Күрең патша хәзрәтен –
Җуйды халык хәсрәтен;
Күргәч фетнә кәсрәтен,
Киңлек бирде, бәдәвам.
Файдаланыйк киңлектән,
Ваз кичик мин-минлектән;
Көчле-көчсез тиңлектән
Файда алыйк, бәдәвам.
Тырышыйк, и хас вә гам,
Һәр көн үзгәрә заман;
Җитәр, йокламыйк һаман, –
Таңнар атты, бәдәвам.
Кызганамын сезләрне,
Ник ачмыйсыз күзләрне?
Киләчәктә бәхетләр
Көтә безне, бәдәвам.
Итик, дустлар, иттифакъ,
Бетсен, кадалсын нифакъ;
Тәнемез айрым булса да,
Бер җан булыйк, бәдәвам.
Якты көннәр алдале
Җәһел безне алдалый;
Бүлик без бер алманы
Биш кисәккә, бәдәвам.
Җыйналып мәҗлес ясыйк,
Бер-беремездән качмыйк;
Наданлыкка юл ачмыйк, –
Бик күп изде, бәдәвам.
Кайчанга чаклы татар
Ушбу уйкуда ятар;
Бер-берсенә ук атар,
Иттифакъсыз, бәдәвам.
Ачыйк иттифакъка юл:
Ушбудыр иң тугъры юл;
Сыңар җиңнән ике кул
Чыгарыйк без, бәдәвам.
Иттифакъ — берләшү.
Кәсрәт — күплек.
Хас вә гам — өстен халык һәм гади халык; биредә: «барыгыз да, барлык халык» мәгънәсендә.
Нифакъ — икейөзлелек.
Алдале — алда әле.
Җәһел — наданлык.
Уйкуда — йокыда.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).