Бер Кызның күңеленә кияүгә бару дәрте керде.
Хәер, монысы гөнаһ түгел, әмма гөнаһ менә кайда: бу Кыз бик Егет сайлаучан иде.
Син бу Кызга шундый Кияү тап: үзе яхшы һәм гакыллы булсын, дәрәҗәле булсын, простой булмасын, ак булсын, пакь булсын, матур булсын һәм, моны алгач, бик ихласлы сөйсен; хатыным дип, һичбер каты сүз әйтеп хафаларга батырчылык итә алмасын…
Бу сыйфатларның һәммәсе кемдә табылсын? Шулай булса да Кызның ишегалдына һәр яктан өчәр атлы Кияүләр, Кияүләр генә түгел, Кияүләрнең Падишаһлары җыелалар иде.
Җә, инде нинди Кияү сайларга кирәк? Кыз да чарлактан тамаша итә: кайсы Кияү дәрәҗәдә түгел, кайсы дәрәҗәдә дә, — медале аз; берсенең кашы куерак, икенчесенең борыны киңрәк, өченчесенең дәрәҗәсе дә бар, ләкин кесәсендә акчасы юк…
Әлхасыйль, матур Кызның күңеленә һичберсе ошамады.
Бераз көннән Кызның өенә һәр тарафтан Яучылар килә башладылар; килсәләр дә, бу Яучылар, җә бик ямьсез яки уртача гына Кешеләрдән килгәннәр.
Матур Кыз үз-үзенә: «Минме аларга Хатын булачак Кыз? Мин андый Кияүләрне каршымнан көтү-көтү кудым. Мин андый вак-төяк Кияүләрнең һичкайсыңа бармам; әле мин кияүгә барырга ашыкмыйм, миңа кызлык гомере күңелле!» — дип сөйләнгәнлектән, бу Яучылар да куылдылар. Болардан икенче Яучылар да ишетеп, алар да Кыздан өмид өзделәр; асла килмәс булдылар, тик Кызның тәрәзә төбеннән генә сирәк-сирәк Кияүләр үткәлиләр иде.
Шул рәвешчә бер ел үтте, ике ел, өч ел үтте, Кызга һичкем Яучы җибәрми; теге Яучы карчыкларны имгә эзләсәң дә таба алмассың.
Шулай итеп, күп-күп еллар үткәч, безнең Кызның да күзләре ачылды; ул үзенең Алма апай, Матур апай, Дустым апайларын берәм-берәм санарга башлады; бу апайларның һәрберсе балалы Хатыннар рәтеннән саналалар иде.
Әмма бу Егет сайлаучы Кызны бөтенләй онытканнар; гөнаһ шомлыгына каршы, Биби әби, Шәрифә карчыклар да килмиләр иде.
Ахырда, Егет сайлаучы Кыз картайды. Мискинә көзгегә караса, көзге дә, бер дә яшермичә, җыерчыклана башлаган битне күрсәтә. Күзенең йолдызланган нурларын да ирсез үткән гомерләр урлаган. Сач тарый башласа, сачта да берничә бөртеккә кырау төшкән…
Менә һәр яктан бәла! Борынгы, ут янында әйләнгән күбәләкләр шикелле, моның тирәсендә йөргән Егетләр кая киткәннәр?
Бичара Кыз, инде нинди генә ямьсез Егет күрсә дә, өмидсез күзләренең кырые белән генә карый иде, әмма Егетнең бу Кыз уенда да булмаган шикелле, моның Кыз икәнен дә белү ихтималы да юк иде.
Матур Кыз, һич булмаса, ахыр гомеремне Ир белән үткәрим дип, агач таяк белән йөри торган сиксән яшьлек бер Картка куана-куана барды.
* * *
Егет сайлаган Кызларга гыйбрәт!!
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).