rn
rn

rnВ статье с сравнительном аспекте анализируется лексика двуязычных словарей татарского языка XIX века и лексика поэзии Г. Тукая. Выделяются фонетические, лексические и морфологические особенности, показывается преемственность татарско-русских словарей XIX века и творчества Г. Тукая.rn

rn

rn 
rnXIX гасыр-XX гасыр башы — татар әдәби теле тарихында яңаруларга, үзгәрешләргә бик бай, үзенчәлекле, катлаулы чор. Бу чорда татар теленең грамматикалары, сүзлекләре төзелә, китап басу эше киңәя, татар халкының тарихы, мәдәнияте, этнографиясе, тольклоры ныклап өйрәнелә башлый. XIX гасыр — XX гасыр башында дөнья күргән күпсанлы грамматаларда, укыту әсбапларында, сүзлекләрдә татар әдәби теленең нормалары чагылыш таба.
rnXIX гасырның икенче яртысы икетелле сүзлекләр күплеге белән аерылып тора. Бу сүзлекләр ике төрле максатта язылганнар: алар да русларга — татар телен, ә татарларга рус телен үзлегеннән өйрәнү күздә тотылган. Шушы сүзлекләр арасында лексик берәмлекләрнең байлыгы, структурасының камиллеге, кулланылган алымнарның яңалыгы белән А. Троянский, С.Кукляшев, К.Насыйри, Н.Остроумов, Ш. Габделгазиз, М. Юнысов хезмәтләре аеруча игътибарга лаек.
rnСүзлекләрдә  тормышта  иң  еш  кулланылышта булган 100 меңнән артык лексик берәмлек тупланган. Сүзлекләрдә татар теленең шул чордагы фонетик, лексик, грамматик нормалары теркәлгән. Ә аларның күпләп чыгуы XIX гасыр-XX гасыр башында татар телен өйрәнүгә зур ихтыяҗ булу турында сөйли.
rnТатар тел белеме өлкәсендә шундый зур үзгәрешләр барган вакытта әдәбият мәйданына Г. Тукай чыга.
rnСүзлекләрнең күпләп чыгарылуы белән Г.Тукай иҗатының якынча бер вакытка туры килүе чагыштырма планда кайбер күзәтүләр ясарга мөмкинлек бирә. Чагыштырулар өчен югарыда аталган сүзлекләрдә тупланган сүзләр һәм Г. Тукайның шигъри әсәрләре алынды.
rnXIX гасыр-XX гасыр башында сүз башы позициясендә җ-лаштыру һәм й-лаштыру параллель кулланылган. Бу факт әлеге күренешнең ул чорда нормалашып өлгермәгәнлеген раслый. Я-лаштыру иске татар теленең китап теле традициясе итеп каралса да, Г. Тукай шигырьләрендә ул аз очрый, ә сүзлекләрдә, киресенчә, өстенлек итә. Мәсәлән: йетмәк — достигать (7, II т., 278), йетен — лёнъ (7, II т., 278), йетмеш — семьдесятъ (7, II т., 278), йер — земля (7, II т., 286), йыр — песня (7, II т., 286), йелкән — парусъ (7, II т., 318), йерән — рыжiй (7, II т., 287), йелем — клей (7, II т., 314), җәдрә — пуля (7,1 т., 392),  җау — война (7, I т., 418), җырткыч — хищный (7, I т., 394), җурган — одеяло (7,1 т., 395).
rnГ.Тукай шигырьләрендә җ-лаштыру күренеше күп очрый. Моны урта диалект үзенчәлеге итеп тә күрсәтергә мөмкин.
rnҖегет белән кызлар йөри шаркылдашып,
rnБоз өстендә тимераяк белән шуып. («Суык»)
rnТотса баштан сачтараш, шылтыр да шылтыр җон ага.
rn(«Саташкан»)
rnҖәдрә тиде тугъры төзәп аткан җиргә;
rnАвып төште Бөркет җәдрә берлән бергә.
rnСүзлекләрдә теркәлгән һәм Г. Тукай шигырьләрендә кулланылган кайбер сүзләрдә язма әдәби тел традицияләре сакланган. Мәсәлән, бугдай — пшеница (7,1 т., 219), агыз — рот, уста (7,1 т., 52), чыраг — лучина (7,1 т., 466), капуг — ворота (7, II т., 65); б~м: муз — боз; (7, II т., 214); д~т: дерсәк — терсәк (7,1 т., 526); дез — тез (7,1 т., 529); дир — тир (7,1 т., 529); дезген — тезген (7,1 т., 529); дастымал — тастымал (7, I т., 530) һ. б.; т~д: тулкын (7,1 т., 20) — дулкын һ. б.
rnБу күренешкә Г. Тукай шигырьләреннән мисаллар китереп үтик:
rnСачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул.
rn(«Су анасы»)
rnКичтән йокың кала да,
rnЕгълап үтә көндезең. («Бишек җырулары»)
rnКүтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
rnХодаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
rn(«Ана догасы»)
rnБу елда да богдай бик уңган, кыйблаларга таба егылган.
rn(«Аксак Йосып көе»)
rnУл Дию уйганды: дүрт якка бакар,
rnКөфер сүзләр, агъзыйдин утлар сачар.
rn(«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»)
rnСүзлекләрдә тупланган сүзләрне килеп чыгышлары ягыннан караганда, аларның, нигездә, төрки-татар сүзләре икәнен күрергә була. Алар кешенең тән төзелешенә, туганлык атамалары, тормыш-көнкүреш, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына карыйлар. Иҗатының төп байлыгы итеп халыкның җанлы сөйләм телен алган Г.Тукай шигырьләрендә дә төрки-татар сүзләре төп урын алып тора.
rnШул чор өчен аеруча характерлы булган гарәп-фарсы алынмалары үзөйрәткечлөрдә дә, Г. Тукай шигырьләрендә дә еш очрый. Сүзлекләрдә бу сүзләр дин, уку, фән өлкәсенә караган төркемнәрдә шактый күп. Бу алынмаларның кайберләре татар телендә актив кулланылышта йөриләр. Мәсәлән, Алла, дин, китап, каләм, дәфтәр, рәсем. Ә кайберләре бик сирәк кулланылалар, алар, вакытлар үтү белән, архаик сүзләр рәтенә күчкәннәр: китабъ — книга (2, 242; 8, 10), кагасъ — бумага (3: 1880, 16), сабакъ — урокъ (6, 166), калямъ – перо (8, 11; 6, 144], калпа — учитель (6, 144), катъ
rn—    письмо (6, 112), гылем — знание, учёность (6, 58), акеят — рассказъ, анекдотъ (6, 9), мядряся — школа (1, 19), мяктапъ — школа (1, 19), шакирдъ — ученикъ (1, 19), алимъ — мудрецъ (1, 19), нукта — точка (1, 19), таватъ — чернильница (1, 19), каяпъ — слово (1, 19), дярсъ — лекция (4, 59), джэдвялъ — таблица (4, 201), дяфтяръ — тетрадь (4, 59), рисаля — книжка (4, 60), талибъ — студентъ (4, 74), кагидя — правила (4, 84), алифъ бий — азбука (1, 2; 9, 8), ахтари — словарь (9, 11), стазъ — профессоръ (9, 55), нәхү — грамматика (7, I т., 216), гыйлми сарыф, гыйлми нәхү — грамматика (2, 104), лисан — язык, словесно (7,1 т., 201), зәбан, лисан — язык (4, 225), лөгать — наречие (7, II т., 202), әлиф-би, Хөрүф хуҗа — алфавит (4, 5), фиһрсәт — алфавит (7, II т., 55), рәсем хат — правописание (7,1 т., 548), куул — слово, речь, речение (7, II т., 127), сәхүн — слово, речение (7,1 т., 563). Хәзерге көндә бу кайбер сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән карамыйча белеп тә булмый. Без, бу очракта, сүзлекләрдә теркәлгән берәмлекләрнең Г. Тукай шигырьләрендә дә очравын күрдек. Мәсәлән,
rnАчылмыш яңы гөлләр, бәһрәләр зар,
rnВә махсус сухтәләр чөн хөҗрәләр вар.
rn(* * *)rnӘнә чүлмәк: аңар катык тутырган,
rnМенә хәлфә: башы мантыйк тутырган.
rn(«Әнә-менә»)
rnСәнең әшгареңә, бәнчә, агач, даш билә рәкъсандыр,
rnАгач рәкъс итмәмәк шагыйрь улан инсанә йоксаңдыр.
rn(«Пушкине»)
rnЙөземнәр көнгә каршы ялтырыйлар ләгыль, якуттай.
rn(«Төлке һәм йөзем җимеше»)
rnСин закон-статьяларга баш имисең — хөррә син,
rnӘйләнәсең, тулганасың — түгәрәк син, кәррә син.
rn(«Гыйлавә»)
rnМисаллар күрсәткәнчә, һәр ике чыганакта да уртак сүзләр бар. Димәк, бу сүзләр шул вакытта телдә актив кулланылышта булган, дигән нәтиҗә ясый алабыз.
rnXIX гасыр-XX гасыр башында татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша Европа телләреннән кергән сүзләр төрле тематик төркемнәргә карыйлар. Сүзлекләрдә рус алынмалары авыл хуҗалыгы, үлчәү берәмлекләре, ай исемнәрен белдерүче сүзләр арасында бар. Аларның бер өлеше татар теленең фонетик закончалыкларына буйсынганнар. Мисал итеп түбәндәге сүзләрне күрсәтергә була: сука (9, 49; 4, 72), камытъ (9, 8, 20; 4, 80), буряня (9, 27), буразна (9, 27; 7, I т., 190), лачынка (3, 21; 6, 145), саламъ (3, 21; 8, 21; 4, 61; 6, 170), эскерт (3, 21; 6, 175), авень (8, 21), сажинь (6, 168), мижа (6, 91), арышъ (7, I т., 29), ужымъ (6, 155), курмы (6, 127), жяшнекь (6, 90), лачынка (5, 100; 6, 145), сутъ (6, 180), жалуанжа (6, 68), жармавайъ (6, 72), чинь (6, 127), законъ (6, 90) һ. б. Ләкин шуны да әйтергә кирәк: рус алынмалары сүзлекләрдә чагыштырмача аз бирелә.
rnГ. Тукай лирикасына килгәндә, рус алынмаларыннан иҗтимагый-сәяси темага караган сүзләрнең күплеге күзгә ташлана. Бу күренешне шагыйрьнең революцион вакыйгалар чорында яшәве, сәяси идеаллары белән аңлатырга була. Мисалларны карап үтик:
rnБакча эчендә пар каен, яфрак яра ел саен,
rnКочак-кочак доносларны яудырамын көн саен.
rn(«Кушмый ишәк җырлый»)
rnТирәк-тирәк ситса була, матур була чаршауга,
rnБөтен Казан абыстае агент хәзер Варшауга.
rn(«Авыл җырлары»)
rnКайда китте цензурлык,
rnКоллык, тарлык, ким-хурлык?
rn(«Хөррият хакында»)
rnXIX гасыр-XX гасыр башында дөнья күргән ике телле сүзлекләрдә шул чорның иң актив берәмлекләре генә тупланган. Ләкин бу сүзләрнең бер өлеше, вакытлар үтү белән, телдән төшеп калган, искергән сүзләр рәтенә күчкән. Мәсәлән, жалау — завязка у платья (7, т., 407), ялау — флагъ (7, II т., 314), яс — трауръ (7, I    т., 295), берлинъ арбасы — карета (9, 33), сяке — авка [скамья] (9, 55), ут кюймяси — пароходъ (4, 6), ут арбасы — паровозъ (4, 120), жилдырга — лыжи (5, 72), тюсътющеручи — фотографъ (8, 7), сувыкъ темерчи — слесарь (8, 7), ләшкәр — войско (7, I т., 201), ямин — присяга (7, II т., 326), ту — знамя (7, I т., 379), тянкяханя — монетный дворъ (7, I т., 377), биняк — тысяча (4, 26), туман — болыпое скопление людей (5, 125; 6, 205) танукъ — свидетель (9,
rn47), табанча — пистолетъ (7, I т., 5), айбалта — секира (4, 11), алай — отряд (4, 12) һ. б. Мондый сүзләр Г. Тукай шигырьләрендә дә бар:
rnЯба җиләнен, җилдән качадыр —
rnНичә япса да, җил аны ачадыр.
rn(«Шәкерт, яхуд Бер Тәсадеф»)
rnШунда сәргаскәр (гаскәр башлыгы) үзенчә бер горур,
rnБерлә гаскәргә карап читтә торыр.
rn(«Кисекбаш»ка гыйлавә»)
rnУлыб бер сүздә бер дәртле җәмәгать,
rnЧыгыб мәйданә, күстәрде сәнагать.
rn(* * *)
rnТабиблек фәне юк, дип тә яманлыйлар, ди, дошманнар.
rn(«Безне урынсызга яманлыйлар»)
rnГ. Тукай шигырьләрендә, хәзерге әдәби тел нормаларыннан чыгып караганда, диалекталь булып саналган инфинитивның -мага/-мәгә формасы күзгә ташлана. Бу форма Казан арты сөйләшләре өчен хас, шуңа күрә, аның Г.Тукай шигырьләрендә очравы гаҗәп түгел.
rnХәйлә иткән монда да ул таз явыз,
rnБелмәгә мөмкин, рәсемгә баксагыз!
rn(«Таз»)
rnКүз карашында синең дөнья күренде мәңге төн,
rnКиттең эзләп син, аны яктыртмага идеал утын.
rn(«Даһига»)
rnБулмага мөмкин идең бит бай кеше,
rnСәүдәгәрләрнең күгендә ай кеше.
rn(«Өч хакыйкать»)
rnӨстәп шуны әйтергә була: гомумән, шигъри әсәрләрдә морфологик диалектизмнар күбрәк кулланылалар һәм моны хәзерге тикшеренүләр дә раслый.
rnӘ сүзлекләргә килгәндә, анда урын алган диалекталь сүзләр, нигездә, лексик диалектизмнарга карыйлар. Шуңа күрә бу өлкәдә сүзлекләрнең лексик байлыгы һәм Г. Тукай шигырьләрендәге сүзләр арасында уртаклык бик аз.
rnXIX гасыр-XX гасыр башында -мак/-мәк формалы исем фигыль актив кулланылышта булган. Сүзлекләрдә дә фигыльләр шул формада теркәлгәннәр. Әлеге формалар Г.Тукай шигырьләрендә дә еш очрый. Мәсәлән:
rnИртә берлән кайнамакта ул базар,
rnАнда да монда кызадыр сәүдәләр.
rn(«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»)
rnАшыкмакта һәркем дә артыннан куган төсле.
rn(«Тәүлек»)
rnКөтү-көтү менмәктә,
rnКүккә җитез кошлар да.
rn(«Тәүлек»)
rnШулай итеп, XIX гасыр-XX гасыр башында дөнья күргән сүзлекләр, Г. Тукай әсәрләре милли әдәби телнең фонетик, лексик, грамматик нормаларын барлыкка китерүдә зур роль уйнаганнар. Сүзләр арасындагы уртаклыклар нәкъ менә шул турыда сөйли. Г. Тукай сүзлекләрдә, грамматикаларда, үзөйрәткечләрдә булган традицияләрне тагын да үстерә һәм баета. Шагыйрьнең әдәби телне үстерүдәге эшчәнлеге шуның белән билгеләнә. XIX гасыр дәвамында татар әдәби теленең нормаларын эшләү, камилләштерү бара. Бер яктан, бу эшне татар әдәбиятының күренекле вәкилләре башкарса, икенче яктан, ул сүзлекләрдә, үзөйрәткечләрдә чагыла. Шуңа да бу өлкәдәге эзләнүләр кызыклы булып санала.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Гиганов И. Слова коренные, нужнейшие к сведению для обучения татарскому языку, собранные в Тобольской главной школе учителем татарского языка, Софийского собора священником Иосифом Гигановым и юртовскими муллами свидетельствованные / И. Гиганов. — СПб., 1801. — 75 с.
rn2.    Гиганов И. Словарь российско-татарский, собранный в Тобольском главном народном училище учителем татарского языка И. Гигановым и муллами юртовскими / И. Гиганов. — СПб.: Имп. АН, 1804. — 627 с.
rn3.    Краткий татарско-русский словарь с прибавлением некоторых славянских слов с татарским переводом. — Казань, 1880. — 55с; 1882. — 55 с; 1886. — 96 с; 1888. — 96 с; 1891. — 96 с.
rn4.    Насыри К. Татарско-русский словарь / К. Насыри. — Казань, 1878.- 120 с.
rn5.    Остроумов Н. П. Первый опыт словаря народно-татарского языка по выговору крещёных татар Казанской губернии / Н. Остроумов. — Казань, 1876. — 145 с.
rn6.    Остроумов Н. П. Татарско-русский словарь / Н. Остроумов. — Казань, 1892. — 246 с.
rn7.    Троянский А. А. Словарь татарского языка и некоторыхъ употребительныхъ въ немъ реченш арабскихъ и персидскихъ, собранный трудами и тщашемъ учителя татарского языка въ Казанской семинарш священника Александра Троянского и напечатанный съ дозволешя комиссш духовныхъ училищъ, в 2 т. / А. А. Троянский. — Казань, 1833. — Т. I. — 629 с; — Казань, 1835. — Т. II. — 340 с.
rn8.    Габдельгазиз Шигабутдин. Перевод съ татарскаго на русский языкъ или словарь / Ш. Габдельгазиз. — Казань, 1893. — 72 с.
rn9.    Юнусов М. Татарско-русский словарь наиболее употре-бительных слов и выражений / М. Юнусов. — Казань, 1900. — 115 с.
rn

rn

rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган