(Өзек)

Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай!
Тавышың яши кабатланып һәр буында.
Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай
Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга.
Ялагайлык пәрәвезен тоттың тупка,
Туры булды юлың, ныклы һәр адымың.
Эзләмәдең шөһрәт, охшап Геркулеска,
Каршы тордың үчкә, шүрләтеп дошманың.
«Хөр Россия — безнең бөек максат», — диеп,
Чакырдың син үз халкыңны, янып-көеп…
Ил куенында үсә бүген Татарстан.
Урманнары шаулый; иркен басу, кыры.
Фикере айнык: дус гаилә булып халык
Бөтен җирнең бәхте өчен бергә эшли.
Көчле фәннәр, якты сәнгать, ирек алып,
Язгы тополь кебек үсә гөрли-гөрли.
Шигырьләрең яшен булып кара төндә,
Ватан өчен сугышканда безнең сафта,
Ишетәм, Тукай, чакыру тавышыңны мин дә
Байрак тотып җиңү даулап барган чакта…
Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай!
Тавышың яши кабатланып һәр буында,
Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай
Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга.

 

Н. Хәмит тәрҗемәсе.


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган