И каләм! Китсен әләм, сән әйлә безне шадыман;
Без дә саяңдә улалым тугъры юла кадыман.
Без өсәраи, көсаляи дә сәүкъит һиммәтә;
Кыйл тәрәххем милләтә — калдырма, зинһар, зилләтә.
Рәфгыйдеп Аурупаи сән гарше әгъләйә кадәр,
Нә ичүн безне дөшердең фәрше әднәйә кадәр?
Милләтең бу хале мәктүбме китабы хикмәтә?
Монхасыйрмы ане гомре хәле мәхзүниятә?
Яз тәгаллемләргә тәргыйб, әйлә тәкъдир къәдрене;
Ит наданлыкларны тәгъриф, зәһрене яз, гъәдрене.
Караны яз “кара” диб һәм игътираф ит акны ак;
Җөпне “җөп” дип язмалысан һәм ушандак такны так.
Бакма һич кәс хәтеринә, милләтең дәрденә бак!
Бәддога — явыз догая һәр заман асма колак.
И каләм, сәндин кәлер һәп бәхтемез, икъбалемез;
Бәкләнәр дүрт күз илә лотфыңда истикъбалемез.
Кичмәсен караңгылыкта маһемез һәм салемез;
Гафилез без, җаһилез — вай халемез, вай халемез!
Һәр тараф мөслимләри бер-бер идәрләр аһе ваһ!
Нә сәбәбле кәлди безгә бөйлә бер бәхте сияһ?
Әйлә ярдәм безгә һәрдәм, и каләм, кыйл мәрхәмәт;
Дәфгулынсын җөмлә хәсрәт, фәкърү хәкърү, мәскәнәт.
Дәфгулынсын — дәфгъ улынсын.
Хәзерге әдәби телдә
И каләм!
И каләм! Китсен газап, ит син безне шат;
Без дә синең аркаңда туры юлга басыйк аяк.
Без әсирләрне, ялкауларны да зур эшкә этәр;
Милләткә мәрхәмәт ит, — зинһар, хурлыкка калдырма.
Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр,
Ник төшердең безне — җиде кат җир астына кадәр?
Милләтнең бу хәле хикмәт китабына теркәлгәнме?
Гомернең һәрбер сулышы хурлык белән чикләнгәнме?
Чакырып яз укырга, уку кыйммәтен тәкъдир ит;
Аңлат наданлыкның начарлыгын, аңлат агу икәнен.
Яз караны “кара” дип һәм акны ак,
Җөпне “җөп” дип һәм шулай ук такны так.
Һәр кеше күңелен [генә] күрмә, милләт авыруына бак!
Бәддога — явыз догага һичвакыт салма колак.
И каләм, бәхет һәм якты киләчәгебез синнән килер;
Якты киләчәгебез дүрт күз белән рәхмәтеңнән көтелә.
Үтмәсен караңгылыкта айларыбыз, көннәребез,
Гамьсез дә без, надан да без — вай хәлебез, вай хәлебез!
Һәрьяктагы мөселманнар бер төслүк аһ-ваһ итә!
Безгә мондый кара бәхет нидән килде? — дип әйтә.
И каләм, безгә һәр даим ярдәм һәм мәрхәмәт ит;
Хәсрәт, хурлык, мескенлекләр — мәңгегә кит!
(“И каләм!” «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 март (3 нче) санында басылып чыккан, «3 нче дәфтәр»дә (1907) урын алган. Текст шуннан алынган.
Бу шигырьне Тукай үзенең «Әшгар мәҗмугасы» өчен 1905 ел азагында әзерләп куйган. «Әлгасрелҗәдид»тә нәшер ителгәннән соң, ул шактый ук популяр булып китә, шул ук журналда һәм «Фикер»дә басылган язмаларда аннан аерым юллар китерелә. Мәсәлән, «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 15 март (3 нче) санында «Идарәдән» (редакциядән) бирелгән белдерүдә «И каләм!»нән:
«И каләм, сәндән көлер һөп бәхтемез, икъбалемез:
Бөкләнер дүрт күз илә Лотфыңда истикъбалемез», – дигән икеюллык бирелә.
Хадим – хезмәтче.
Һәфтәлек – атна.
Хәмед улсын – мактау булсын.
Фазыйль – галим, белемле.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).