(Поэмадан өзек)

Исе китеп ята күле Кабан

«Алар минем колагыма: «Синең шигырьләр халыкка үтә, фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек», — дип …лыгырдадылар. Миңа, һәрва¬кыт милләт фикере белән рухла¬нып, илһамланып торган шагыйрь¬гә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь иде. Мин нишлим аларның киләчәк¬ләре белән? Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора…»

15 ноябрь, 1911 сәнә.

Казаннан авылга Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хаттан.

 

Уйланырга Казан җан атмаган,
Халкым диеп үлеп җан атканны
Без заман да әле яратмаган —
Кабатлаган Тукай үз-үзенә,
Бара-бара кат-кат кабатлаган:
«Мин әле кая барам?»
«Мин әле кая барам?»

…Үз-үзенә беркем бирми сорау,
Хөр акылга тоташ төшкән кырау,
Күгәрүдән касмакланып беткән
Иске богау кыскан —
Рухи богау.

Исереге дә шул, аегы да,
Казаны да шул ук, Җаегы да —
Баер өчен җанын фида кылыр,
Җае гына чыксын,
Җае гына…

Әстерханы да шул, Орынбур да,
Җибәрүдән куркып эшне зурга —
Гомер кичерәләр тын гына! —
Чиртеп, имеш, кяфер борнына.

Белә алар хәлен бәндәнең дә,
Алла түгеллеген алланың да,
Милләтенең кайда калганын да,
Ваксынулар, изелүләр аша
Тукайларның кая барганын да
Белә алар…
Син зур шагыйрь,
Син зур кеше, диләр…
Кая инде безнең ише, диләр…
Симерәләр дин вә милләт өчен.
…Синең туңу,
Синең күшегүләр
Алар өчен бүген шундый кирәк —
Кемдә тулы күңел,
Кемдә кесә…

Ә ил җылый көзге җилгә кушылып,
Җилләр исә җанны кисә-кисә.
…Ә ил җылый… Кемнең кайгысы бар
Бу зур илнең кайгы-зарларында?
Тик дөньясы тыныч булып аның,
Маллар тулы булсын амбарында.

…Ә ил җылый… Кемнең кайгысы бар
Моңнар белән аккан күз яшендә?
Һәркайсының үз кайгысы кайгы,
Вакыты юк илгә эндәшергә.

…Ә ил җылый… Аның җылавыннан
Безнең өчен нәрсә үзгәрә, дип,
Шамакайлар җырлый-җырлый бии,
Үз җырыңны синең йөзгә бәреп…

Баш өстендә чорның кара кулы,
Дөнья тулы аның кара колы,
Күрсәт бармак белән төртеп кенә,
Ярылачак
Эче кара тулы.

Юкка гына шагыйрь
Ишмиләрнең
Исләренә моны төшермәгән…
Чор үзенең кара колларына
Кагылганны буган,
Кичермәгән…
Моны белгән шагыйрь.

Егерме җиде ел гомер яшәп,
Шагыйрь һәммәсенә өлгерәчәк…
Кара чорның кара кулы шунда
Бугазына аның үреләчәк.
Шагыйрь биек,
Чорның кулы җитми —
Күкрәгенә барып тыгылачак.

Егылачак шагыйрь,
Мәңгелеккә —
Халык йөрәгенә егылачак!

Әле еллар кара сөлек сыман
Суырганда соңгы саулыгыңны,
Сава Тукай, соң кәррәсен сава
Үзеңнән соң илгә калыр моңның.

Бара Тукай, хәрәкәттә һаман,
Исе китеп ята күле Кабан…
Кабатлаган кат-кат үз-үзенә,
Һәркем кабатлар дип кабатлаган:
«Мин әле кая барам?»
«Мин әле кая барам?»


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган