Кояш балкый иде. Шулай булмый хәле юк: ерак Урал елгасы буенда узган унике елдан соң ул, ниһаять, газиз әнкәсе күмелгән туган җиренә аяк басты. Кечкенә, әмма ул чакта зур булып тоелган шатлыклар Казан һәм Казан артында татылган, ачы да, татлы да беренче яшьләре шунда тамган.
Соңгы бер-ике елда Габдулланың сагынуы, туган якларына ашкынуы аерата көчәйде. Чөнки балачак хатирәләренә шагыйрьлек хыяллары, иҗат дәрте өстәлде. Канаты ныгыган яшь шагыйрь тар ояга сыя алмый иде инде. Җитмәсә, аның Җаектан ишетелгән тавышына колак сала башладылар. Әллә ничә газетадан язышырга чакырып хат килде. Казанның билгеле нашире Галләметдин Шәриф «Фикер» һәм «Әлгасрелҗәдит»тә басылган шигырьләрен китап итеп чыгару өчен сатып алды. Бу хәл Габдулланы чиктән тыш гаҗәпләндергән иде. Ләкин сер биреп маташмады, ризалыгын язып җибәрде дә шул акчага өс-башын бөтәйтте. Тик дусты Миңлебай каридән* (*Соңыннан  татар  театрына   нигез салган  атаклы артист  Габдулла   Кариев)  гына яшермәде.
— Утырттым бит, малай, Галләметдин байны, — дип, көлеп сөйләгән иде.
Кыскасы, Казан Тукайны кул изәп чакыргандай тоела башлады. Казан чакыра, ләкин Уральски чабудан тоткан. Бу хәлдән гаҗиз булган Габдулла, ничәмә-ничә тапкыр инде хыял канатларын җилпеп, туган иленә кайтып килде. Ничәмә-ничә тапкыр хыялда тына булса да Казан  урамнарын  гизде.
Җиктереп пар ат, Казанга   туп-туры киттем карап.
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап,—
дип башланган шигыре дә әнә шул ашкыну, шул сагыну тәэсирендә язылган иде.
Солдатка каралу мәсьәләсе дә килеп чыккач, Җаек, ниһаять, аның чабуын ычкындырды.
Ак пароход зур тәгәрмәчләре белән суны ярсып кыйнаса да, эрегән кургаш диңгезендә йөзгәндәй, акрын кыймылдый. Казанның бер-берсенә сырышып утырган матур биналары, завод морҗалары, чиркәүләр һәм Сөембикә манарасының зифа буе күренгәнгә дә инде әллә ничаклы гомер узды, ара кыскармый да кыскармый. Ерак та түгел кебек үзе, кояш нурларын чагылдырып ялтырый торган Идел өстеннән яланаяк йөгерсәң, күз ачып йомганчы барып җитәрсең шикелле…
Сәфәрнең иң зарыктыргыч соңгы минутлары, ниһаять, үтеп, халык агымы эчендә кысыла-кысыла ярга чыккач, Габдулла беравык аптырабрак калды. Әмма үткен күзләр сагалап кына торган икән, озак юанырга бирмәделәр. Башына киез эшләпә кигән, кулына чыбыркы тоткан  агай  килеп чыкты.
—    Әйдә, шәкерт, атым яхшы, тырантасым хуп, очыртып кына алып китим!
Абзый кеше» җавап-фәлән көтеп тормастан, шагыйрьнең кәрзинен күтәреп алды да китеп тә барды. Габдуллага аңа иярүдән бүтән чара калмады.
Аты башын чөя-чөя капчыктан солы ашый иде. Агай искерә төшкән гади тарантаска кәрзинне урнаштырды да Габдуллага утырырга булышты.
—    Аягыңны менә шулай сузып җибәр.
Аннары, атның капчыгын чишеп алып, кузлага менеп утырды.
—    Яле, малкай, күрсәт һөнәреңне. Шәкерт абыең ни җитте кеше түгел бугай.
Ат юыртып китте. Озакламый пристань белән шәһәрне тоташтыра торган дамбага барып керделәр. Таш түшәлгән юл, тарантасны дыңгырдатып, бераз уңайсызлый, әмма зарарсыз. Чөнки көн аяз, күктән кояш көлеп карый. Казанка суы, әле якынаеп, әле ерагая төшеп, озатып бара. Өйләр, манара һәм морҗалар каршыга елышалар. Агай, кузлага кырын утырган «илеш, сөйләнә дә сөйләнә. «Эчне айкамыймы?», «Аягың оемадымы?» дип сорап куя. Яисә, аты белән сөйләшкән булып, пассажирын сүзгә тартырга тырыша.
— Йокладың! Шәкерт абыеңны зарыктырасың.
— На-а-а дим, малкай. Мондый чибәр егетләр безгә бик тәтеми. Атасы, мөгаен, хәзрәттер. Улына тәүфикъ теләп, дога кылып калгандыр.
Ул да булмый, турыдан-туры сорап куя:
—    Ният кайсысына соң, шәкерт? Күл буе мәдрәсәсенәме? Зәңгәр мәчетнекенәме?
Пассажирның сөйләшергә бик үк теләмәгәнлеген искә алып, үзе үк җавап та бирә:
—    Хәер, кайсында да оттырмассың. Гыйлем диңгезе инде, гыйлем диңгезе.
Московокийга керделәр. Урам тулы кеше. Әйтерсең лә, бәйрәм. Барысы да шат, барысы да көләч. Кайдан җыелган бу  чаклы   бәхетле  адәмнәр!
—    Сынатма, малкай, Печән базарына җитәбез. Аннан — мәдрәсәгә ике адым. Абыең юмарт булса, солы ашарсың, мин чәйләп алырмын.
Менә Печән базары. Халык кайнап, мыжгып тора. Чатта — мәчет. Мәчет янында эреле-ваклы лареклар.
— Шушымы  инде «Көфер почмагы»?
— Әстәгъфирулла, шәкерт! Домшан сүзен сөйлисең. Калабызның мөгътәбәр кешеләре җыела торган урын бу.
Аннары агай, пассажир белән бәхәсләшүне урынсыз тапты бугай, өстәп куйды:
– Хәер, кем белә тагы… Яшьләрнекен аңламассың.
Сулда «Номера Булгар» дигән вывеска күренде. Парадный турысына җиткәч, Габдулла  туктатырга кушты.
— Юк әле, җитмәдек, шәкерт. Ә-ә-әнә күрәсеңме кызыл пулатны?
— Шушында төшәм.
Агай телен шартлатып куйды да үкенечле тавыш белән:
— Ә-ә-әй, булмады  инде,  алайса, — диде.
— Күпме түләргә?
Дәүләтле кеше баласы күренәсең. Сорый төшкәндә дә ярар иде дә, үз мөселманыңны рәнҗетү була. Бер тәңкә бирсәң, җитәр. Чәйлектән дә буш итмәссең, шәт…
Габдулла извозчикка бер сум утыз тиен бирде дә, кәрзинеп алып, «Болгар»га кереп китте.
Номерга урнашу, шәһәрнең төрле урыннарында йөреп балачак хатирәләрен яңарту һәм берничә газета идарәсенә сугылу белән ике көн үтте. Өченче көнне Габдулла «йолдыз» идарәсенә барып чыкты.
Шактый зур бүлмә. Ике өстәл. Берсе — сырлап эшләнгәне — бихисап зур. Кочак-кочак газета һәм кәгазьләр өелеп ята. Икенче — кечерәк — өстәл янында таза гәүдәле, калын мыеклы кеше эшләп утыра. «Галиәсгар Камал», дип уйлады Габдулла. Моннан күп еллар элек берничә пьеса чыгарган, соңрак «Азат халык» газетасының мөхәррире булган бу кешенең хәзер «йолдыз» редакциясендә секретарь икәнен ишеткән иде.
Габдулла кергәч, Галиәсгар Камал күтәрелеп бер карады да яңадан өстәленә иелде. Шәкерт-мәкерт дигәнең идарәгә, күрәсең, бик еш килә. Өстенә казакига охшаган юка пальто, аягына ни итек, ни читек түгел бернәрсә киеп, балагын тыштан җибәргән усмер кыяфәтле бу егетне Камал шундый шәкертләрнең берсе дип юрады  бугай.
Габдулла редактор өстәле янына тәкәллефсез генә барып утыргач һәм газеталар актара башлагач, Галиәсгар малайның әрсезлеген ошатмадымы, кырыс кына тагын бер карап куйды. Ямьсез тынлык озакка сузыла башлагач, Тукай телгә килде:
—    Безнең газет-журналларны ала идегезме, Галиәсгар әфәнде?
Камал, язуыннан шып туктап, «малай»ны җентекләп баштанаяк күздән кичерде.
— Нинди газеталар?
— «Фикер», «Әлгасрелҗәдит», «Уклар».
— Сез Уральскиданмыни?
— Ие…
— Алайса, шигырьләр яза торган Габдулла Тукаевны яхшы белә торгансыз?
Габдулла ихтыярсыз елмайды һәм Камалның тавышындагы үзгәреш тәэсирендә:
—    Ул «Апуш» мин булам, — дип әйтеп салды.
