Тормак ярый: бертуктамый ялганласаң,
Тугъры сүзле инсаннарга ялганмасаң,
Вөҗданыңнан шәйтан төсле тыр-тыр качып,
Үзен алдап, башкалардан алданмасаң;
Кардәшеңне үз нәфсеңнән алгалмасаң,
Ярлыларны бурлаклар дип сангалмасаң,
Тик бер ялгыз корсагыңны зурайтырга
Бар гомреңне хезмәт иттерсәң, ялласаң;
Һәрбер байны тәхрирең берлә ауласаң,
Тәкъриреңдә тик майласаң да балласаң,
Бу сүз корсак файдасына зарардыр дип,
Хәкыйкатьне яшермәктән оялмасаң;
Эчтән динсез булып, тыштан «дин», «дин» дисәң,
Ярлыларны дошман күрмәк диндин дисәң,
Мин мәсләкле, мин мәзһәбле, мин эшлекле,
Һәр артыклыкның чишмәсе «мин, мин» дисәң,—
Читен тормыш! — Капиталга чукынмасаң,
Хәзрәтендә тезләр чүгеп укынмасаң;
Тор, рәхәтлән, кәп-кәкрене туры дисәң,
Истибдадның намусына тукынмасаң!
Зинһар, иптәш, хаклык сөйгән булып йөрмә,
Ялган сөйлә, күрмә зиндан, күрмә төрмә;
Тип! Дөньяда ач-ялангачларны белмә,
Иске дөнья тузанын ит күзгә сөрмә!
Лязем түгел инсаф, вөҗдан — бер данә дә,
Һич кирәкми гайрәт итмәк, мәрданә дә;
Килешмидер Коръән уку, тәсбих әйтү
Фәхеш-вәхшәт берлән тулган бер ханәдә.
Тор дөньяда: иманың сат, вөҗданың сат,—
Шулай торсаң, гомрең үтәр бигрәк ансат;
Алдаучылар, кяферләргә дөнья җәннәт,—
Гомрең үтсен рәхәт-рәхәт, ансат-ансат.
Мәгълүм инде: мин кушканча тормыйсың син,
Нифакъ берлә ялган сөйләп йөрмисең син;
Җаннан куркып, куян төсле дер-дер тетрәп,
Чын мәсләкне арлы-бирле бормыйсың син.
Үл! Туфрак бул, кайт аслыңа, — аслың яхшы;
Хәнҗәр берлән күкрәгеңә касдың яхшы;
И җир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә
Мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы.
Хаклык астка күмелгән шул, өсттә түгел,
Шуның өчен астка табан тарта күңел;
Хаклык берлән мәхшәргәчә бергә булыр
Өчен, син дә — тиз бул, тиз бул, — җиргә күмел!
Бәхил бул, дуст! Мин һәм тиздән менәм дарга, —
Туйсын ашап җансыз тәнне козгын, карга;
Тормыйм инде, — бу дөньядан туйдым инде!
Моңар чаклы торганмын мин гакыл тарга.
Инсан — кеше.
Алгалмасаң — алга алмасан, үзеңне генә кайгыртсаң.
Тәхрирең берлә — язган әсәрең белән.
Тәкъриреңдә — телдән сөйләгәндә.
Мәсләк, мәзһәб — тоткан юл, юнәлеш.
Хәзрәтендә — каршысында.
Истибдад — деспотизм.
Лязем — кирәк.
Нифакъ — икейөзлелек.
Мәрданә — батырлык, егетлек.
Касд — (чәнчергә) теләк.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).