Г. Тукай әсәрләрен ныклап өйрәнү исә мәктәптә башлана. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганда, дәреслекләр буенча гына да, укучылар аның егерме бишләп әсәре белән танышалар. Шулардан «Чыршы», «Безнең гаилә», «Гали белән Кәҗә», «Туган тел» кебек шигырьләр, «Шүрәле», «Су анасы» кебек зүр күләмле әкиятләр һәм поэмалар өйрәнелә.

Башлангыч сыйныфларда ук балалар Г. Тукайны яратып укыйлар, шигырьләрен яттан өйрәнәләр, аның сүзләренә язылган җырларны җырлыйлар.

Бишенче, җиденче һәм тугызынчы сыйныфларда инде Г. Тукайның аерым әсәрләре генә түгел, ә аның иҗаты һәм тормыш юлы эзлекле рәвештә өйрәнелә.

 

ҖИДЕНЧЕ СЫЙНЫФ

 

Бу класста Г. Тукайның биографиясе, «Пар ат», «Буран», «Китмибез», «Халык өмитләре» исемле шигырьләре өйрәнелә.

 

 

БЕРЕНЧЕ ДӘРЕС

 

Тема: Г. Тукайның тормыш юлы

 

Алдагы сыйныфларда укучылар шагыйрьнең күп кенә әсәрләрен өйрәнеп үтәләр. Җиденче сыйныфта шигырьләрне уку гына түгел, аларның әдәби эшләнешен өйрәнү, әдәбият теориясе белән танышу башлана.

Бу сыйныфта Тукай иҗатын өйрәнүне элек белгән шигырьләрне берничә укучының яттан сөйләве белән башлап җибәрү җайлы. «Туган тел», «Эшкә өндәү», «Шүрәле» поэмасының беренче бүлеген алу дөрес була. Чөнки бу әсәрләр туган телне һәм туган илне ярату хисе уята, ә «Эшкә өндәү» әсәре укучыларны тырыш хезмәт итәргә чакыра. (Бу шигырьләрне исләренә төшереп килергә берничә укучыга алдан ук әйтеп куела.)

Язучының тормыш юлын өйрәнгәндә бишенче сыйныфта үткәрелгән «Исемдә калганнар» әсәре буенча әңгәмә үткәрү урынлы. Кабатлау вакытында «Тукайның балалык еллары» исемле схема файдаланыла. 

 

Рәсемнәргә карап, түбәндәге сораулар буенча әңгәмә үткәрелә:

1.tТукайның туган авылы.

2.tШәрифә карчыктагы тормышы.

3.tСаснадагы тормышы.

4.tӨчиледә бабасында яшәү.

5.tКырлайдагы тормышы.

6.tУральскига  китү.

 

Җавап биргәндә, укучы схемада язылган сүзләрне укый һәм үз фикерләре белән тулыландыра бара.

Әңгәмәдән соң язучының алдагы тормышы турында укытучы сөйли. Тактага план языла, укучылар бу планны дәфтәрләренә күчереп алалар. Өйдә китаптан укып, план буенча сөйләргә әзерләнеп килергә кушыла. Лекция алдыннан укучылар өчен «Тукайның язучы булып җитлегүенә нинди шартлар сәбәп була?» дигән проблемалы сорау куела.

 

Лекциянең планы:

1.tУральскидагы тормышы.

Укуы, рус әдәбияты белән танышуы, революцион хәрәкәттә катнашу, эшчеләр арасында эшләү.

2.tКушлавычка солдатка каралырга кайту.

3.tКазандагы  тормышы.

4.tАвырый башлавы. Уфа, Самара, Петербург, Троицкида дәвалану.

5.tТукайның үлеме.

6.tТукай халык күңелендә.

 

Дәрестә язучының юбилеена багышлап чыгарылган альбомны иллюстрация өчен файдаланырга кирәк.

Өйдә И. Нуруллинның «Тукай турында хикәяләр» дигән китабыннан кайбер хикәяләрне укып килергә кушыла.

 

ИКЕНЧЕ ДӘРЕС

 

Тема: «Пар ат»

 

«Пар ат» шигырен өйрәнүгә күчкәнче, укытучы эпик һәм лирик әсәрләр турында төшенчә бирә.

Бу материалны ныгыту өчен, китаптан табып, түбәндәге сорауларга җавап укыла:

1.tНинди әсәрләр эпик әсәрләр дип атала? Мисал китер.

2.tНинди әсәрләр лирик әсәрләр дип атала?    Мисал китер.

Шуннан соң «Пар ат» шигырен А. Арсланов башкаруында грампластинка язмасында тыңлатырга мөмкин. Яки укытучы әсәрне үзе сәнгатьле итеп укый.

Укып чыккач, әсәрнең лирик әсәр булуы әйтелә.

Г. Тукай Казанга баруын шәкерт исеменнән тасвирлый. Шәкерт образы — ул шагыйрьнең лирик герое. Аның тойгылары шатлыклы да, кайгылы да. Шатлыгы аның Казанга бару омтылышына бәйләнгән. Ул Казанны иң изге җирләрнең берсе итеп таный.

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; 

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

И Казан!   Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Ләкин шигырьнең уртасында лирик геройның хисләре ямансу. Чөнки ул таныш шәһәр һәм йортлардан аерыла.

Бер заман ачсам күзем, бертөрле яп-ят кыр күрәм; 

Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем туган җирем, 

Мин болай, шулай итәм, дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз; 

Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңайсыз тору; 

Бу тору, әйтергә мөмкиндер,  кояш, айсыз тору.

Туган илнең матурлыгына соклану, аны сөю хисләре бу шигырьдә шулай ук бик матур бирелгән.

Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый, 

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый. 

Һәр тараф тын…

Мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәләрен үстерү максаты белән, укучы акылына һәрвакыт эш биреп торырга кирәк. Проблемалы сораулар кую моңа ярдәм итә. Бу очракта да «Г. Тукай ни өчен Казанга кайтырга омтыла?» дигән сорау куела. Ул шигырьдәге төп идеяне аңлау теләген уята. Уку барышында шул сорауга җавап булырдай юлларны укып күрсәтергә кушыла.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур…

Дәресне «Пар ат» дигән җырны  (халык көе)  грампластинка язмасында тыңлау белән тәмамларга була. Өйдә шигырьне яттан өйрәнеп килергә кушыла.

ӨЧЕНЧЕ ДӘРЕС

 

Тема: «Пар ат» шигыренең сәнгатьчә эшләнеше

 

Дәрес берничә укучының «Пар ат» шигырен яттан сөйләве белән башлана.

Шагыйрь бу әсәрдә үзенең кичерешләрен эчке җылылык, лирик ягымлылык белән бирә алган. Шигырь язучының кичерешләре өчен характерлы сүзләргә, һәртөрле поэтик тел элементларына бай. Шуңа күрә текст өстендә ныклап эшләүне оештырырга кирәк. Моның өчен дәфтәрләрдә тикшерү планы төзелә һәм һәр пунктка мисаллар языла.

Дәфтәрләрдә эшли башлаганчыга кадәр, укытучы үткән елларда алар өйрәнгән әдәби терминнарның аңлатмаларын искә төшереп үтә һәм мисаллар китерә. Шуннан соң инде күмәк эшләү башлана. Язу үрнәге:

«Пар ат» шигыренең сәнгатьчә эшләнеше

1.tМетафора һәм сынландырулар:

Яфрак, агачлар калтырый; уй миңа тик әллә ни җырлый, укый; күз эленгән; чишмә төсле, ихтыярсыз акты-китте яшьләрем.

2.tЭпитетлар:

Әкрен искән җил, яп-ят кыр, гомер иткән шәһәр; дәртле, моңлы, нурлы Казан.

3.tГипербола:

Аһ, бу нинди айрылу?    Гомремдә бер тапкыр күрәм.

4.tЧагыштыру:

Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш, айсыз тору. Шундый уйлар берлә таштай катты-китте башларым; Чишмә төсле, ихтыярсыз акты-китте яшьләрем.

