Көтмәгәндә кайгы салды безгә бу көндә фәләк:
Әй, сөекле яшь шагыйрькәй, син югалдың иртәрәк.
Тар күреп бу чикле тормышны үз башына,
Кайтты: «нәфсе мотмаиннәң»1 инде үз «алласына».
Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде,
Тик бүтән дөньяга китте, ул бөтенләй үлмәде.
Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңелендә син,
Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син…
Һичвакытта чыкмас истән монда калган эшләрең,
Һәрвакыт сөелеп укылыр бар “Күңел җимешләрең”2.
Син сөеклесең, сине шулай сөя һәрбер татар,
Сиңа каршы ихтирам һәрбер татар күңелеңдә бар.
Югалуың зур авырлык, һәммәбезгә син әрәм,
Бар кешеләрдән дә артык мин елап хәсрәтләнәм.
1 Бу юл Г.Тукайның «Кайт, и нәфсе мөтмаиннәм, бар юнәл, кит тәңреңә…» дигән сүзенә карата әйтелә.
2 “Күңел җимешләре” — шул исемдәге шигырьләр җыентыгы.
Мәҗит Гафури (1880—1934) — язучы, татар әдәбияты классигы. БАССРның халык шагыйре (1923).