dsc_0964-500x333

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» республикакүләм фәнни-иҗади бәйге үтте. Әлеге чарада махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән студентлар катнашты.

Бәйге берничә этапта үтте: студентлар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, туган тел мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте,  шулай ук Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды.DSC_0997DSC_1003DSC_0961DSC_0983

– Тукайның бөеклеген, аның даһилеген халык бәяләгән. Патша хөкүмәте дә, совет хөкүмәте дә аңа халык шагыйре исеме бирмәгән, ә халык шулай атаган. Әгәр аны халык сакламаса, белмәсләр иде. Минем бүгенге яшьләребезгә рәхмәт әйтәсем килә. Бүгенге конкурста катнашырга дип килгәнсез икән, димәк сез Тукайны белеп, укып үскән балалар,- диде жюри әгъзасы, татар шагыйре, журналист һәм публицист Газинур Морат.

Конкурста Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты,  Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Яр Чаллы, Арча педагогика көллияте, Кукмара аграр көллияте, Казан театр училищесыннан килгән егет һәм кызлар көч сынашты.

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган