Фәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан?
Тәзкирәңә «мөслим» диеп игълан таккан?
Кемнәр сине, намаз, диеп, сәҗдә, диеп,
Юкка тузанлы мәсҗедләрдә аунаткан?
Тагып сиңа иярченлек сәфаләтен,
Корал итеп йөретәләр җәһаләтең.
Гуаһлыклар бирәсең син, «әшһаде» дип,*
Син ни белдең? Кемгә мәкъбуль шәһадәтең?
Мескин фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың,
Аһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың;
Көчләү сине сарих золым иман белән,
Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың!
*«Шәһадәт бирәм, таныклыйм» дип, син шәһитлек итәсең.
Тәзкирә — паспорт, рәсми документ.
Мөслим — мөселман.
Сәфаләт — түбәнлек, хурлык
Җәһаләт — наданлык.
Кемгә мәкъбуль шәһадәтең? — Кемгә кирәк шәһитлегең, аны кем кабул итә?
Сарих — ап-ачык.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).