«Күп тә үтмәстән, утым ялт-йолт итә һәм селкенә,
«Гөлт!» итеп актык нурын бер күрсәтә, аннан сүнә…»*

Төбенәчә янган шәмдәл…
Сорыйсың күк:
«Бу — кайдан?»
Тукайдан ул, Тукайдан…

Беләсеңме:
теләсә кем
кабызалмый бу шәмне.
Ә син ут ал,
нур көлтәсе
чөеп чыксын түшәмне!

«И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!»

«…бетте көч, сынды кылыч…»

Мөкатдәс саз…
Бәгыреңә
бәйлә өзек кыл очын.
Сынган, димә —
кулыңа ал
фидаи җан кылычын!

«Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы…»

…Төш аралаш, кулың сузып,
сорыйсың күк:
«Бу — кайдан?»
Хөрлек сөйгән күңел кошы —
Тукайдан ул, Тукайдан!..

Үз җаныңа кабул итеп
алырсыңмы бу кошны?

Тукай үлемсезлеген син
озайтырга бурычлы!

* Курсив белән бирелгән юллар Г.Тукай шигырьләреннән алынды.


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган