Тәнәфферләр, тәхаттырлар, тәрәххемләрлә дөньядан —
Гөзарым, захмедар васле бер һиҗрә мөкәүкәбдер.
Габдулла Җәүдәт
Ничаклы изсә дөнья, ирке бар — куркытмыйдыр безне;
Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне.
Минем гомрем караңгы төн — кояшым һәм аем тугъмас;
Шуңар да шөкер итәм мин: бу төнем йолдызлы, йолдызлы.
Озаттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр,
Теләп сүндермәгә күңлемдә янган изге йолдызны.
Вә ләкин сүнмәде ул: йолдызым якты, һаман нурлы;
Гаҗәпме, юлга салса, ичмасам, бер данә юлсызны?
Күзеннән канлы яшь түксен иде барча шәятыйным,
Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Раб, гүзәл эзне!
Минем күңлем мөкәүкәбтер өмид, хәсрәт, тәәссерлә;
Зарар юк, барча кодсиятебез дә айлы, йолдызлы!
Озаттылар — озайттылар, суздылар.
Шәятыйн — шайтаннар.
Йа раб — и Алла.
Мөкәүкәбтер — йолдызланган, нурлангандыр.
Тәәссерлә — тәэсирләнү белән.
Кодсият — пакьлек, изге юл, максат.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).