(Шагыйрь мәшһүр Кольцовның шигыреннән тәрҗемә вә икътибас ителмештер)
Ник йоклыйсың, мужик?
Яз җитте, һәм үсте
Чирәмнәр йортыңда;
Тор, уян, күтәрел!
Үз-үзеңә кара:
Кем идең, кем булдың?
Нәрсә бар милкеңдә?
Ындырда юк орлык,
Иген юк урырлык;
Атың бар бик начар,
Өч тәңкә торырлык.
Игенең урмаган,
Кибәнең куймаган,
Син үзең дә ялкау,
Хатының «булмаган».
Исеңнән чыгарма:
Сине бай вактыңда
Дустларың мактады
Алдыңда, артыңда;
Син кайда барсаң да,
Урның иде түрдә,
Акчасыз күп артык
Тыныч яту гүрдә.
Синдә мал беткәнне
Дустларын белделәр;
Алдыңда, артыңда
Кул чабып көлделәр.
Урмаган арышың
Ята кырда ятим;
Хәтерең калмасын,
Бер-ике сүз әйтим:
Урмаган арышың —
Бер еллык табышың;
Аны җил коядыр,
Чыпчыклар җыядыр.
Инде кыш та керде,
Игенне бетерде;
Чаналар астында
Ак карлар шытырдый.
Үзеңдә ялкаулык,
Хатныңда аңкаулык;
Кайда кышка азык
Ачлыктан сакларлык?
Күршеләр, йөк төяп,
Калага саттылар
Һәм, җыйгач күп запас,
Бот сузып яттылар.
Җиктеләр пар аттан,
Өй салып нараттан;
Синең йортта аш юк
Туярлык таракан.
Синең өй балчыктан,
Бөкрәйгән карчыктай;
Кимреп иске ипи,
Ашыйсың тансыктай.
Хатының, балаң ач,
Ашарга булмагач;
Бу көнне күргәнче,
Өеңне ташлап кач.
Күршеләр бай булды,
Ашлары май булды;
Син, ялкау, йоклагач,
Янчыгың сай булды.
Иттеләр өмәләр,
Җыйдылар гөмбәләр;
Һәр михнәт соңында
Рәхәтле көн дә бар.
Тик яткач, Ходаем
Бирми мал сәбәпсез:
Бишмәтең таланган,
Күлмәгең сәдәпсез.
Хак сүзне әйткәнгә,
Киң күңлең тарайса,
Урныңнан кузгалма,
Йоклый күр, алайса.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).