rn rn

rn

rnРабота посвящена исследованию устаревших форм подчинительных союзов в произведениях Г. Тукая: чөн ‘потому что, так как’, ‘когда’; чөнкем ‘потому что, так как’; гәр ‘если’; әгәрчә ‘хотя’; санки ‘будто, как будто, словно’; хосусән ‘особенно’. Данные союзы больше встречаются в творчестве Тукая до 1909 года и вводят придаточные причины (чөн, чөнкем, зирә), времени (чөн), условия (гәр), уступительности (әгәрчә) и образа действия или сравнения (санки, санкем). Из современных тюркских языков устаревшие для современного татарского литературного языка варианты подчинительных союзов сохранились в огузско-сельджукской подгруппе тюркских языков.rn

rn

rn 
rnГ. Тукай — XX йөз башы татар әдәбиятының иң күренекле вәкиле, чын мәгънәсендә халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе һәм, гомумән, күпкырлы шәхес. Аның әсәрләре әдәби яктан гына түгел, тел яссылыгында да шактый өйрәнелгән һәм хәзер дә тикшеренүләр үзәгендә кала бирә.
rnЧыгышыбызның максаты — Г. Тукай әсәрләрендә ияртүче теркәгечләрнең искергән формаларын тикшереп, XX гасыр башы татар әдәби телендә аларның иярченле кушма җөмлә һәм өлешчә гади җөмлә кисәкләре төзүдәге ролен ачыклау. Тикшерү берьяклы гына булмасын өчен, әлеге теркәгечләрне куллану үзенчәлекләре ягыннан Тукайның кайбер замандашлары иҗатына да мөрәҗәгать ителде.
rnГомумтөрки истәлекләрдә дә, аерым төрки телләрнең беренче язма чыганакларында да бер-бер артлы тезелеп барган гади җөмләләр өстенлек ала. Алар ярдәмендә тезүле бәйләнеш тә, ияртүле бәйләнеш тә белдерелергә мөмкин (4, 162). Әмма тел үсеше дәвамында аерым җөмләләрне тезеп бирү генә барлык мәгънә төсмерләрен бирә алмый башлый. Нәтиҗәдә, төрки телләрдә, бер яктан, иярчен җөмләнең хәбәрен затланышсыз фигыль формалары белән белдерү, икенче яктан, гади һәм кушма җөмләләрдә теркәгеч яки теркәгеч сүзләрне куллану арта бара. Теркәгечләрнең төрки телләрдә урын алуына гарәп һәм фарсы телләренең көчле йогынтысы да этәргеч бирә.
rnТукай әсәрләрендә ияртүче теркәгечләрнең искергән формаларына чөн, чөнкем, гәр, әгәрчә, санки, хосусән керә. Шуларга аерым-аерым тукталып үтик.
rnСәбәп мәгънәсен белдерү өчен, хәзерге төрки телләрнең күпчелегендә урын алган фарсы чыгышлы чөнки теркәгече белән беррәттән, төрки чыганакларда чүн/чөн формасы да кулланыла. Көньяк төрки телләр тарихында чүн теркәгече иярчен вакыт, сәбәп һәм шарт җөмләләрне формалаштыруда катнашкан, хәзерге вакытта исә ул сәбәп мәгънәсен генә белдерүгә күчкән (5, 365). Г. А. Абдурахманов тикшеренүләреннән күренгәнчә, XI гасыр язма истәлеге «Котадгу белек» әсәрендә чүн теркәгече бер дә очрамый, ә XVI йөздә иҗат ителгән «Бабурнамә»дә исә ул зур урын ала. Чүн теркәгеченә күпчелек мисаллар сәбәп мәгънәсен белдерүгә хезмәт итә, вакыт һәм кире шарт мөнәсәбәтенә исә берничә җөмлә генә табылган (1, 206).
rnИске татар телендә язылган әсәрләрдә әлеге теркәгеч сәбәп яки вакыт мөнәсәбәтләрен белдерергә мөмкин. Г. Тукай шигырьләрендә аның сәбәп мәгънәсен белдерүенә мисаллар күбрәк урын ала. Мәсәлән:
rnДугъры сөйлә, дугъры яз — хәүфитмә һичбер кемсәдән,
rnСабир ул, чөн дөшмәмешдер эшләрең сәһли сәңа.
rnБәхтиярсән дүрт җәридә сахибе улмакла сән, —
rnЧөн акар һәр дүрт тарафдан мәгърифәт нәһри сәңа.
rn(Дөресне сөйлә, дөресне яз — беркемнән дә курыкма;
rnСабыр бул, чөнки сиңа эшнең җиңеле йөкләнмәгән.
rnДүрт газета-журнал иясе булуың белән син бәхетле —
rnЧөнки сиңа һәр дүрт яктан мәгърифәт елгасы ага).