Галиәсгар,  сикереп торып, урындыгын   дөбердәтеп этәреп җибәрде дә кунак каршына килде. Чак кына текәлеп торгач, Габдулланың ике кулын эләктереп алып селки башлады.
—    Һи-и-и, туганкай! Кергәч үк әйтәләр аны. Һади Максудига атасыннан сәлам китергән мәхдүм дип торам! Кайчан килдегез? Озаккамы? Бөтенләйгәме? Кая төштегез? Ник хәбәр бирмәдегез?
Габдулла «Болгар»ның 40 нчы номерына төшүен, призывка керү өчен кайтканлыгын, солдаттан котылса, Казанда торып калырга ниятләгәнен әйтте.
—    Таныштыгызмы? Кемнәрне күрдегез?
Габдулла Сәгыйть Рәмиевтән башка кеше белән танышмаган иде әле.
— Призывка кайчан?
— Бер-ике көннән чыгып китәрмен дип торам.
— Алайса, Габдулла әфәнде, иртәгә кунаклар көтәсез. Новоселье сыман да булыр.
— Ләкин бит, Галиәсгар әфәнде…
— Беләм, беләм. Әзерләнәсе, мәшәкате, тегесе-монысы. Борчылмагыз, үзебез рәтләрбез.
— Кемнәр булыр соң?
— Сәгыйть булыр, Фатих… Тагын берничә үз кругыбыз кешеләре. Галләметдин килеп чыгар, бәлки. Сәүдәгәр булса да, арурагы, — диде дә Камал күз кысты. — Бәлки файдасы тияр.
Тукай курыккан тавыш белән тиз-тиз әйтеп куйды:
— Ходай хакы өчен, чакыра күрмәгез, Галиәсгар әфәнде.
— Ник?
— Шулай инде…
— Төшенәм… Нашир белән мөхәррир низагы. Адәм пәйгамбәр белән. Хава җәннәттән куылганнан бирле килә торган хәл.

2

Әмма «новоселье» булмый калды. Фатих Әмирхан сырхаулабрак торганга, танышу мәҗлесен аның өенә күчерергә карар иттеләр. Күрешергә дип килгән яшьләрдән берсе Габдулланы шунда алып китте.
Әмирхан, аякларын одеялга урап кәнәфигә утырган килеш, ике егет белән гәпләшә иде. Танышып һәм исәнлек-саулык сорашып, бер-ике авыз сүз алышырга да өлгермәделәр, Галиәсгар белән Сәгыйть Рәмиев күтәренеп килеп керделәр. Өстәл әзерләү ыгы-зыгысы, уен-көлке, шаян сүзләр әйтешү башланды.
Ниһаять, утырыштылар. Тукай саулыгына, татар мәдәнияты һәм әдәбиятының алга китүе хакына тостлар күтәрелгәннән соң, мәҗлес тынычрак рәвеш алды, җылылык, самимилек артты. Тукайдан берәр шигырь укуын үтенделәр. Габдулла кыстатмады, бераз көйләбрәк «Пар ат» шигырен укыды.
Кул чаптылар, рәхмәтләр яудырдылар. Арслан ялы кебек чәчен артка ташлап, бер ноктага текәлгән Сәгыйть Рәмиевнең хәтта күзенә яшь чыккан иде.
—    Саклан, Сәгыйть әфәнде, — диде Камал, — җитди
соперник.
Рәмиев гади генә әйтеп куйды:
—    Дөнья киң, сыярбыз.
Әлеге егетләрнең берсе — матбугат кешеләре тирәсендә чуалырга ярата торган бай малае Салих — тынлыктан файдаланып, сүз кыстырырга ашыкты:
—    Неужели Уральскидан чаклы ат белән килдегез, Габдулла  әфәнде?
Дәррәү көлеп җибәрделәр. Хосуси учитель яллап, аттестатка әзерләнә торган Бари исемле егет өйрәтү тоны белән әйтеп куйды:
—    Ничек аңламыйсың, Салих?.. Поэтический вымысел бит бу.
Борынына ялтыр пенсне эләктергән Фатих Әмирханның ягымлы тавышы ишетелде:
—    Йөрәк маем, Салих, кил бер үбим үзеңне. Трай тибеп йөргәнче, критик кына буласың бар.
Рюмкалар тагын бер кат бушап, җитди дә, мәзәк тә сүзләр булып алгач, мәҗлес сүрәнәя төште. Кояш болыт астына кергәндәй, мәҗлескә моңсулык иңде.
—    Иртәгә сәфәр дисез инде, Габдулла әфәнде, — дип куйды Рәмиев.
