Бер гидае җан фидаем, гыйшкыңа пәрванаем;
Кәл, гүзәл, гарз ит җәмалең: янаем, кил янаем.
И Ходаем, вир гакыл, чөн хәбсә мәхбүс улмыям;
Бу кызың гыйшкында бән диванаем, диванаем.
И гүзәл, кәл каршыма, кәл, кыйл тәбәссем лотфидеп;
Бән дә хәүлеңдә сәнең дәүранаем, дәүранаем.
Әл-аяк багълы, мөхаль кортылмакым, мәсхүреңем;
Та әбәд дәрдең илә әүвараем, әүвараем.
Ач никабыңны йөзеңдән — парласын руе зәмин.
Бән дә әнварең илә парланаем, парланаем.
Сурәтем бәңзәр бәнем бер кансыза, бер җансыза;
Кыйл тәрәххем хәлемә: канланаем, җанланаем.
Вир сөрүр мәсхүреңә, бер кәррә бундан ит мөрүр;
Хаке паеңдә сәнең ауланаем, ауланаем.
Саллаер аһәстә-аһәстә бәни бу мәһде дәрд;
Нә зарар? Ләхдә кадәр салланаем, салланаем.
Юк ифакать та кыямәт, шөйлә бер мәхмүреңез;
Күз вә кашыңдан сәнең айланаем, айланаем.
Хәзерге әдәби телдә
Гыйшык бит бу?..
Җанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;
Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем.
И Хода, бир акыл, тоткыннар йортына эләкмим;
Бу кызга гыйшкым сәбәпле диванамын, диванамын.
И гүзәл, кил каршыма, кил, елмайчы рәхим итеп,
Мин дә синең әйләнәңдә әйләнием, әйләнием.
Кул-аяк бәйле, котылу кайда! — сихерләнгәнмен;
Мәңгегә синең дәртеңнән баш әйләнгән, баш әйләнгән,
Йөзеңнән пәрдәңне ал, җир йөзе яктырып китсен;
Мин дә синең нурың белән яктырыем, яктырыем.
Минем сурәтем бер кансыз, бер җансыз нәрсәгә охшый;
Хәлемә мәрхәмәт ит тә: канланыем, җанланыем.
Сихерләнгәнне шатландыр: үтче алдымнан бер кат;
Синең аяк туфрагыңда тәгәрием, тәгәрием.
Бу дәрт бишеге мине әкрен-әкрен генә тирбәтә:
Ни зарар? Үлгәнче тирбәнием дә тирбәнием.
Синнән исергәнемнән үлгәнче котыла алмам;
Күз һәм кашыңнан синең айланыем, айланыем.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).