rn(«Мөхәрриргә („Китмәсен кәйфең…")», 1906)
rnЧөн теркәгеченең иярчен сәбәп җөмлә хасил итеп, аның башында килүе тулысынча хәзерге телдәге чөнки теркәгеченә тәңгәл килә.
rnЧөн теркәгеченең вакыт мәгънәсен белдереп, кайчан дип тәрҗемә ителүенә бары 2 мисал гына табылды, алар икесе дә бер үк әсәрдә урын алган:
rnЧөн болар һәп (болар барысы да) пәһлеванны күрделәр;
rnБер авыздан бәйлә фөрьяд кыйлдылар (ачынып еладылар);
rnЧөн Печән базары халкы күрделәр,
rnБарча күрешмәк өчен йөгерделәр.
rn(«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», 1908)
rnКүренгәнчә, соңгы мисалларда чөн теркәгече иярчен вакыт җөмлә башында килеп, аны баш җөмләгә бәйләүдә төп рольне үти, һәм мондый җөмлә тибы хәзерге телебез өчен хас түгел.
rnӘзәрбайҗан, төрек һәм төрекмән язма истәлекләрендә табылган чунким теркәгеченең (6, 156) аналогы булган чөнкем бәйләүче чарасына бары бер мисал гына табылды:
rnНәрсәдә ләззәт икән? Чөнкем ялан дөньяда кәм;
rnМин ләзиз шәйләр, вә ли кайсында ләззәт, кайда тәм? —
rn(Нәрсәдә ләзвәт? Чөнки азмыни ләззәтле нәрсәләр;
rnЛәкин аларның кайсында ләззәт тә кайсында тәм?)
rn(«Ләззәт вә тәм нәрсәдә?», 1907)
rnТөрле төрки телләрдә егер/эгер/әкәр/кәр формаларында кулланылучы (5, 351) фарсы чыгышлы әгәр теркәгеченең гәр вариантына Тукай шигырьләреннән 10 мисал табылды, аларның зур күпчелегендә теркәгеч, хәзерге телдәге әгәр кебек үк, иярчен җөмләнең шарт фигыль формасындагы хәбәре белән берлектә кулланылып, өстәмә роль генә үтәп килә:
rnСән гасәл (бал) вир анлара, гәр вирсәләр зәһри (агу) сәна.
rn(«Мөхәрриргә („Китмәсен кәйфең…")», 1906)
rnГәр теркәгеченең ирсә ярдәмлеге яки -са да формасы белән килүенә берәр мисал гына күзәтелде:
rnМәкам тот (урын тап), эстәр ирсәң гәр, сәмадан йә сөрәйядән (күктә я йолдызлар арасында).
rn(«Хөрриятә», 1907)
rnКорсагы гәр туйса да,
rnТуймагай һич тә күзе.
rn(«Ахырзаман галәмәте», 1907)
rnКүренгәнчә, Тукайга нисбәт ителгән «Ахырзаман галәмәте» шигыреннән алынган өзектә гәр теркәгече иярчен кире җөмлә составында урын алган.
rnӘгәр сүзеннән ясалган егерчи/герчи/герче теркәгечләре әзәрбайҗан, төрек, төрекмән телләрендә һәм аларның язма истәлекләрендә очрый (2, 351). Тукай әсәрләрендә исә әгәрчә формасына бары бер генә мисал табылды:
rnӘгәрчә зәррә мыскал һиммәте (яхшылыгы; ярдәме) бар,
rnАның артында тау-тау миннәте (мактанып сөйләве) бар.
rn(«Тормыш», 1908)
rnДәрдемәнд шигырьләрендә исә әлеге теркәгеч активрак кулланыла:
rnӘгәрчә мөмкин эштер һәр җүләргә
rnАвыз җырып һөнәрледән көләргә […].
rnКибетчегә биреп, диде, китапны
rn(Әгәрчә дәртләргә дәва бу) һ.б.
rnХәзерге телдәге гәрчә теркәгеченнән аермалы буларак, әгәрчә бәйләүче чарасы шарт фигыль кушымчасы һәм да/дә кисәкчәләре белән кулланылмый, нәтиҗәдә, аналитик иярчен кире җөмлә ясауда төп рольне үти.
rnКөньяк-көнбатыш төрки телләрдә, шулай ук ку-мык телендә чагыштыру мәгънәсен белдергән иярчен җөмләләр төзүдә катнашучы санки (5, 363) теркәгеченә XX йөз башы татар әдәбиятыннан мисалларныrnДәрдемәнд һәм Г. Тукай әсәрләреннән генә табарга мөмкин. Г.Тукай үзенең башлангыч чор шигырьләрендә генә түгел, башка архаик теркәгечләрдән аермалы буларак, икенче чор иҗатында да санки бәйләүче чарасына мөрәҗәгать итә. Охшату-чагыштыру мәгънәсен белдерә торган әлеге теркәгеч гади җөмләдә дә урын алырга мөмкин:
rnҺәр каралткан кәгаземдә санки багъ, бостан (бакча) була;
rnҺәр хәрефтән каршыма вилдан вә гыйлъманым (җәннәт хезмәтчеләре) килә.
rn(«Тәрәддөд вә шөбһә („Икеләнү һәм шикләнү")», 1909)
rnИ җәмилә! Гыйшкыңызда бунча әшгар сөйләдем;
rnЗәррә микъдар варса мәйлең, кабили ли кабили!
rnСанки гыйшкың — бер кәлисә, бән — аның накусием;
rnИкләрем аһ-ваһ идеб, мән насыйри, мән маили.
rn(И гүзәл кыз! Сезне сөюдән күп шигырь сөйләдем;
rnАз гына сөйсәң, мин шиксез кабул итәм, кабул итәм!
rnГүя гыйшкың — бер чиркәү, ә мин — аның чаңымын;
rnАһ-ваһ итеп, мин ул тавышны көчәйтергә тырышамын).
rn(«Мәхү идәрмисән? („Юк итәрсезме?")», 1906)
rnЛәкин күпчелек мисалларда санки теркәгече, иярчен рәвеш җөмлә хасил итеп, аның башында да, уртасында да килергә мөмкин:
rnБар күңел хәдсез, хисапсыз мәрхәмәт, шәфкать тулы,
rnСанки куңлең — җиргә күктән ингүче рәхмәт юлы.
rn(«Сагыныр вакытлар», 1912)
rnБераздан санки безгә килде илһам:
rn«Гыйлем» булдык, хәзер без әһле фәтва (соңгы сүзне, хәлиткеч фикерне әйтүче).
rn(«Осуле кадимче», 1908)
rnДәрдемәнд исә әлеге теркәгечнең санкем формасын да куллана:
rnСанкем угыл-кыз туен итмәктә ул, кызган уен,
rnЙөгрешеп, курчак төшеп менмәктә ак бармагына.
rnХәзерге татар әдәби телендә йә аныклаулы мөнәсәбәт урнаштыручы ияртүче теркәгеч сүз (7, 361; 8, 258), яки аныклаучы теркәгеч (9, 96; 10, 370) дип билгеләнгән бигрәк тә, аеруча бәйләүче чараларының архаик формаларына түбәндәге теркәгечләрне кертергә мөмкин: хосусән, хосуса, хассы, бахосус/ба хосус, ба хосус ки, хосусилә, хосусы илә ки, бәлхассән һ. б. Алар арасыннан бары гарәп теленнән алынган хосусән теркәгеченә генә Г.Тукай әсәрләреннән аныклагыч җөмлә кисәген һәм иярчен аныклагыч җөмлә хасил иткән мисалларны китерергә мөмкин:
rnСөям бигрәк, хосусән, садреңезне (күкрәгегезне);
rnНи соң ул; шәмсеңезме (кояшыгызмы), бәдреңезме (тулган аегызмы)?
rn(«Татар кызларына», 1906)
rnҺаман сак бул, кара ул як, бу якны;
rnХосусән сак тоту лазем колакны.
rn(* * * («Ничек тормак тиеш, дустым? — дисеңме…»), 1909)
rnГомумән, хосусән теркәгече XX гасыр башы татар әдәби телендә гаять актив. Мәсәлән: Хосусан, мондай бер кыз килеп кергән вакытта үзенең камзулчан гына утыруына оялып китте, вә көзгене тизрәк бер читкә — өстәлгә алып куйды (Ф. Кәрими). Хәятның рус телен бик яхшы белүе һәм, кечкенәдән үк рус гаиләләренә, вә хосусан, Мясниковларга катышып килеп, рус җәмгыятендәге гореф вә әдәпләрне яхшы ук өйрәнгән булуы да тәрбияләр арасындагы бу зур аерманы каплап тора иде (Ф. Әмирхан) һ. б.
rnБашка төрки телләрдән әлеге теркәгеч хәзерге төрек, үзбәк, азәрбайҗан телләрендә дә кулланыла. Ф. Кәрими, Г. Исхакый әсәрләрендә күзәтелгән бахосус, хосусилә, бәлхассән теркәгечләренә мисаллар исә Тукай әсәрләрендә урын алмый.