5.tРиторик   сорау   һәм   өндәүләр:

Аһ, бу нинди айрылу?

Хуш, гомер иткән шәһәр!

Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем туган җирем.

6.tИнверсия:

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; 

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап, 

Һәм тәмам баскан йокы һ. б.

7.tПейзаж:

Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый, 

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын…

«Пар ат» шигыренең сәнгатьчә эшләнешен тикшереп бетергәч, укытучы «Буран» шигырен укып күрсәтә, шигырь турында аңлатма бирә.

Сәнгатьчә матур эшләнгән, сурәтләү чараларына бай әсәрләрнең тагын берсе — «Буран» шигыре. Табигать күренеше, буранның ярлылар өчен авыр, газаплы хәл булуы сурәтләнә. Ләкин шагыйрь аны гади генә итеп, кышкы салкын буран ачлар-ярлылар өчен күңелле күренеш түгел дип кенә, турыдан-туры әйтеп бирми. Ул образлы сүзләр сайлый, шул сүзләр ярдәмендә без үзебезне давыллы буран эчендә калган кебек хис итәбез.

Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява.

Буран рәхимесз өрә, «күз ачып булмый карап». «Кар» дигән сүзне кабатлап, шагыйрь укучының тойгысын, әйтерсең, карга күмә. Тонык төшкән ай нурын образлы итеп «ай да куркынган шикелле» дип әйтә, айга кеше сыйфатларын бирә. Буранны сурәтләгәндә әкиятләрдәге образларны күз алдына китерә: «Әллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре? Я тишелгәнме ходайның бихисап зур мендәре?» Бу урында дәһшәтле күренеш бераз җиңеләйтелә, бу юллар бездә елмаю тудыра. Ахырда табигать күренешләре белән кеше арасындагы мөнәсәбәт күрсәтелгән. Кар арасыннан көлгән ай михнәттә, авырлыкта яшәгән фәкыйрь кешегә байның көлүе булып күренә.

Бу әсәрдә образлылык көчле. Табигать күренешләре бик оста бирелгән.

Өйдә «Буран» шигырен яттан өйрәнеп килергә кушыла.

 

ДҮРТЕНЧЕ ДӘРЕС

 

Тема: «Япон хикәясе»

 

Г. Тукай, рус шагыйре В. П. Буренинның әсәреннән файдаланып, «Япон хикәясе»н яза. Бу — бәхет турында баллада.

Баллада — лиро-эпик поэзиянең бер төре: хикәяләү характерындагы сюжетлы шигъри әсәр. Баллада — үзенең характеры белән романтик жанр. Фантастик, тарихи яки героик вакыйгаларны үткенәйтеп, күпертеп тасвирлаучы сюжетлы шигырь.

Бу әсәрдә хезмәтнең иң өстен көч булуы ташчы егет образы аша күрсәтелә. Балаларны эшкә өндәү, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүдә әсәрнең роле бик зур. Шигырьнең сюжеты халык авыз иҗатына нигезләнгән, һәм автор аны фантастик вакыйгалар белән баеткан.

Әсәрне укытучы үзе сәнгатьле итеп укып чыга. Аннан соң укучылар рольләргә бүлеп укыйлар. Бер укучы автор, икенчесе ташчы егет, өченчесе фәрештә булып укый.

Уку китабында бирелгән сораулар буенча әсәр өстендә эш үткәрелә.

«Япон хикәясе» буенча китаптагы сорауларга җаваплар түбәндәгечә булырга мөмкин:

1.tГ. Тукай үзенең әсәрләрендә халык авыз иҗатыннан киң файдаланды.    Халык әкиятләренә нигезләп ул «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык», «Япон хикәясе» һ. б. әсәрләрен язды.

2.tТашчы егет көн-төн эшләсә дә, рәхәт тормыш күрмәгән. Ләкин һәр кеше бәхетле булырга тели. Һәм ташчы төрле юллар белән    бәхет эзләп    карый.     (Алдагы 5 строфа укыла.)

3.t«Тынычлык һәм бәхет йөзен күрер өчен» ул бай, хан, кояш, болыт, таш-тау булып карый.

4.tСоңгы 6 строфаны укып, эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел, эш белән кеше үз тормышын да, табигатьне дә үзгәртә, хәтта космоска очуга ирешә, дип нәтиҗә ясала.

Кеше бәхетне хезмәт белән генә таба ала дигән фикерне тагын да ныграк аңлату нияте белән, бу дәрестә хезмәткә багышланган әкиятләрне — диафильмнарны карап үтәргә мөмкин. Мәсәлән, «Братья Лю» дигән диафильм нәкъ шул турыда сөйли.

Өйдә «Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел» дигән темага сочинение язып килергә кушыла.

 

БИШЕНЧЕ ДӘРЕС

 

Тема: «Китмибез»

 

Дәресне А. Арсланов башкаруында грампластинкага язылган «Китмибез» шигырен тыңлау белән башлап җибәрү уңышлы була. Аннан соң укытучының кереш сүзе башлана.

«Китмибез» шигыре — Тукайның көчле политик сатираларыннан берсе. Ул 1905—1907 елгы буржуаз-демократик революция йогынтысында язылган.

Бу революциядә татар хезмәт ияләре рус халкы белән бергә көрәшкә күтәрелә. Татар буржуазиясе, татар руханилары, бу хәлдән куркып, ислам динендәге барлык кешеләр Төркия солтаны «канаты» астында яшәргә тиеш, дигән карашны алга сөрәләр. Бу караш панисламизм, пантюркизм дип атала. Милләтчеләр бу идеяләрне халык арасында тамырландырырга азапландылар.

Шул ук вакытта татар хезмәт ияләре арасында революцион хәрәкәт көчәюдән курыккан рус шовинистик буржуазиясе вәкилләре: «Татарларга Россиядә тар булса, милли азатлык кирәк булса, Төркиягә күчеп китсеннәр!» — кебек тәкъдимнәр ясадылар.

Тукай, бу милләтчеләргә, шовинистларга ачулы протест белдереп, интернациональ позицияләрдән торып, «Китмибез» шигырен яза.

Бу әсәрдә ул туган илгә мәхәббәт хисен чагылдыра:

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; 

Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл).

Шагыйрь солтан Төркиясе җирендәге хокуксызлык һәм эксплуатацияне фаш итә:

Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;

Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!

Бу әсәрендә ул халыкның ачуын һәм нәфрәтен белдерә:

Если лучше вам,

Туда сами пожалте, господа!

Автор изелгән массалар алдына бөек политик максат куя, изге азатлык көрәшенә рухландыра:

Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Руссия! — 

ди.

 

Бу шигырьдә укучыларга аңлашылмый торган сүзләр күп. Шунлыктан, укый башлаганчы ук, ул сүзләргә аңлатма бирергә кирәк. Уку барышында аңлатма бирү әсәрнең эчтәлеген аңларга, аның матурлыгын тоярга комачаулый.

Күпчелек сүзләргә аңлатмалар китапта бирелгән. Ә түбәндәге сүзләр китапта юк. Алар тактага яки аерым плакатка язып куелган була.

Фәс — баш киеме, төрек түбәтәе.

Мәмләкәт — дәүләт.

Гыйззе вә җәл — шөһрәтле (данлы) һәм бөек.

Шигырьне берничә укучы сәнгатьле итеп укып чыга.

Язучы әсәргә ни өчен «Китмибез» дигән исем биргән? Менә шушы сорауга һәр укучының җавап бирә алуына ирешергә кирәк. Чөнки әсәрдә бирелгән төп фикер шунда, йомгак шуннан сүтелә башлый, эчтәлеккә, аның мәгънәсенә шушы «Китмибез!» дигән сүздән кереп кителә.

 

АЛТЫНЧЫ ДӘРЕС

 

Тема:   «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре»

 

«Китмибез» шигырен кабатлау өчен, дәрес түбәндәге сораулар буенча әңгәмә белән башлана.

