтергә кирәк: Г.Ибраһимов Тукай шигъриятенә тирән, күпкырлы анализ ясый. Хәтта шагыйрь иҗатын бәяләүгә багышланган бүлектән Тукай шигъриятенең бүгенге көн эстетик, тәнкыйди фикере игътибар итәргә тиешле якларны да аерып чыгарырга мөмкин.
Билгеле булганча, Г.Ибраһимов шагыйрь иҗатын ике юнәлештә анализлый. Иң беренче нәүбәттә ул эшне, үз сүзләре белән әйткәндә, шагыйрь әсәрләренең «тышкы ягың» бәяләүдән башлый. «Тышкы як» дигәндә, тәнкыйтьче «тел, ифадә (сүз сөреше), өслүб»не күздә тота. «Сүз сайлау, җөмлә төзү, җөмләне баглау» рәвеше, аныңча, әдипнең өслүбен тудыра. Дөреслек, сафлык, ачыклык, уйчанлык (сүзнең язучы әйтергә теләгән мәгънәне бөтен хосусиятләре белән аңлату сыйфаты), аһәңлек өслүбнең төп сыйфатлары буларак карала. Хезмәт авторы Тукай шигъриятенә шушы ноктадан якын килә.
Г.Ибраһимов шагыйрьнең тел-өслүбен үсеш-үзгәрештә карый. Башлангыч чорда иҗат ителгән әсәрләренең телендә алынма сүзләр күп булу; җөмләләрнең госманлы-төрек телендәгечә төзелүе, мәгънәләрне белдерүдә томанлык, дини, ярымдөньяви, әхлакый китаплар өслүбе, шигырь формалары кулланылу ассызыклана һәм ул аны «Мөхәммәдия дәвере» дип атый. Ә инде бәя биргәндә: «Бездә һичбер шагыйрь Тукай чаклы начар, буталчык вә корама тел белән башламады» (6), — дип, бертарафлылык күрсәтә. Ф.Әмирхан, Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, Б.Шәрәфләр бу мәсьәләдә объектив фикер йөртәләр. Дөрес, Ф.Әмирхан да Тукайның беренче чор иҗатындагы тел-өслүб чараларын хупламый: «Иске төрек теле белән язылып, гарәпчә, фарсыча, азәрбайҗанча, тагы әллә нәрсәчә телләреннән корылган шигырьләре дә күптер! Габдулла әфәнде кеби табигате шигърияле (шигъри табигатьле) кешеләрнең иске вә яңа төрек әдәбияты тәхте тәэсиренә төшеп тә, татар шагыйре урынына — үзләреннән мөтәкәдлиф (кирәксез) төрекләшкән шагыйрьләр ясап чыгарулары татар теле һәм татар әдәбияты ноктаи нәзарыннан (караш ноктасыннан) гөнаһтыр» (1). Җ.Вәлиди Г.Тукайның беренче шигырьләрен «халыкның электән ияләшкән вә зәвыкланган бер форма йә өслүб илә тәркиб (җөмлә төзелеше) итеп, аны күптәннән өйрәнгән көенә биетүен» әйтеп чыга. Югарыда исемнәре телгә алынган тәнкыйтьчеләр Тукай шигырьләренең теле шул чор әдәби теленең дәрәҗәсен, торышын чагылдыра дигән фикердә торалар һәм мондый чуар, буталчык телдән аның шигъриятенең генә чыгарма булмавын раслыйлар: «Хәлбуки безнең искерәк шагыйрьләр арасында (шуларга Дәрдемәндне дә кертергә мөмкин) бу Җәһәттән Тукаевның әмсалын (мисалын) байтак очратырга мөмкин Шуның өчен Тукаев шивәсе вакытына күрә бик табигый иде» (3). Алга таба Җ.Вәлиди, фикерен үстереп, шагыйрьнең әсәрләре «саф госманлыча яки бераз татарчалашкан госманлыча» булуын раслый. Чыннан да, шагыйрьнең беренче дәвер шигырьләрендә XX гасыр башы Җаек төбәгенең әдәби тел үзенчәлекләре чагыла. Беренче рус инкыйлабы елларында телдә төрекчелек һәм татарчылык агымнарының үзара тартышы мәгълүм. Оренбург, Җаек төбәкләре төрекчелек тәэсирендә була. Аларның көрәше шушы елларда нәшер ителгән газета-журнал битләрендә күренә: «Казан газета-журналларында (монда да бәгъзе бер истисна (чыгарма) бар) каюмчылык, татарчылык кыздырылса, Петроградта («Өлфәт» кебек) һәм Урта Азия чикләрендә (Оренбургта «Вакыт», «Шура», Уральскида «Әлгасрелҗәдит» кебекләр төрекчелек белән сугарылып баралар иде» (8). Ә инде аларның сәхифәләрендә тәкъдим ителгән хикәя, шигырь, мәкалә, хәбәрләрдә төрекчелек тәэсире чагылу канунлы күренеш санала. Шагыйрь иҗатын заман, мохит, татар халкының иҗтимагый фикере, үзаңындагы үзгәрешләр белән тыгыз бәйләнештә карау — Г.Ибраһимовның Тукай шигъриятен бәяләүдәге төп алымы. Ул һәрвакыт үз фикерен, нәзари карашын иҗтимагый хәл, күренешләр белән бәйләп алып бара. Тел-өслүбен бәяләүдә дә шул алымын нигез итеп ала. «…ана телебезчә — татарча вә садә язу агымы ул арада куәтләнеп китте дә, госманлыча тарафлары һәм «гомуми әдәби лисан (тел) дустлары һәркемгә сизелерлек мәртәбәдә җиңелеп, саф үзебезчә язу, һич булмаса шуңа тырышу бер мода хәленә әйләнде» (6). Аның карашынча, Тукай бер ноктада гына калмый, халык эчендәге агымнарга бирелеп үзгәрә. Һәм, ниһаять, поэзиясенең телендә «күчү дәвере» барлыкка килә: «Ул туктаусыз алга атлап, язуларында чит сүзләр азая, тәркибләре һәм шивәсе татарчага якынлый; кыскасы, өслүбе табигыйләшә, теле сафлана барды» (6), — ди ул әлеге чор турында. Алга таба тел-өслүб камилләшүендә «татарлык» дәверен — өченче чорны күрсәтә, аңа үзенең уңай мөнәсәбәтен белдерә. Шагыйрьнең татарчылык дәверенә керүе 1907 елларга туры килә. Бу фикерне Г.Тукайның «тел-өслүбе, ниһаять, «Шүрәле», «Су анасы» шикелле матур, садә һәм гавамча (халыкчан) табигый тел илә язылган әкиятләр бирә алырлык мәртәбә дә тәкямел итте (камилләште)» (6) дигән юллар раслый. Биредә, шулай ук Тукай стиленең садәлеге, матурлыгы, халыкчанлыгы күрсәтелеп, аңа тасвирый стильнең хас булуы билгеләнә. Тел һәм өслүбтә сизелерлек үзгәреш шагыйрьнең нәкъ Казанга кайткач язылган шигырьләрендә күренүе Җ.Вәлиди тарафыннан да дәлилләнә: «Казанга кайтканнан соң, аның шигырьләрендә мәүзуг һәм мәфһүм (эчтәлек) ягыннан артык үзгәрү булмаса да, тел вә өслүб җәһәтеннән җитди вә әсаслы бер үзгәреш сизелә» (2).
Татарчылык сызыгына төшү ягыннан Г.Тукай, чыннан да, М.Гафури, Н.Думави, З.Бәшириләргә караганда алда бара. Г.Сәгъди Тукай өслүбенең дөреслек, ачыклык, аһәңлек кебек сыйфатларын билгели: «Кыскасы, Тукай соңыннан татар теленең тезмә бүлемендә күп шагыйрьләргә үрнәк булырлык, бу юлда бер мәктәп тудырырлык классик бер хәлгә килде… Ул татар теленә нәкъ татар теле, татар өслүбе итеп тезмәдә беренче мәртәбә аһәң бирде» (8). Шагыйрь лирикада кичерешләр тирәнлеген, хис-тойгы-лар дулкынын гәүдәләндерүдә телнең мөмкинлекләреннән киңрәк файдалана башлый. Бу сыйфатны Ф.Сәйфи-Казанлы да билгеләп уза: «Габдулла Тукаев шигырьләре теленең садәлеге, өслүбенең матурлыгы татар тормышын тасвирда маһирлеге хасиятенә мәлик булалар» (9). Тукай шигырьләрендә сүзләрнең урынлы кулланылышы, стиль аныклыгы, сүзләрне файдаланудагы осталык Җ.Вәлидине дә сокландыра: «Тукаевта сүзләр шулкадәр муаффәкыятьле табыла һәм шулкадәр урынлы вә җанлы тезелә ки, гүя гади кешеләрнең каләме җиңә алмаган сүзләрне ул әллә нинди бер сихер куәте илә җиңеп тота» (2).
Тукай вакытсыз вафат булганнан соң, үлүенә бер ел, ике ел тулу мөнәсәбәте белән бик күп мәкаләләр, искә алулар, хатирәләр языла. Аларның һәрберсендә диярлек шагыйрь әсәрләрендәге тел-өслүб мәсьәләсе кузгатыла. Тукай иҗатының төп сыйфатлары саналган халыкчанлык, миллилек тә тел-өслүб аркылы билгеләнә. Мәсәлән, Г.Рәфикый, Ш.Әхмәдиев, Ф.Әмирхан, Г.Рәхим һ.б.ларның мәкаләләрендә Тукай шигъриятенең данына, бөеклегенә шушы ноктадан якын киленә. «Тукаев шигырьләренең бу дәрәҗә шөһрәтенә, минем белүемчә, — дип яза Г.Кәрам, — ике сәбәп булырга кирәк: берсе — аның теле халис (саф) татарча булуы, икенчесе дә ифадә вә өслүбенең җиңеллегедер» (7).
Г.Ибраһимов китабында да, башка тәнкыйди мәкаләләрдә дә, шагыйрь поэзиясенең тел-өслүб чаралары белән беррәттән, әсәрләренең эчке ягы — мәгънә вә фикер үзгәреше дә күзәтелә. Г.Ибраһимов әдәби әсәрнең форма һәм эчтәлеген диалектик бәйләнештә өйрәнә: «…аның фикер вә тойгыларда үзгәреш сәбәпле кичергән бу дәверләре белән тел вә өслүб җәһәтеннән төзелүе мөтәвази (янәшә) рәвештәрәк баралар; аның эчке вә тышкы тә-кямел (камилләшү) кулга-кул бирешкәнгә охшаш бер хәлдә кузгалалар» (6). Тәнкыйтьче бу җәһәттән шагыйрь иҗатын өч дәвергә бүлеп карый: «динчелек», «күчү дәвере», «татарлык» яки «миллилек » дәверләре.
Иҗат эше — катлаулы, үзенчәлекле эш. Бер дәвер үзенчәлекләре икенче дәвердә бөтенләй юкка чыкмый, күпмедер күләмдә төп сыйфатлары дәвам иттерелә, эчтәлеге яңара, үзгәрә. Тукай поэзиясендә дә шулай. Замандашлары аның шигъриятен ике дәвергә бүлеп карауны тәкъдим итәләр. Аерым мәкаләләрдә беренче дәвер «динчелек» дәвере буларак бәяләнә, алга таба фикер мәсләге (кыйбла, юл) «динчелектән милләтчелеккә» күчә дип күрсәтелә. Җ.Вәлиди «Татар шагыйрьләре» дигән рецензиясендә Г.Ибраһимовның шагыйрь иҗатын тел-өслүб җәһәтеннән «госманлык» һәм «татарлык», фикер вә мәгънә ягыннан «динчелек», «каумият (милләт)» яки «исламият», «татарлык» дигән дәверләргә бүлүен билгели.
Г.Ибраһимов шагыйрь поэзиясендә беренче дәверне аерып чыгарганда нәрсәгә нигезләнә соң? Мәгълүм булганча, ислам дине татар халкы тарихында зур роль уйный, ягъни мәдәнияткә ирешү юлында бер баскыч булып тора. XIX гасырның икенче яртысындагы үзгәрешләр дә «ислам галәменең акрынлап Гаребтә парланган яңа мәдәнияткә йөз бирә башлавы» белән бәйле иде, ягъни мәдәният, гыйлем һәм фикернең Гаребкә (көнбатыш) хәрәкәтендә дин йогынтысы үзен ачык сиздерә. Әдәбиятта, матбугатта, мәктәп-мәдрәсәләрдә XX гасыр башында диннең әһәмияте, роле зур, алардагы яңарыш күпмедер күләмдә ислам мәдәнияте тәэсирендә бара. Иҗтимагый фикер, дин әһелләре татар халкының язмышы, мәдәни үсеше, матди, икътисади хәле турында кайгырта. Милләтнең артталыгы, наданлык сәбәпләре турында бәхәс куера. «Ислам манигы тәрәкъкыйме, түгелме?» соравы бөтен зурлыгы белән куела. Димәк, Тукайның бу хакта язуы табигый күренеш булып чыга. Зурлыкка, югарылыкка, мәдәнияткә ирешү юлын шагыйрь гыйлем-белем алуда, ислам динен кайгыртуда күрә. Аңлашыла булса кирәк, Г.Тукайның ислам милләтенең хәлен кайгырту, мөселманнарның артта калу сәбәпләре турындагы уй-фикерләре белән мәгърифәтчелек карашлары үрелеп бара. Беренче дәверне исламият дәвере дип атау шагыйрь иҗатының башлангыч чорын идея-тематик яктан тарайту булыр иде. Ислам, дин мәсьәләләре милләт язмышын кайгыртуда Тукай тарафыннан бер чара, юл буларак кына карала. Икенче дәвер атамасына килгәндә, шагыйрьнең бөтен иҗат гомере милли идея, милли рух белән сугарылган. Бу вакытта Тукай шигъриятенең милли характеры тагын да калкулана, яңа сыйфат, яңа яңгыраш ала. Икенче дәверне милләтчелек дәвере дип атау үзен аклый.
Совет әдәбият белеме Г.Тукай иҗатын дүрт дәвергә бүлеп өйрәнде. Хәзерге вакытта, яшәү төбәгенә бәйле рәвештә, Җаек һәм Казан чорын аерып карау фәнни әйләнешкә керде. Җ.Вәлидинең шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләләрендә бу мәсьәлә махсус күтәрелмәсә дә, Җаек һәм Казан чоры үзенчәлекләре турында сүз алып барыла. Һәр дәвернең «мәүзуг (тема) һәм мәфһүм (эчтәлек) җәһәтеннән төрлелеге», хис-кичерешләр тирәнлеге, шигъри осталыгы билгеләнә. Тукай шигъриятенең бу сыйфатларын бик матур итеп, халыкның үз теле белән ул болай бәяли: «Бакчага яңа килгән сандугач кебек, бертуктаусыз бер ботактан икенче ботакка кунып, әле бер чәчкә, әле икенче чәчкә каршында сайрыйдыр. Ул шатлана да, кайгыра, сөя, күрә дә алмый, мактый да, яманлый да, нәсыйхәт тә итә, киңәш тә бирә» (2).
Күзәтүләрдән күренгәнчә, Г.Тукай шигъриятендә тел, ифадә вә өслүб объектив, тарихи үсеш юлы үтә. Ул татар халкының иҗтимагый фикере, милли үзаңындагы үзгәрешләр, яңарыш хәрәкәте белән тыгыз бәйләнештә камилләшсә, табигый рәвештә халыкның җанлы сөйләм теленә якыная, халыкчанлаша. Бер яктан, шагыйрь милли әдәби телне формалаштыруга зур өлеш кертсә, икенче яктан, аның шигърияте XX гасыр башы поэзиясенең тел-өслүбен чагылдыра. Әдәби тәнкыйть, нигездә, Г.Тукай шигырьләренең теленә, сүзләр бәйләнешенә, стиль сыйфатларына һәм аларның үсеш этапларына игътибар итә. Г.Ибраһимов тәнкыйтендә, бу мәсьәләдә субъектив карашлар булуга карамастан, шагыйрь әсәрләренең тел үзенчәлекләре дә күзәтелә. Шул үрнәктә язучы стиле, чор стиле, стиль төрләре (фәнни стиль һәм тасвирый стиль) ачыклана. Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, Ф.Әмирхан, Г.Кәрам һәм башкаларның тәнкыйди эшчәнлегендә Тукайның тел-стиле турындагы карашлар, тарихи һәм милли җирлеккә утыртылып, фәнни нигезгә салына.
1. Әмирхан Ф. Габдулла Тукаев шигырьләре // Әсәрләр: 4 т.: 4 т.: Әдәбият-сәнгать тәнкыйте, биографик материаллар, хатлар — Казан, 1986.
2. Вәлиды Җ. Габдулла Тукаев // Вакыт. — 1913. — 6 апрель.
3. Вәлиды Җ. Татар шагыйрьләре // Вакыт. — 1913. — 25 июль
4. Вәлиди Җ. Шәрыктән — Гаребкә // Аң. — 1916. — № 2 .
5. Ибраһимов Г. Әдәбият кануннары. — Казан: Сабах, 1919.
6. Ибраһимов Г. Татар шагыйрьләре // Әсәрләр: 8 т.: 5 т.: Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910 — 1933). — Казан, 1978.
7. Кәрам Г. Габдулла Тукаев // Тукай турында замандашлары. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960.
8. Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы. — Казан, 1926.
9. Сәйфи-Казанлы Ф. Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре // Аң. 1913.
(Чыганак: Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш.Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 206 б.).