rnШулай ук XX йөз башы татар әдәби телендә, сәбәп мөнәсәбәтен белдерү өчен, фарсы теркәгече зира/зирә дә актив кулланыла. Нигездә азәрбайҗан, гагауз, төрек һәм үзбәк телләрендә таралыш алган әлеге теркәгеч (5, 352; 6, 157-158) җөмләләрне бәйләүдә үзе генә яки ки теркәгече белән катнаша. Мәсәлән: Ләкин, борадәрем, хата итәсез, зира бер нәрсәне белү өчен мотлак үзең кылу лязем түгелдер (Г. Исхакый). Тукай шигъриятендә әлеге теркәгечкә мисал табылмаса да, «Рәхәт йокы» хикәясендә ул зирә теркәгеченә мөрәҗәгать итә: Гөнаһсыз бала! Кулыңда форсат бар вакытта уйна да көл, зирә озакламый шундый бер хезмәтләр, мәшәкатьләр уртасында калырсың ки, бу көнге хуш вакытлар, күңелле заманнарыңның эзе дә калмас.
rnXIX гасыр ахыры-XX йөз башы татар әдәби телендә, моннан тыш, гарәп чыгышлы һәм «чөнки, әгәр шулай икән, чынлыкта» мәгънәләрен белдерүче мадам ки теркәгече дә урын ала: Мәдәнияте юк бер милләтнең промышленносте була алмый, мадамә ки ул юк әле, сыйнфый низагларга да иртә (Ф.Әмирхан) һ. б. Әмма Г. Тукай әсәрләрендә мадам ки теркәгече күзәтелмәде.
rnТукай шигырьләрендәге ияртүче теркәгечләрнең искергән формалары белән хәзерге телдә актив булган вариантларны чагыштырып карасак, аларның кулланылыш ешлыгын түбәндәге саннар белән күрсәтергә мөмкин: чөн — 10 (сәбәп мәгънәсендә — З.К.), зирә — 1, чөнки — 33; гәр — 10, әгәр — 47; әгәрчә — 1, гәрчә — 8; санки — 9, гүя — 14 (9; 10). Искергән формалар Тукайның 1909 елга кадәрге иҗатында күбрәк урын ала, бары санки теркәгече генә әлеге кагыйдәдән чыгарма булып тора. Хәзерге тел өчен табигый булган вариантлар исә шагыйрьнең барлык иҗаты дәвамында кулланыла.
rnЙомгак ясап әйткәндә, Тукай әсәрләрендә ияртүле бәйләнешне барлыкка китерүче теркәгечләрнең искергән формаларына чөн, чөнкем, гәр, әгәрчә, санки бәйләүче чаралары керә. Алар сәбәп, вакыт, шарт, кире шарт яки охшату-чагыштыру мөнәсәбәтләрен белдерү өчен хезмәт итәләр. Тикшерелгән ияртүче теркәгечләр Тукайның 1909 елга кадәрге иҗатында зуррак урын били. Аныклаулы мөнәсәбәтне белдерүче архаик теркәгечкә хосусән бәйләүче чарасын кертергә мөмкин, әмма ул XX гасырның 90 нчы елларыннан яңар} процессын кичерде. Ияртүче теркәгечләрнең искергән формалары хәзерге төрки телләрнең угыз-сәлҗүк төркемчәсе (төрек, әзәрбайҗан) телләрендә сакланып калган.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Абдурахманов Г. А. Исследование по старотюркскому синтаксису (XI век) / Г. А. Абдурахманов. — М.: Наука, 1967. — 210 с.
rn2.    Габдулла Тукай: Шигърият теле: Сүзлек. 2 китапта. 1 нче китап / К. Р. Галиуллин, Р. Н. Кәримуллина. — Казан: Мәгариф, 2009. — 503 б.
rn3.    Габдулла Тукай: Шигърият теле: Сүзлек. 2 китапта. 2  нче китап / К. Р. Галиуллин, Р. Н. Кәримуллина. — Казан: Мәгариф, 2009. — 527 б.
rn4.    Гаджиева Н. 3. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Синтаксис / Н. 3. Гаджиева, Б. А. Серебренников. — М.: Наука, 1986. — 284 с.
rn5.    Гаджиева Н.З. Основные пути развития синтаксической структуры тюркских языков / Н.З.Гаджиева. — М.: Наука. 1973. — 408 с.
rn6.    Гаджиева Н.З. Синтаксис сложноподчиненного предложения в азербайджанском языке (в историческом освещении) Н. 3. Гаджиева. — М.: Изд-во АН СССР, 1963. — 220 с.
rn7.    Зәкиев М. 3. Татар грамматикасы. III т. Синтаксис М.3.Зәкиев. – М.: Инсан; Казан: Фикер, 1999. — 512 б.
rn8.    Зәкиев М. 3. Татар синтаксисы: Югары уку йортлары өчен д-лек / М. 3. Зәкиев. — Казан: Мәгариф, 2005. — 399 б.
rn9.    Ибраһимов С. М. Татар телендә аналитик төзелмәләр С.М.Ибраһимов. -Казан: Татар. кит. нәшр., 1964.- 131 б.
rn10.    Татар грамматикасы. — М.: Инсан; Казан: Фикер, 2002. — II т.- 448 б.
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган