Флүн Мусин, филология фәннәре докторы, профессор, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре
Мәгълүм ки, узган гасыр башында мәгарифебезнең милләт алдындагы тәкъдири әһәмиятле вазифасын үтәвендә татар әдәбиятын укытуга зур игътибар бирелә. Ул вакытта танылган идеологларыбыздан булган Г. Исхакый, мәсәлән, милли мәгарифнең төп максатын “киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап” чыгаруда күреп, моңа ирешүдә иң мөһим чараларның берсе итеп мәктәп-мәдрәсәләрдә татар әдәбиятын укытуны саный. Ә бу предметны тәрбияви максатта укытуда беренчел урынны Тукай иҗатын өйрәнүгә бирә.
Халык шагыйре мирасының мәгариф эшендәге роле моннан бер гасырга якын элек шулай югары бәяләнүе хәзер дә игътибарга лаеклы. Чөнки бу иҗатның тәрбияви әһәмияте безнең көннәрдә дә һич тә кимеми, бәлки арта гына төшә. Тукай шигъриятен хәзерге укыту-тәрбия процессында тагын да нәтиҗәлерәк файдалану өчен аны урта мәктәптә һәм бигрәк тә югары уку йортларында яңа гасыр югарылыгыннан торып өйрәнүгә игътибарны арттырырга кирәк. Сүз биредә үткәндәге кайбер тар яки берьяклы идеологик клишеләрдән арынып, шагыйрьне бөтен барлыгында күрү һәм күрсәтү кирәклеге турында бара. Шундый позициядән торып караганда, Тукай шәхесе белән мирасын өйрәнүдә фән һәм мәгариф системасы өчен бердәй әһәмиятле булган, әмма әле тиешенчә хәл ителмәгән мәсьәләләр барлыгы ачыклана.
Әйтергә кирәк, шагыйрь иҗатын аңлауда һәм бәяләүдә мөһим урын тоткан бу мәсьәләгә совет чорында да зур игътибар бирелде. Моның төп сәбәбе Тукайны совет идеологиясенә яраклаштыру, аны ничек тә “безнеке” итеп күрсәтергә теләү белән бәйләнгән иде.
Дөрес, баштарак, 20 елларда гомумән үткәнне сыйнфыйлык позициясеннән инкарь итү пафосына артыграк бирелеп китеп, Тукайдан ваз кичү омтылышлары да булды. Әмма алга таба шундый кыйммәтле мирастан баш тартуның иң прогрессив һәм камил дип пропагандаланган социалистик җәмгыятьне һич тә бизәмәвен аңлап, халык күңеленнән һәм хәтереннән берничек тә сызып ташлап булмаган шагыйрьне яңа идеология рухына туры китерү чаралары күрелде, һәм беренче чиратта аның дөньяга карашларын шушы идеология рухында аңлатуга басым ясалды. Ягъни бу мәсьәләне башлыча сыйнфыйлык принцибына нигезләнеп яктыртуга игътибар ителде. Нәтиҗәдә Тукай иҗтимагый-сәяси карашлары буенча әле социал-демократик, әле революцион-демократик, әле крестьян шагыйре, әле большевиклар позициясеннән торган дип расланды.
Тукайның дөньяга карашларын тулырак һәм дөресрәк күзаллау өчен аның әсәрләрен игътибар беләнрәк өйрәнергә кирәк. Соңрак аерым бер сыйныф яки партия белән генә бәйләп каралган шагыйрь, “Партияләр” дигән мәкаләсендә, мәсәлән, үз чорының сәяси яшәешенә күп мәртәбә киңрәк карашта булганлыгын күрсәтә. Шул вакытта Россиядә яшәгән партияләргә югарырак позициядән торып карап, Тукай аларның һәркайсының тормышта үз урыны булуын һәм шунлыктан үзен аклавын әйтә. “Миллият сакларга уңнарымыз, хөррият сакларга сулларымыз да булсын; бу — кяфер, теге — дәһри дип кычкыру “карт мөхәррир” авызына якышмаса кирәк”, — дигән нәтиҗә ясый ул бу уңайдан.
Шагыйрьнең иҗтимагый-сәяси карашларын объективрак бәяләргә алынганда тагын бер моментка игътибар итәргә кирәк. Эш шунда: XX гасыр башында татар иҗтимагый-сәяси фикере үсешендә ике юнәлеш — төркичелек һәм русчалык юнәлешләре формалаша. Башында Ф.Кәрими, Г.Исхакый, С.Максуди һәм Й.Акчура торган беренче юнәлеш тарафдарлары төркичелек идеологы И. Гаспралының “Телдә, фикердә, эштә берлек” идеясен алга сөрәләр һәм бу идеяне милли максатка хезмәт иттерергә телиләр. Ачыграк әйтсәк, алар төрки халыклар яшәешнең бөтен өлкәләрендә дә бердәм булганда гына аларның һәркайсы, шул исәптән татарлар да милли максатларына ирешә алачаклар дип уйлыйлар. Шунлыктан төркичелек белән милләтчелек төшенчәләре еш кына мәгънә ягыннан тәңгәлләштерелә.
Русчылык тарафдарлары исә татарларның руслар белән бергәлеге идеясе ягында булалар. Шушы позициягә якынрак торган Тукай төркичелекне һәм аның белән бәйле милләтчелекне ул вакыттагы Россия шартларында берьяклырак дип саный һәм “Партияләр” мәкаләсендә искә алынган “карт мөхәррирне”, ягъни төркичелек идеологиясен тудырган И.Гаспралыны шундый берьяклы фикерләүдә тәнкыйтьли. Монда милләтне саклау белән хөрриятне саклау өчен көрәшләрне бер-берсеннән аерып кую һәм аларның беренчесенә генә өстенлек бирү күздә тотыла. Тукайның русчылык карашлары аның “Китмибез!” һәм “Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре” кебек шигырьләрендә ачыграк чагыла. Аерым бер вакыйгалар уңаеннан язылган һәм сәяси яңгырашлырак булган бу шигырьләрне элеккерәк елларда шагыйрь иҗатының программ әсәрләре итеп карап берьяклырак аңлатулар очрый иде. Мәсәлән, Татарстанның суверенлыгын яклаган референдум үткәрелгән вакытта “Китмибез!” шигыре кайбер көчләр тарафыннан әлеге референдум максатына каршы файдаланылды, һәм мондый сәяси гамәлнең нигезендә Тукайны бүленмәс Россия тарафдары итеп фаразлау ята иде. Әлеге шигырьләрнең чын асылы исә татарларга үзләренең туган җирендә руслар белән тигез хокуклар даулаудан гыйбарәт:
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!
Тукайның дөньяга карашлары мәсьәләсен тулырак һәм объективрак яктыртырга алынганда тагын аның дингә мөнәсәбәте үзгә игътибарны сорый. Чөнки бу мәсьәлә совет чорында шул вакыттагы идеологиягә яраклаштырып, ягъни бозып аңлатылды. Ачыграк әйтсәк, шагыйрьнең кайбер шигырьләрендә аерым дин әһелләренә тәнкыйтьчел карашыннан аның атеист булуы китереп чыгарылды. Үзенә шундый караш булырын алдан чамалагандай, Тукай “Васыятем” шигырендә (1909) болай дип белдерә:
Әһле тәкфир (динсез дип әйтүчеләр — Ф.М.) бер гаҗәпләнсен, күреп аклык сүзен:
Күр, нә рәсмә (ничек — Ф.М.) тулган иман берлә Коръән садремә (күңелемә — Ф.М.)!
Тукай һәм дин мәсьәләсен объектив бәяләү өчен хәзер шагыйрьнең аерым дин әһелләренә һәм гомуми дингә мөнәсәбәтләрен бер-берсеннән аерып карарга кирәк. Әйтик, Тукай дин әһелләренә төрлечә караган һәм бәя биргән. Мәсәлән, “Сорыкортларга” яки “Ишан” шигырьләрендә ул дини вазыйфаларын намус белән башкара алмаган һәм халык җилкәсендә яшәүче әрәмтамакларга әверелгән ишан-муллаларны сатира утына ала. Ә икенче яктан, “Шиһаб хәзрәт” шигырендә дин әһеле дә булган Мәрҗанине:
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт, — дип бәяли.
Тукайның дингә мөнәсәбәтен, аны ничек аңлавын ачыграк күзаллау өчен аның автор үзе “дини шигырьләр” дип атаган циклына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Совет заманында шагыйрь әсәрләре басмаларыннан нигездә төшереп калдырылган әлеге шигырьләрендә шагыйрь үзенең чыннан да дингә ышанган, аллага табынган шәхес булуын күрсәтә. Бер караганда, ул алланы хәтта даһиләр өчен дә идеал дип исәпләсә, икенче очракта, бик күпләр кебек ул да гомеренең иң хәлиткеч минутларында аңа: “Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!”-дип мөрәҗәгать итә.
Әлеге цикл шигырьләрен белүнең тагын бер принципиаль әһәмияте Тукайның шагыйрьлек бөеклеген ачыклау белән бәйләнгән. Бездә бу мәсьәләне төрлечә аңлатулар белән очрашырга туры килә. Хәтта Тукай белән азмы-күпме кызыксынган һәркем аны үзенчә аңларга тырыша дияргә мөмкин. Сәнгатьчә бөеклекнең күпмәгънәле төшенчә икәнен искә алсак, аны күзаллауда төрлелек булуы үзеннән-үзе аңлашыла. Шул ук вакытта әдәбият-сәнгатьтәге бөеклекне ачыклауда классик нормалар булуын да истә тотарга кирәк. Сүз биредә, беренче чиратта, сәнгати бөеклекне гомум кешелек характерындагы мәсьәләләрне фәлсәфи планда яктырту рәвешендә шәрехләү турында бара. Тукайның бөеклеген шушы рухта аңлатырга алынганда аның дини шигырьләренең әһәмияте арта. Чөнки аларда шагыйрь еш кына татар мәгыйшәтенә нигезләнеп әлеге гомумкешелек мәсьәләләрен ислам фәлсәфәсе нигезендә яктыртуга ирешә.
Тукай мирасын хәзерге мөмкинлекләрдән һәм карашлардан чыгып өйрәнүдә һәм бәяләүдә иң мөһим бурыч булып исә аның милли асылын ачу тора. Белгәнебезчә, моңа кадәр күбрәк бу мирасның сыйнфый, социаль, демократик, халыкчан һ. б. сыйфатларын күрсәтүгә басым ясалды, ә милли рухы һәм асылы, үткәндәге идеологиягә туры килмәве сәбәпле, гел күләгәдә калдырып киленде. Тукай иҗатын бәяләүдә бу нигез мәсьәләне хәл итәргә алынганда аның үзе “милли шигырьләр” дип атаган циклына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тукай иҗатының милли асылын ачу ахыр чиктә аның татар әдәбияты тарихындагы урынын һәм милләтара яңгырашын дөрес билгеләр өчен кирәк.
Тукай феноменын төрле яклап өйрәнүдә һәм бәяләүдә тагын аның тормыш фаҗигасен яктыртуның әһәмияте зур. Бу фаҗиганең асылын ачыклауда хәзер бигрәк тә Г. Исхакый фикерләренә игътибар итү сорала. Чөнки ул Тукайның милли фаҗига төсен алган вакытсыз үлеменең төп сәбәпләрен ачыграк күзаллаган. Бер үк вакытта әлеге сәбәпләрне ачыклауның бүгенге яшәешебез өчен дә кирәклеген әйтү урынлы.
{mospagebreak}
Тукай феноменын фәнни нигезләп өйрәнү хәзерге вакытта теоретик һәм методологик әһәмияткә дә ия. Бу уңайдан шагыйрь иҗатын миллилек белән гомумкешелек һәм иҗади йогынты мәсьәләләре яссылыгында өйрәнү аеруча игътибарга лаек. Беренче мәсьәләгә килсәк, ул элеккерәк елларда шул чордагы идеология белән бәйле рәвештә бездә шактый берьяклы шәрехләнә иде. Ягъни миллилек таррак, ә ул вакытта “интернациональлек” исеме астында йөртелгән гомумкешелек киңрәк мәгънәле дип карап соңгысына өстенлек бирелә иде.
Тукай иҗаты исә әлеге мәсьәләне чын фәнни нигездә яктыртырга мөмкинлек бирә. Бу иҗатта без миллилек белән гомумкешелек кыйммәтләренең үзара тыгыз бәйләнгәнлеген күрәбез. Дөресрәге, әлеге мирас әдәбияттагы гомумкешелек кыйммәтләренең нигезендә милли кыйммәтләр ятуын раслый. Туган халкының рухын, аның яшәешенең милли-тәкъдири әһәмиятле мәсьәләләрен тирәнтен һәм киң мәгьнәле итеп яктыртуы белән Тукай шигърияте милләтара яңгыраш ала, гомумкешелек кыйммәтенә ия була.
Әдәби багланыш һәм йогынты мәсьәләләрен өйрәнүдә дә Тукай иҗаты принципиаль әһәмияткә ия. Эш шунда: элеккерәк елларда һаман шул вакыттагы идеология йогынтысында татар әдипләрен күбрәк рус әдәбиятына иярүчеләр, кайчак хәтта аның “мөридләре” итеп күрсәтүгә басым ясалса, безнең көннәрдә исә хәзерге көнбатышча глобальләштерү сәясәте йогынтысына бирелеп, аларны Гарәб әдәбиятларындагы миллилекне кире каккан аерым модалы агымнарның иярченнәре рәвешендә сурәтләү белән мавыгу күзәтелә башлады. Үзләрен суперзаманча фикерләүчеләр дип фаразлаучы мондый агай-эне безнең әдипләрне чынлыкта сәнгатьтә зәвыксыз һәм талымсыз итеп характерлаучы андый очракларны күбрәк тормышта да, мәдәнияттә дә милли яңарыш чорларыннан, ачыграк әйтсәк, ХIХ-ХХ йөзләр аралыгыннан һәм безнең заманнан эзли һәм моның белән әлеге яңарышның асылын аңлый алмавын күрсәтә. Бер үк вакытта мондый очракларда әдәби багланыш һәм йогынты мәсьәләләрен дә ялгыш аңлау күзәтелә.
Әлеге мәсьәләләрне вакытлы шаукым-мавыгуларга бирелмичә, үткәндәге милли яңарыш чорында яшәгән, шунлыктан эзләнүләре хәзерге яңарыш процессына да шактый аваздаш булган Тукай иҗаты мисалында фәнни объектив өйрәнергә алынсак, башкарак нәтиҗәләргә килербез.
Белгәнебезчә, Тукай рус әдәбиятына зур хөрмәт хисе белән караган. Бу әдәбият белән татар укучысын да таныштырырга теләп, ул, мисал өчен, күп кенә рус шагыйрьләреннән ирекле тәрҗемәләр эшләгән, кайчак, бигрәк тә яшьрәк вакытта аларга ияреп шигырьләр дә язган. Әмма шагыйрь үзенең мондый гамәлләренә иҗади яктан әллә ни әһәмият бирмәгән, без дә хәзер андый шигырьләрнең Тукай шигъриятенең асыйын һәм кыйммәтен билгеләүдә җитди роль уйный алмауларын күрәбез.
Тукайның әдәби багланыш һәм йогынты мәсьәләләрен теоретик планда ничек аңлавы аның, аерым алганда, Пушкинга мөнәсәбәтендә шактый ачык күзаллана. Бер үк вакытта бу мөнәсәбәтнең әлеге мәсьәләләрне фәнни өйрәнүдә хәзер концептуаль әһәмияткә ия булуын да әйтергә кирәк. Мәгълүм ки, Тукайның Пушкинга мөнәсәбәте шактый гыйбрәтле эволюция кичерә һәм ул үз чиратында байтак дәрәҗәдә Пушкинның Байронга үзгәрешле карашын хәтерләтә.
Мәгълүм ки, иҗатының баштагы өлешендә, XIX гасырның егерменче еллары башында, романтик рухлы яшь Пушкин Байронның шундый ук рухтагы шигърияте йогынтысына бирелә. Мисал өчен, аның “Чегәннәр” поэмасы шул хакта сөйли. Әмма алга таба идея-эстетик карашлары үзгәрү, иҗатының милли максатчан төс ала баруы белән бәйле рәвештә, Пушкин үзенең кичәге кумирына тәнкыйть күзлегеннән карый башлый. Биредә Пушкинның, бер яктан, шәхес һәм гражданин буларак җитлегүе, икенче яктан, күпләрнең Көнбатыш мәдәнияте белән мавыгып аңа иярүләре рус әдәбиятының милли мөстәкыйльлегенә зыян китерүен аңлавы да зур гына роль уйный, һәм 1827 елда аның әлеге иярүчәнлекне тәнкыйть утына алган “Байрон һәм аңа иярүчеләр турында” дигән мәкаләсе дөнья күрә. Моннан соң ул инглиз романтик шагыйре йогынтысыннан арынып реализмга йөз тота һәм үзенең иҗади мөстәкыйльлеген ныгыта. Мондый үзгәрешне аның югарыда искә алынган “Чегәннәр” поэмасын соңрак язылган “Руслан һәм Людмила”сы белән чагыштырганда ачык күрергә мөмкин. Бу әсәрләр һәм идея, һәм эстетик яктан бер-берсеннән шактый аерылалар.
Шундыйрак эволюция Тукайның Пушкинга мөнәсәбәтендә дә күзәтелә. Әйтик, башлангыч чор иҗатына караган “Пушкинә” шигырендә әле романтиграк рухлы яшь Тукайның бөек рус шагыйренә мөнәсәбәте шактый дәрәҗәдә яшь Пушкинның атаклы Байронга карашы белән аваздаш. Ягъни әлеге шигырендә Тукай да бөек шагыйрьгә соклануын, аның таланты алдында баш июен чагылдыра. Табигый, үзенең мондый мөнәсәбәтен татар шагыйре романтик пафос һәм тасвир чаралары белән гәүдәләндерә.
Шәхес һәм иҗатчы буларак җитлеккәч язылган “Пушкин вә мин” шигырендә (1912) инде Тукай үзе белән кичәге кумиры арасында һәм идея, һәм эстетик планда принципиаль аерма барлыкка килүенә басым ясый. Бу аерманы ул, мәсәлән, хәзрәти Пушкинның авылда чакта аның халкы турында түгел, бәлки бу халыктан ерак торган кешеләр хакындагы “Евгений Онегин” романын язуында, ә үзенең шулай ук авылда торганда “бәрәңгенең көен” көйләвендә, ягъни авыл яшәешен сурәтләвендә күрә һәм бу яктан үзен рус шагыйреннән өстенрәк итеп сизә. Иҗатында туган халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуы сәбәпле, шагыйрь үз әсәрләренең озын гомерле булачагына да өмет итә. Соңгы шигырьләреннән булган “Кыйтга”да (1913) исә Пушкин белән Лермонтовны кояш белән, ә үзен шул кояштан нур алган ай белән чагыштырса да, иҗатта һич тә Пушкинга иярә алмавын, чөнки аның “шигърене һич хаинанә үз итеп” булмавын таный.
Күренә ки, Тукай әдәби йогынтыны бездә хәзер киң таралган мәгънәдә, ягъни кемгәдер турыдан-туры иярү яки аңардан нәрсәнедер күчереп алу рәвешендә аңлаудан читләшә. Татар шагыйре бу мәсьәләдә танылган рус тәнкыйтьчесе В.Г. Белинскийга якын тора. Алар икесе дә, әмма бер-берсенә бәйсез рәвештә, әдәби йогынтыны кемнәндер нур алу, ягъни рух алу мәгънәсендә аңлыйлар, һәм XX гасыр башындагы гомум әдәби тәҗрибәбез дә рус әдәбиятының татар әдипләренә йогынтысы күпчелек очракта шушы мәгънәдә булуын раслый. Ягъни ул вакытта татар әдип-шагыйрьләре яңа заман әдәбиятыбыз алдына куйган мөһим бурычларны хәл итүдә, бигрәк тә милләт яшәешенә тәнкыйть күзлегеннән карап аның зур борчу уята торган тәкъдири әһәмиятле мәсьәләләрен яктыртуда иҗтимагый-рухи яктан авыр һәм катлаулы әлеге чорда үзләренә рухи таяныч һәм фикердәш итеп караган рус каләмдәшләреннән өстәмә дәрт вә дәрман алалар. Бу хәл, икенче яктан, татар әдәбиятының узган гасыр башындагы үсеш дәрәҗәсен билгеләүче мөһим фактор да булып тора.
Кыскасы, Тукай иҗатын һәм идея-эстетик карашларын хәзерге мөмкинлекләрдән чыгып фәнни өйрәнү һәм югары уку йортларында өйрәтү бүгенге мәгарифебез өчен бик тә әһәмиятле төс ала. Чөнки бу эш, әдәбиятыбыз тарихын яше буынга объективрак җиткерү белән бергә, аның милли сүз сәнгате буларак тәрбияви ролен дә арттыра. Әгәр без булачак мөгаллимнәребезгә үзенең кыска гына гомерендә һәм “мөкаддәс моңлы саз”ында берничә гасырлык авыр милли язмышыбызны чагылдырган милләтпәрвәр Тукай турында, аңа чордаш әдәбиятыбыз хакында тулырак һәм тирәнрәк белемнәр бирә алсак, татар мәгарифе алга таба заманында Исхакыйлар күрсәткән юлдан тагын да уңышлырак атлар дип өметләнә алачакбыз.
(Чыганак: Югары һәм урта һөнәри уку йортларында татар әдәбиятын укытуның мөһим
мәсьәләләре (Г.Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли
конференция материаллары). – Казан: Казан университеты нәшрияты, 2006).