Бер нәрсә бәхәссез: Нәҗип Думави — олы фәлсәфи эзләнүләргә ия шагыйрь. Моңа сирәгрәк игътибар итәләр. Бәлки, бу Думави иҗатындагы кайбер фәлсәфи, метафизик күзаллауларның, идеяләрнең бүгенге татарга әле бик үк таныш булмаган Көнчыгыш метафизикасы, элитар фәлсәфәсе, Ислам суфичылыгы белән бәйләнгән булуы белән аңлатыладыр?.. Әйе, Нәҗип Думавиның фәлсәфи шигырьләрендә Көнчыгышның үзәк метафизик күзаллаулары чагылышын табуы авыр түгел. Юкка гына, күрәсең, Думави Көнчыгышны (Шәрыкны) Көнбатыштан (Гаребтән) өстен куймагандыр…
Без монда шагыйрь Нәҗип Думави иҗатына кагылышлы рәвештә мәхбүслек, тоткынлык темасына тукталырбыз. Ни өчен? Чөнки, “Мәхбүс” дип исемләнгән яки шул темага багышланган шигырьләр Думавида бер дистәгә җыела һәм аларда аңа хас фәлсәфи юнәлешләрнең берсе ачыла да… Бу, билгеле, кызыклы эзлеклелек.
Эш шунда ки, ни өчендер Думави шигъри “мин”е үзен еш кына үзенчәлекле бер тоткынлыкта, мәхбүслектә хис итә. Билгеле, бу вакыт сүз дөньядагы фактик тоткынлык турында да барырга мөмкин. Мәсәлән, Думави иҗатында Себер төрмәләрендә, һәм, гомумән, төрмәдә җәфа чигүчеләргә багышланган шигырьләр бар. Биредә аларның ни өчен җәфа кичерүе аңлашыла.
Әмма, Думави шигырьләрен укуыңны дәвам итсәң, эш монда тән тоткынлыгы турында гына бармавын тоя, аңлый башлыйсың. Думави “мин”е, гомумән, үзен ниндидер сәер тоткынлыкта тоя. Мәсәлән, бер шагыйрь:

Мәңгелек мәхбүстә сез ниндәй өмид бардыр дисез,
Шундый хәлләрне кайчан да булса уйларымысыз?
Бардыр, әлбәттә, өмид, ул да көтәр бер нәрсәне…
Мин беләм: ул кызганыч бәндә көтәдер нәрсәне…
(“Мәңгелек мәхбүс”)

Күренгәнчә, монда мәхбүслек хис-тойгысының бернинди конкрет сәбәбе күрсәтелми, һәм ул фәлсәфи-фаҗигале яссылыкта яңгырый…
Икенче бер шигырь строфасы:

Йөдәтте күңелемне тарлык — белә алмыйм ник болай икән?
Җаным мәхбүс кебек — һәрбер адәмгә дә шулай микән?
(Исемсез шигырьдән)

Җан, күңел үзен ниндидер тоткынлыкта сизә… Сорау: ни өчен туа “мин”нең бу мәхбүслек тойгысы? Ни өчен ул яшәешнең кыйммәтен күтәрүче Ләззәт хисен, Иреклелек хисен югалткан? Бу сораулар үзләренә җавап табуны сорыйлар…
Шигырьнең дәвамында күренгәнчә, Думави “мин”е өчен яшәеш кайчакта мәгънәсез, абсурд тоела башлый:

Ни төшсә дә зиһенгә, күзгә — бик вак бу, вак эш бу, дим:
Шулай инде, ясап-ватып, көлеп, егьлап барыш бу, дим.

Күренә ки, монда үзенчәлекле бер нигилизм табыла. Дөньялыкта бер генә нәрсә дә Думави “мин”ен үзенә чынлап торып җәлеп итә алмас төсле. Һәрбер дөнья феномены “мин”дә абсурдлык хисен уята һәм яшәеш тулылыгын бирми…
Урынлы сорау. “Ни өчен кеше “мин”е кинәт абсурдлык хисенә килеп чыга ала? Ни өчен ул метафизик “Курку”, “Борчылу”, “Төшенкелек” кичерә? Бу урында, мәсәлән, янә Көнбатышның экзистенциализм фәлсәфәсе искә төшә. Аның буенча, кешенең экзистенциаль “Курку” (Ясперс, Хайдеггер), “Борчылу (Сартр), “Күңелсезлек” (Камю) кичерүендә кеше “мин”енең Чынлыкны сагынуы, Чын Тормышка отылуы ачыла…
Чөнки, билгеле, Чын Яшәеш юк түгел. Думави “мин”е, һичшиксез, сафрак, рәхәтрәк, ләззәтлерәк Яшәеш барлыгын хис итеп белә:

Ничектер, бер рәхәт галәм күңелгә хис кылыктан күк;
Каяндыр җанчыгым сафлык, рәхәт, ләззәт тоенган күк.

Тик тоелган рәхәтлек, ләззәтлек еш кына тирә-юнь дөньяда табылмый төсле… Шуңа күрә, бәлки, вакыт-вакыт, күңелен бәхет, ләззәт басканда, дөньяга, табигатькә Соклану күрсәтү белән бергә (“Яз”, “Кояш ялтырый…”, “Балалар сүзе” кебек шигырьләрдә) аңа үзенең дөньядагы начарлыклар өчен Үпкәсен дә белдерә:

Суың булса — елан-чаян, хәшәрәтләр тулып яткан,
Килеп баксын диеп, һәрберсе күзен миңа аткан;
Бараммы соң! Күрәм ич, анда әнә бер адәм затның
Ботыннан — берсе, берсе бугаз-муен астыннан капкан.
(“Дөньяга ачык хат”).

Хәтта искиткеч гүзәл табигать күренешләре дә бу дөньядагы начарлыклар өчен туган Үпкә хисен юып алып китә алмас кебек кайчак:

Боярлар бармагында уйнаган алтын-көмешләр күк,
Китермә алдыма шылдыратып нәһрең — суларыңны!

Әмма, бу юллар дөньядан баш тартуда түгел! Чөнки, дөньядан баш тарту, мордар китү мәсьәләне чишми (Дөнья үзе начар түгелдер. Кешеләр үзләренең тотышларын үзгәртсәләр, яхшыртсалар, мөгаен, дөнья да яхшыракка үзгәрә алыр иде…)
Шигырьнең соңгы юллары күрсәткәнчә, барысы да кешенең үзеннән тора:

Кабергәме дисең әллә?.. Кирәкмәс, анда да бармыйм,
Егет булсаң, кабердән башка җир тап, башканы уйла!

Билгеле, шушы халәттән котылу юлы бардыр?!


{mospagebreak}

Хәзер кеше күңелендәге кризиска охшаш халәт турындагы тагын бер шигырьне карап үтик. Аның исеме “Үзенә бертөрле катле нәфес” дип атала. Моннан күренгәнчә, монда сүз мордар китү турында бара, һәм бу мордар китүнең сәбәбе дөньяга туу факты үзе булып чыга…
Башта Думави “мин”е үзенең хөр фикер иясе икәнен әйтә:

Мәсьәлә зур, билгеле — юкны фикер итми башым,
Уздым инде күптән үк мин хөр фикер әлифбасын.

Әмма аның бу хөр фикерлегендә беркем дә юата алмас! Хөр фикер аны Илаһи Хакыйкатькә алып килмәгән… Ул әле чынлап торып Чынлыкны ачмаган, һәм ул өметсезлектә, ул үзенә ышанычлы маяклар тапмый!..
Дин, гакаид, фәлсәфә фәннәреме? Юк! Алар да юк! Бирмиләр һичбер азык, аннан да юк, моннан да юк.
Мөгаен, фәлсәфәләр “буштыр”, диннәр “бозылгандыр”… һәм кайвакыт ул дөньяның чынлыгына шикләнергә мәҗбүр:

Әллә дөнья һәм мафиһа (Мафиһа — аның эчендәге нәрсә.) — барчасы юкмы, димен.
Төш күреп без бар димезме әллә гел юкны, димен.

Күренгәнчә, монда Көнчыгыш фәлсәфәсе биеклегеннән торып уйлану бар. Дөньядагы газап-җәфаланулар алар иллюзия генә түгел микән?!.
Руми да бит бер шигырендә кешенең дөньядагы газап-җәфалануларын аның төш күргәндәге җәфаланулары белән чагыштыра. Әмма, моның иллюзия, “төш” икәнлеген аңлар өчен Өн Халәтенә кайтырга, “уянырга” кирәктер?!. Әмма, тагын бер кат кабатлыйбыз: Думави “мин”енең шушы фәлсәфи сораулары артында аның әле Чынлыкны ачмаганы күренә… Шуңадыр, ахыр чиктә ул Хәяткә үзенең фәлсәфи Үпкәсен белдерергә мәҗбүр:

Әй мине юлдан адаштырган, саташтырган хәят!
Бел моны: бу эш сиңа бик зур оят, бик зур оят!
Дөньяга килгәндә, мин бик саф идем, бик пакь идем,
Мин бу мин түгел идем мин, мин моңарга ят идем.
Тәэсир итте галәм, дөнья, мине көчләде дә,
Миннән әллә нинди бер “мин”не эшләде дә,
Мыскыл итте, изде дә миңлегемне;
Инде белмим, мин ни зат соң, аңламыйм кемлегемне.

Күренгәнчә, монда кеше “мин”енә хас Үпкә, Әрнү, Шелтәләү кебек хис-тойгылар метафизик фикерләр белән кушылып бирелгәннәр…
Әйе, “Мин” бу дөньяга килгәнче саф, пакь булган, дөньяга “ташлангач”, ул изелгән, үзгәргән… Бу хакыйкый “мин”не онытып, җәфалану чыганагы булган иллюзиор “мин” булып уянуны искә төшерә… Һәм без монда тагын бер кат дөньялык белән “алданганлык” идеясенә әйләнеп кайтабыз кебек. Думавида да “мин” кайбер вакытта Мәңгелек Ләззәт Халәтеннән “аерылдырганы” өчен, “алданганы” өчен әрни төсле…
Монда Хәят гаеплеме соң? Юктыр… Күп нәрсә кешенең үзеннән торадыр кебек. Кеше үзе үз-үзен психологик яктан изоляцияли, чикләнгән кысаларга куып кертә, психологик “төрмә” тудыра һ.б. Ә Саф Ләззәт, Чын Яшәеш, Мәңгелек Ләззәт һәрвакыт кала һәм үзен ачарга чакыра…
Һәм менә “Күңелемә” шигырендә Думави “мин”е Чын Яшәешкә омтылу юлында, аны эзләү юлында метафизик сикерешкә бер ымсыну белдерә. Монда үз күңелеңне Көнчыгыш метафизикасындагыча чын Азатлыкка чакыру бар:

Җәел, күңел, җәел, курыкма хыялдан,
Хыял алмас сине, әлбәт, ояңнан.
Тәсаудыр әйләнеп (Тәсаудыр әйләнеп — күңелгә китереп.) һич булмаса, син
Котыл каплап алган ушбу томаннан.

Сүз комачаулаучы томаннан котылу турында бара. Әмма, кемнәр алдалый ала, комачаулый ала күңелгә?..

Шулай атыл, мөнәззәһ (Мөнәззәһ — начарлыктан ерак торган, пакь.), әй күңелем,
Кара канлы, нәфес атлы еланнан.
Очып бер ялгызың качкыл еракка
Котыл шәһвәт (Шәһвәт – теләк.) исемле шул чыгайннан (Чыгайн – чегән.).

Димәк, Думави үз күңелен нәфестән һәм теләктән баш тартырга чакыра. Ни өчен? Чөнки, Көнчыгыш метафизикасы буенча, нәфес һәм теләк чын Бәхетле Халәтне ачуга, табуга киртә булып тора. Ислам дине шулай ук теләк һәм нәфестән баш тартырга, яки аларны тезгендә тотарга чакыра. Чөнки, нәфесне канәгатьләндереп бетереп булмый. Чөнки, һәр теләгән теләк тормышка аша алмый! Моннан — җәфалану, кайгы-хәсрәт, сагыш… Иң мөһиме: алар кешене вакытлы нәрсәләр белән алдыйлар һәм “Мин”нең чын Бәхетле Халәтен оныттыралар…
Ә Думави “мин”е исә рухи чистарыну аша барысыннан да өстен булган “иң мөкатдәс “лә мәкян”га, ягъни иң мөкатдәс Аллага омтыла!

Ашып кит, туктама тик бу галәмдә,
Чыгып кит һәм вакыт атлы заманнан.
Карарсың әйләнеп аннан арызга (Арыз — Җир шары.),
Санарсың юк аны яки тузаннан.
Сәяхәт кыл, күңел, чиксез фәзаны (Фәза – күк.),
Хәбәр ал иң мөкатдәс “лә мәкян”нан.

Һәм монда без янә Көнчыгыш метафизикасына хас фәлсәфәне очратабыз: ул галәмнән (пространстводан) һәм вакыттан “чыгып китү” турында… Ягъни, монда сүз янә тәннән өстен булган, үзен физик тән белән тиңләштерүдән туктаган хакыйкый “Мин” турында бара…
Рухи Укытучы Рамана Махаршидан бер өзек: “Пространство һәм вакытны тикшергәндә алар бездән башка ни булып торалар дигән сорау туа. Әгәр без үзебезнең тәннәр икән, димәк, без вакыт һәм пространствога катнаш булып чыгабыз. Әмма без тәннәрме соң? Без һәрвакыт бертөрле: хәзер дә, иртәгә дә, теләсә кайсы вакыт, монда да, анда да, һәр җирдә дә. Без тормыш итәбез, без — вакыт һәм пространство чикләре артында яшәүчеләр”.


{mospagebreak}

Бераз вакыт узгач, ягъни өч елдан соң, Думави “Күңелемә” шигыренә каршы” дигән шигырь яза. Монда ул тагын бер тапкыр шул ук тирән фәлсәфи сорауларга кагыла, һәм икенче яктан килеп, янә дөнья белән Хакның тәңгәл килеп бетмәгәнлекләрен белдерә…

Юк хакыйкать, юк ышаныч, дөньяда юк һич иман;
Белми инсан: дөньяда кайсы хөсен, кайсы яман.
Хөснидә кабихе аерган (Хөснидә кабихе аерган — матурлык белән яшьсезлекне аерган.) бәндә юкка маташа,
Чөнки белми асыл мәгънә ни, ниһаять саташа.
Әйе, бар төсле болай, өстән генә салсак нәзәр (Салсак нәзәр — күз салсак.),
Әмма китсәк төпкә, болганыр күңел һәм җан бизәр;
Без мадам ки (Мадам ки — чөнки, чынлыкта.) дөньядамыз, без мадам ки дөньяда;
Хакны эзләгән булып вакытыңны исраф кылма да.

Бу юлларда, билгеле, дөньяда Хакыйкатьне танып-белүгә кагылышлы рәвештә үзенчәлекле пессимизм бар… Әмма, шунысы игътибарга лаеклыдыр: ул “Күңелемә” шигыренең олы фәлсәфи күзаллавын тагын бер кат раслый. Чын Яшәеш бу дөньяны чагыштырмача чынлык итеп кабул иткәндә генә табыла ала… Ягъни, бу дөнья артындагы Чынлыкны танып-белмичә, чын мәгънәсендәге Бәхет, Тынычлану кеше күңеленә килә алмыйдыр…
Билгеле, Думавиның дөньяга Үпкәсе яки үз-Эзләнүе һәрвакыт мондый метафизик Юлга, традициягә, алар белән бәйле фәлсәфи ачыш-уйларга китерми. Үз-Азатлык юлындагы чын мәгънәсендәге метафизик Реализация, метафизик Азатлык алу сирәкләр өчен, дидек. (Юкка гына суфилар шәригать-тәрикать-хакыйкать баскычларын күрсәтмиләр…) Бу Думави өчен, Практик Юл булудан бигрәк, күбрәк интеллектуаль уйланулар, сүзләр яссылыгында кала кебек…
Думавида, бик табигый ки, аерым бер вакытта мәхбүслек хис-тойгысы белән бәйле метафизик кыенлык, кризис, сораулар Аллага ышану, дин аша чишелә… Кайбер вакытларда Думавиның дингә (бәлки, аның белдерүче руханиларга?) ышанычы какшаса да, ул, барыбер, үз күңелендә, үз эчендә Аллага ышануның, диннең хакыйкый юл икәнен истән чыгармый… Асылда бит шушы мәхбүслек, тоткынлык хис-тойгысы артында кешенең Илаһәдән аерылган булу факты ята да түгелме икән?.. “Мин” үзенең Чыганагы булган Илаһәдән никадәр ераклашса, шулкадәр җәфаланадыр, мөгаен. Илаһәдән аерылу, илаһи кануннарны санга сукмау, оныту кешене газапларга дучар итә…
Димәк, Илаһилыкка — Чын Бәхеткә кайтуның ышанычлы юлы бар: ул — Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышану һәм үзеңне эчкерсез рәвештә ахыргача Аңа тапшыру… Дин — кеше “мин”е өчен иң хакыйкый, иң дөрес юл…
Традицион дин Ислам белән тирәннән бәйле Думави “мин”е, билгеле, моны яхшы аңлый. Ул алдан күренгәнчә, еш кына үзен кеше буларак Галәм, дөнья алдында тузан бөртеге төсле кечкенә, мәгънәсез, кыйммәтсез тоя. Бу, мәсәлән, Думавиның “Үзгәрү” шигырендә дә ачык күренә:

Мин шулай бер ялгызым кырда торам күккә карап,
Күк шары торган кебек һәм мине гаҗиз чүпкә карап.

Менә шуңарга, дөньяда ниндидер мәгънәсез, юлсыз кыйпылчык кына булып калмас өчен, илаһи кыйммәткә ия икәнеңне тояр өчен үзеңне Бер Аллага тапшырырга кирәк тә:

Син чара тапмыйм дисәң, бу кайгыга, бу дәртеңә,
Бар чара, син тик тәүҗиһ (Тәүҗиһ — мөрәҗәгать итү.), юнәлү ит тә каид (Каид – җитәкче.) кыл раббыңа.
Тапшырылганбыз аңарга, эстәмим бернәрсә дә;
Ихтыяр анда, разый мин, ихтыяр нишләсә дә.
(“Сәҗдә”)

Үз язмышын, гомерен кичерүче Думави “мин”е барысына да риза… Чөнки Аллаһы Тәгалә — Рәхимлелек һәм Изгелек чыганагы… Ул изге, хак юлга кайтучыларга һәм анда калучыларга миһербанлыдыр. Әгәр син чын мәгънәсендә Аллага тапшырылсаң, бирелсәң, кайчан булса да җәфалануларның ахырына, Котылуга ирешерсең… Коръән Кәримдә әйтелгән бит: “Тәхкыйк хак мөэминнәр газабтан котылып Мәңгелек Сәгадәткә ирештеләр” (Коръән тәфсире.)
Димәк, дин юлы — ул Мәңгелек Бәхеткә илтүче юлдыр…
Нәҗип Думави иҗатында, билгеле, Сәгыйть Рәмиев иҗатындагы төсле төрле фәлсәфәләрне, идеяләрне табарга булыр иде. Шунысы да мәгълүм: Октябрь революциясеннән соң Думави мулла булып эшләгән, ә аннары берара, үз заманының күп кешеләре төсле, атеизм тарафдарына әверелгән… Ләкин бер нәрсә ачык: Көнчыгыш метафизикасы, суфичылык фәлсәфәсе һәм Ислам Дөреслеге Нәҗип Думави шигъриятендә шактый ук чагылыш тапкан, аның фәлсәфи иҗаты асылда кеше “мин”е өчен метафизик Азатлык, Бәхет юлы эзләүгә багышланган…


(Чыганак: Вәлиулла И. Мәңгелек бәхет эзләреннән… Эсселар. — Казан: Школа РИЦ, 2004. — 128 б.).


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган