(Сочинение-экскурсия)

 

Бүген, 26 апрельдә Казанда яки Уфадамы, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, әллә Ташкенттамы, Хельсинкида яисә Истанбулдамы, Австралиядә яки Америкадамы — милләттәшләребез, башка төрки милләт вәкилләре барыбыз өчен дә сөекле, кадерле булган бер исемне кабатлыйлар. Бер-берләрен Тукай көне белән тәбрик итәләр. Аның җырларын җырлыйлар, шигырьләрен сөйлиләр.

Г.Тукай поэзиясен, аның тормыш юлын өйрәнү, шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән республикабызда күп эшләр башкарыла. Сез, хөрмәтле кунаклар, бүген менә шундый зур, изге эшләрнең чираттагысын үз күзләрегез белән күргән шаһиты булырсыз дип уйлыйм. Бүген бу йортта, ягъни «Болгар» номерларының 40 нчы бүлмәсендә, Г.Тукайның музей-бүлмәсе ачыла. Сезне бу бәйрәм белән котлыйбыз һәм тантанага чакырабыз.

1907 — 1913 елларда Г.Тукай яшәгән «Болгар» номерлары бүгенге Татарстан һәм Киров урамнары чатына урнашкан. Ерак түгел шагыйрь иҗатында зур урын алган Печән базары, Кабан күле, Болак, Ташаяк ярминкәсе, Шәрекъ клубы… Бераз гына Г.Тукай яшәгән заманнарны күздән кичерик.

«Болгар»ның Евангелистлар урамы ягындагы парадный ишегеннән керәбез (сез әле генә нәкъ шул ишектән кердегез). Ишек төбендә укалы картуз кигән швейцар (киемнәр музейга куелган) Закирга сәлам биреп, тимер баскычтан өченче катка күтәреләбез. Коридор буйлап сулга, ашханә залына (ресторанга) таба барып, өске ягы пыялалы ишеккә барып җитәбез. Ишекнең өстенә «40» дип язылган калай кадакланган. Ишек шакыйбыз, шакуга җавап юк. Димәк, хуҗа каядыр чыккан. Номер беркайчан да бикләнмәгән. Без дә эчкә үтик. Менә шушы бер генә тәрәзәле бүлмәдә яшәгән шагыйрь.

Бүлмә зур түгел, күп булса 8-10 кв. метр булыр. Аның бердәнбер тәрәзәсе Кабан күленә карый. (Хәзер бу күренешне Г.Камал исемендәге театр бинасы каплап тора.) Тәрәзә янында — кечерәк кенә өстәл. Тәрәзә төбе, өстәл өсте, өстәл асты китап-журнал һәм төрле кәгазьләр белән тулган. Өстәлнең бер кырыенда яртылаш янган шәм тора. Гади генә ике урындык. Уң якта соры одеял ябылган тар гына тимер карават. Карават астында — кәрҗин-чемодан. Кергәч тә ишекнең сул ягында элгеч. Анда кепка һәм шактый кыршылган пальто эленеп тора. Бөтен «байлык» менә шушы. Бүлмәдәге күренеш Тукайның нинди хәлдә яшәве турында сөйлидер, дип әйтәсе килә. Ләкин шагыйрьне «тормыш ваклыклары» артык борчымаган булса кирәк. Ул җаны-тәне белән иҗат эшенә чумган. Төрле җирләрдән, газета-журналлардан, шактый хезмәт хакы вәгъдә иткән чакырулар да килә шагыйрьгә. Ләкин аның Казаннан китәсе килми.

Шагыйрьнең өс-баш киеме дә әллә ни түгел. «Көннәрнең берендә, — дип яза Ф.Әмирхан, — идарәханәдәге кешеләрнең тәгаҗҗебенә каршы, Тукай ак яка, галстук, хәтта ак җиңнәр киеп килде. Ләкин ничек? Бичара ак җиңнәр кулының уң тарафына куелырга тиешле яклары белән сул якка вә сул тарафына куелырга тиешле яклары белән уң якка каратып куелганнар да соң дәрәҗәдә газап чигеп торалар. Ак яка Тукай муеныннан бер вершок з^р муен өчен ясалган номер булганга, бер фатирчы кирәксенгән сымак тора. Галстук исә, бәйләнгән җиреннән качарга торган сымак, бер тарафка кыйшаеп тора иде.

Иптәшләр Тукайның бу кыяфәтеннән ихтыярсыз көлделәр. Тукай исә бик садә генә кыяфәттә:

— Кеше сүзе белән йөргәч, шулай була ул менә, әйттем мин сезгә, — дип җаваплады.»

Бәлки менә шушы эпизод аның бер эпиграммасында чагылыш тапкандыр.

Ул зыялылар, беләмсез, мәгърифәт, хикмәт сата, 

Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә ак яка.

Тукай, кием-салымга, барыннан да элек тормышның ыбыр-чыбырына аз игътибар итеп, рухи яшәеш белән яши. Аның үлемсез әсәрләре шушы номерда язылган. Шуңа да Тукай үзе исән чагында ук халкыбызга юл күрсәткән якты йолдыз булып кабынды, аның таянычына, иманына әверелде. «И туган тел, и матур тел! — дип телебез ачылган көннән алып гомеребезнең ахыргы минутларынача Тукай безнең белән. Ул безнең җаныбызда, кылган изге гамәл-эшләребездә. Халкыбызның онытылган тарихы кабат языла, үткәннәрнең изге мирасы халыкның үзенә кайта. Яңа буыннар белән киләчәккә барыр өчен Тукай яңадан кайта. Бу музей-бүлмә дә Тукай рухын саклаучы, яшьләрне яңа иҗат биеклекләренә рухландыручы илһам чыганагы булыр дип ышанабыз. Килүегез, Тукайны яратуыгыз, олылавыгыз өчен зур рәхмәт.

 

(Чыганак: Татарстанның атказанган укытучысы Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр. — Казан: Яңалиф, 2003. — 136 б.)


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган