(«Бакырган»нан)
Ишан, ишәк өкешер,
Өкешмәктә мәгънә бар;
Ишәк әйтер: «Мин баймын,
Миндә нукта, җөгән бар».
Ишан әйтер: «Үкермә,
Мин синнән дә бай әле:
Минем чалмам астында
Ат урларга җөгән бар.
Син булсаң да нукталы,
Бик мактанма, туктале;
Мин мактаныйм, син тыңла,
Минем сүзне тот әле.
Мине ишан дигәннәр
Һәрберсе синдәй ишәк,
Минем изгелегемгә
Һичберсе китерми шәк.
Айларны мин нукталыйм,
Һич кызганмыйчук талыйм;
Зур корсаклы байларны
Каезламый туктамыйм.
Булсаң син хайван надан,
Синнән бигрәк мин надан;
Ялкаулык та наданлык —
Бүләк безгә Алладан.
Без халыкны алдыйбыз,
Агуны без «бал» дибез;
Корсак тулгач, милләткә:
— Син аш-сусыз кал, — дибез.
Татарларны мин җигәм,
Минем кулымда җөгән;
Ник җикмәскә, татарлар
Җебегән бит, җебегән.
Кикерсәм дә — изгелек,
Какырсам да — изгелек;
Бер сеңгерсәм — мең сәвап,
Күп яшәсен искелек!
Сиңа сүзем шул, ишәк:
Яхшы булыр килешсәк;
Йөзик ялган эчендә,
Син каек бул, мин — ишкәк.
Булчы син миңа мөрит,
Мине аркаңда йөрет;
Ачыйк гамәл кибете,
Игътикяфләргә керик.
Өкешү (өкенешү) — мактанышу.
Шәк — шик.
Игътикяф — уразадан соңгы ун көнне мәчеттә гыйбадәт кылып уздыру.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).