– Әйе, сират күпере кичәргә…
Салих тагын сүз кыстырып өлгерде:
– Курыкмагыз,  Габдулла әфәнде, алмыйлар сезне.
Уңайсыз тынлык урнашты.  Бай малае, уйлап-нитеп тормый, шушындагы кешеләрнең күңелендәген әйтеп биргән иде. Бер күзенә чак кына ак төшкән арык гәүдәле егетне ни дип солдатка алсыннар соң? Әмма бу фаразны шагыйрьгә ишеттереп әйтү авырткан җиренә кагылу булыр иде. Котылачак, билгеле. Хәер, белмәссең…
—    Әйтеп булмый,— диде Габдулла, елмая төшеп,— патша икмәген ашап тазарсын әле бу дисәләр…
– Наемщик яллыйбызмы әллә? — диде Камал. — Әнә Бари әфәнденең эше юк. Аттестатны ул төшендә генә күрсә күрер.
– Нигә Бари? — дип эләктереп алды Әмирхан. — Салих кемнән ким? Наемщикның үзе! Типтерергә өйрәнәсе юк.
– Юкка көләсез, Фатих әфәнде, — диде Салих. — Сез әле мине белмисез. Бер минут тормый качар идем бу жизньнан. Атай җибәрми. Эшкә кушам, ди.
– Тагын бер хаҗи арта икән, — диде Камал.
– Төкерәм хаҗына! Үз кулыма алсаммы? Беләсезме, нәрсә эшләр идем?
– Соң?
– Шалт: «Әльислах»ка — мең сум! Мәгез, Фатих әфәнде, күтәрегез газетагызны.
Әмирханның пенсне пыяласы ялтырап куйды.
– Ярый ла ул мең сум, адашып, кафе-шантанга барып кермәсә…
– Вот күрерсез, Фатих әфәнде!
– «Әльислах» ходка китсә,— диде Тукай, уйчан гына, — миңа да Казанда эләгеп калырга бер тотка булыр иде.
– Әллә  Казанда  калу ниятеннән   кайттыгызмы?
– Югын юк та, Галиәсгар әфәнде…
– Икеләнәсез?
– Шулайрак…
– Сәбәп?
Танылган әдипләр генә түгел, авызыннан сөт кипмәгән малайлар да монда политика, әдәбият, сәнгать диңгезендә колачлап йөзәләр. Пушкин белән Лермонтовны тәнкыйтьләргә көче җиткән Белинский, Писаревларның әсәрләрен су кебек эчәләр. Ә ул? Пишкадәмнәр арасына килеп кергән сахра малае хәлендә калды түгелме?
Боларны, билгеле, кешегә сөйләп булмый. Габдулла теленә килгән беренче сүзне әйтеп ташлады:
—    Ачка үләрсең монда!
Бары да гаҗәпләнеп Тукайга текәлделәр.
— Кыйммәтчелек… Бер извозчигыгыз пристаньнан итергән өчен бер сум утыз тиен алды!
Салих кычкырып җибәрде:
– Алдаган, мерзавец! Аның бәясе, күп булса, илле тиен, Габдулла әфәнде! Сатулашсаң, кырык тиенгә дә китерәләр.
– Мәсьәләнең бу ягы чепуха ла аның, — диде Галиәсгар. Рәмиев тә өстәп куйды:
—    Уйлама да, Тукайҗан, беркая да җибәрмибез.
Камал тагын сүзгә кереште:
—    Рәтләнер. Каләмегез яшәсен. Безгә пулат саласы юк. Галләметдин мәҗмугагызны чыгара дип ишеткән идем… Галләметдин дигәннән, монда ят кеше юк, Габдулла әфәнде, нинди низаг чыкты сезнең?
— Низаг та түгел инде ул, — диде Габдулла. — Алдадым мин аны. Уйлап эшләгән эш түгел анысы…
– Галләметдинне?  Син?!
– Газет-журналларда басылган шигырьләрегезне сатып алам дип хат язган иде. Утыз сум акча да салган. Бер басылган шигырь кемгә кирәк? Мин дә усал. Мыек астыннан гына көлеп, эчтән тынам. Бай кеше, бөлмәс әле, дим. Шуннан…
Габдулла халыкның көлүдән көчкә тыелып утыруларын абайлады да тотлыгып калды. Артык түзә алмадылар, буылып торган көлү, шартлап ярылгандай, бәреп тышка чыкты. Башын кыңгыррак салып, аптыраган кыяфәт белән утыручы Тукайга карый-карый озак көлделәр.
Галиәсгар Камал күзләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә:
– Гаепкә алма, туган, — диде, — көлмәслек түгел: Тукай Галләметдинне утырткан! Ха-ха-ха!..
– Әй, Тукайҗан, Тукайҗан, — диде Рәмиев, — синең мәҗмуганы сатып, ул самдесять табыш алачак. Үзең чамала инде, кемнең кемне алдаганын.
– Әйттем бит менә! Сез кал да кал дисез.
– Казан извозчик белән нәширләрдән генә тормый, Габдулла әфәнде, — диде Әмирхан.
Шул вакыт ишек шакыдылар.
— Ашка таракан булмагае, — дип куйды Рәмиев.
— Керегез.
Өстенә кара материядән тройка костюм, башына кара бәрхет кәләпүш кигән, муенына көрән галстук таккан кеше керде.
Минсез ашаган тәгамыгыз таш, эчкән шәрабыгыз агу булып үтсен.
– Яхшы теләгегездән мәмнүнбез, Галләметдин әфәнде, — диде Камал.:— Рәхим итегез.
Салих урыныннан торып:
—    Озын гомерле булырсыз, Галләметдин әфәнде, хәзер генә… — дип башлаган иде, Бари җиңеннән тартып утыртты.
Галләметдин Тукай каршына килде дә күрешергә кул сузды.
—    Сезне Казанда күрүемә мин чиксез шат, Габдулла әфәнде.
Габдулла аның кулын алмады. Галләметдиннең кулы, берничә секунд асылынып торгач, әкрен генә салынып төште. Үзе исә җилкәсен җыерып куйды да, моңа нинди мәгънә бирергә кирәк дигәндәй, өстәл тирәсендә утыручыларга карады. Барысы да башларын түбән игән иде. Әмирхан гына, күзлек пыяласын ялтыратып, хәйләкәр кыяфәт белән елмаеп утыра.
Нашир яңадан Тукайга борылды:
— Мин аңламыйм, Габдулла әфәнде…
— Сез мине алдагансыз!
— Кайчан? Ничек?
– Ике журнал, бер газетада чыккан дөнья чаклы шигырьгә — утыз сум! Белегез, әфәндем, мин хәмелгә килгән шәкерт түгел.
Галләметдин бай көлеп җибәрде:
—    Ә-ә-ә, менә сез ни турыда! Килешми, Габдулла әфәнде, шигърият күгеннән йолдыз чүпли торган затка болай ваклану килешми.
Камал,  үз-үзенә  сөйләнгәндәй,   әйтеп  куйды:
— Шагыйрьләр дә ашамый тора алмыйлар бугай.
– Анысы икенче мәсьәлә. Үзегез уйлап карагыз, Габдулла әфәнде, яшь шагыйрьнең беренче мәҗмугасы. Сатыламы әле ул, расходын чыгарамы, — бусы бит ходай кулында. Риск, Габдулла әфәнде. Бирегез менә яңа китап, әҗере дә бүтәнчә булыр.
– Фу-у-у, Печән базары исе чыга башлады…
– Әйе, Фатих әфәнде, мин коммерсант. Исәп-хисапка шагыйрьләрчә өстән генә карасам, күптән шартлаган булыр идем. Печән базары дисез сез. Тирече белән минем арадагы аерманы онытмасагыз иде. Халыкка мәгърифәт җимешләре минем кулдан үтеп бара шикелле. Бездән башка ни эшләр идегез сез, әдипләр? Шулай түгелме,   Фатих  әфәнде?
– Тәәссефкә каршы, шулай…
– Әгәр шулай булса, Габдулла әфәндене беренче мәҗмугасы белән тәбрикләргә рөхсәт итегез.
Галләметдин эчке кесәсеннән җыйнак кына китап чыгарды да Габдуллага сузды. Шагыйрь алырга ашыкмагач, китап кулдан кулга күчә башлады һәм ахырдан авторның үзенә әйләнеп кайтты.
Тукайның Казанда үткәргән беренче көннәре турында начар хатирә калдырырга ярамый иде. Дуслары күңелсез вакыйганы уен-көлке астына күмәргә тырыштылар. Шагыйрьне Галләметдин белән ничек кирәк алай килештерделәр, кул кысышырга мәҗбүр иттеләр.
Хәер, бу аларга артык кыен булмады. Габдулланың күңел почмагында шыксыз бер тойгы баш калкытырга азапланса да, хәзергә әле күңел күге аяз, күкрәк кояшы якты иде. Беренче алданулары тирән эз калдырмады. Әмма болар чәчәкләре генә иде әле…

 

1964.

(Чыганак: Ибраһим Нуруллин. Тукай турында хикәяләр — Казан: Тат.кит.нәшр., 1966).


 

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган