Атасының вафатыннан соң, бик бай мирас алып калган бер яшь Егет, артык дәрәҗәдә мутлык вә исрафка керешеп, берничә көн эчендә мал-мөлекнең барысын урнаштырып, өстендә бер искерәк туннан башка нәрсәсе калмады; ул тунны да сатар иде, ләкин, вакыт кыш көне булганлыктан, суыкка туңып үләрмен, дип курка иде.
Менә беркөнне бу Мут бер Карлыгачны күрүе илә тунны да сатып эчте. (Безнең җиргә Карлыгачның яз көне килгәне мәгълүмдер.)
Мутның уенча, инде һавалар яхшыланды, көннәр җылынды, суыклар да төн ягы аулаклыкларына куылды; Мутның тун сатуы тиешле иде.
Әмма яшь Егет «бер карлыгач яз ясамый» дигән мәкальне оныткан иде. Менә бервакытны кайдандыр исә янә суыклар, бураннар чыкты. Морҗаларда багана-багана төтеннәр күренеп, чана табаннары астында шытыр-шытыр кар тавышы ишетелә башлады.
Бичара яшь Егетнең, гаять тә өшегәнлектән вә салкын үзәгенә үткәнлектән, ихтыярсыздан, күзләреннән яшьләре атылып чыкты.
Беркөнне Егет урамда йөргәндә, үзенең тун саттырган Карлыгачының кар өстендә катып калган үләксәсен күргәч, янына килеп: «И бәдбәхет Карлыгач! Бетердең син мине! Сиңа ышанып, мин кыш көне тунсыз калдым», — диде.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).