1.tМилләтчеләр һәм  шовинистлар    халыкка    нинди ялган хәбәр тараталар? Шул юлларны укып күрсәтегез.

2.tСолтан  җирендәге  гаделсезлек шигырьнең кайсы юлларында әйтелгән? Укып күрсәтегез.

3.tТатар халкының туган    илдә    яшәргә   тиешлеген шагыйрь нинди сүзләр белән әйтеп бирә? Укып күрсәтегез.

4.tЯзучы халык алдына нинди зур максат куя? Шул юлларны укып күрсәтегез.

«Китмибез» шигыре патша һәм аның ялчылары — карагруһларга каршы язылган. Ләкин рус һәм татар хезмәт ияләре арасындагы мөнәсәбәтләрне Г. Тукай бик дөрес аңлый.

Шушы фикерләрне ул «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык, өмитләре» исемле шигырендә әйтә.

1913 елда Романовлар нәселенең патшалык итә башлавына 300 еллык юбилей үткәрелә. Әсәр шул елда языла.

Рус җирендә без әсәрле, эзле без, 

Тарихында бер дә тапсыз көзге без. 

Рус  белән тормыш кичердек сайрашын, 

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. 

Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып, 

Без шаярыштык вакытлар алмашып.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — 

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. 

Без сугышта юлбарыстан көчлебез, 

Без тынычта аттан артык эшлибез. 

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? 

Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук.

Әсәрне укыгач, китапта бирелгән сораулар буенча әңгәмә үткәрергә кирәк.

Дәрескә йомгак итеп, ««Китмибез» һәм «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре» дигән шигырьләрдә нинди уртак фикер бар?» дигән проблемалы сорау куела. Эш формасы түбәндәгечә булырга мөмкин:

Бу шигырьләрнең икесендә дә рус һәм татар халкының уртак язмышы, дуслыгы турында әйтелгән.

«Китмибез» шигырендә бу фикер:

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; 

Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл),

Ә «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре» дигән әсәрдә:

Рус җирендә без әсәрле, эзле без, 

Тарихында бер дә тапсыз көзге без. 

Рус белән тормыш кичердек сайрашып, 

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып, —

дигән юлларда чагыла.

Илдәге барлык халыкларның теләкләре — тигез хокук алу турындагы уйлары — ике шигырьдә дә ачык бирелгән:

Иң изге максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Руссия!

Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук.

«Китмибез»

«Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре»

 

Сыйныфтан тыш эшләр

 

Г. Тукай иҗатын өйрәнгәндә нигездә өч тармак буенча бара.

1.tЭкскурсияләр  

2.tӘдәби-музыкаль кичә

3.tТукай шигырьләрен сәнгатьле уку буенча конкурс.

Конкурс түбәндәгечә оештырыла. Иң элек башлангыч сыйныфларда, бишенче сыйныфларда өйрәнелгән шигырьләрдән һәм «Күңелле сәхифәләр» исемле китаптагы шигырьләрдән исемлек тәкъдим ителә. Укучылар шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләргә өйрәнәләр. Конкурсның көне алдан билгеләнә. Бу конкурс я класста, я класстан тыш үткәрелә. Конкурс үткәреләчәк бүлмә яки зал рәсемнәр, плакатлар белән бизәлә. Авторның портреты эленә. Бу — конкурска бәйрәм төсе бирә, балаларны шатландыра.

Жюри конкурс шартлары турында алдан белдерү язып эләртә тиеш. Бүләкләр билгеләнә, һәм соңыннан, кичәдән соң, бүләкләү үткәрелә. Конкурста җиңеп чыккан укучыларга Г. Тукай әсәрләрен, аның альбомын, аның турында язылган китаплар, язучыларның портретларын бүләк итү яхшырак. Конкурс нәтиҗәләре турында әдәби газета чыгарырга, радио аша сөйләргә була.

 

(Чыганак: Минһаҗева Фәүзия. Тукай мәктәптә. – Казан: Татар.кит.нәшр.- 1968. – 76 б.)


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган